Реклама
Яңалыклар
Комиссия утырышы узды
Саннарга килгәндә, алар котычкыч: ел башыннан районыбызда барлыгы 18 янгын очрагы теркәлгән, бу 200% үсеш (узган елны бу чорда - 9 янгын булган).
Мөслим муниципаль районы предприятиеләрендә, оешмаларында һәм торак пунктларында язгы-җәйге янгын куркынычы янаган чорда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча өстәмә чаралар турында Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды.
Һава торышы коры, эссе торганда янгын чыгу өчен бер чаткы җитә. Бурдан - кала, уттан – берни калмый, ди татар халык мәкале. Әмма зәһәр ялкын телләре еш кына берәмтекләп җыйган мал-мөлкәтне генә түгел, кеше гомерен дә аямый. Мөслим муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Рафаэль Демидов, янгын куркынычсызлыгына игътибарны арттырырга, халыкка бу мәсьәләнең никадәр дәрәҗәдә мөһим икәнен җиткерергә кирәклегенә басым ясады.
Саннарга килгәндә, алар котычкыч: ел башыннан районыбызда барлыгы 18 янгын очрагы теркәлгән, бу 200% үсеш (узган елны бу чорда - 9 янгын булган).
Янгында 1 кеше һәлак булган, 3 кеше тән җәрәхәтләре алган (аларның 1се бәлигъ булмаган бала).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев