Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Яңалыклар

Коллектив иммунитет булдырганнар

Бүген безне “Коронавируска каршы прививка ясатыргамы, юкмы?” дигән сорау борчый. Кемнәрдер икеле-микеле уйлар белән йөргәндә, башкалар вакцина ясатырга да өлгерде.

Район үзәк хастаханәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, районга коронавирус инфекциясенә каршы “Гом Ковид Вак” катнаш викториол вакцинасы 1350 дозада кайткан. Бүгенге көнгә аның 1110 дозасы беренче компонентта ясалган. 671 кеше вакцинаның икенче дозасын да алырга өлгергән. 
Районда, беренчеләрдән булып, тулы коллектив белән вакцина ясатучы оешма да бар. Ул – картлар һәм инвалидлар интернат-йорты. Биредә эшләүче 27 социаль хезмәткәр һәм интернатта тәрбияләнүче 48 өлкән кеше коронавирус инфекциясенә каршы прививканың ике компонентын да ясаткан. Бу аңлашыла да, чөнки биредә тәрбияләнүчеләр риск төркеменә керә, араларында хроник авырулары булганнар да бар. 
– Үзебезнең һәм якыннарыбызның, шулай ук интернатта тәрбияләнүчеләрнең сәламәтлеген кайгыртып, СОVID-19га каршы прививка ясатырга дигән карарга килдек. Икеләнүчеләр, каршы килүчеләр булмады. Чөнки узган ел коронавирус инфекциясе таралу куркынычын булдырмас өчен барыбызга да катлаулы шартларда эшләргә туры килде. 2020 елның апрель, май, июнь айларында һәм ноябрендә учреждение тулысынча ябык режимда эшләде. Санитар-эпидемиологик чаралар тагын да көчәйтелде. Карантин чорында хезмәткәрләр, хәтта өйләренә кайтмыйча, икешәр атна интернатта яшәде. Арада алтышар смена рәттән эшләүчеләр дә булды. Районда мондый режимда эшләүче оешмалар булмагандыр да. Барлыкка килгән ситуацияне өлкәннәребез дә, гаиләләребез дә аңлады. Шул рәвешле пандемиядән бергәләп сакландык. Коллектив иммунитет булдыру – безнең өчен бик кирәк иде, – ди картлар һәм инвалидлар интернат-йорты директоры Гөлнар Шакирьянова.
Халык арасында вакцина турында төрле фикерләр йөрсә дә, өлкәннәр дә куркып калмаган. Кем белән генә сөйләшмә, прививканы җиңел кичердек, диләр. Катлауланулар, өзлегүләр булмаган. 
– Бу авыруның ни икәнен беләм. Хастаханәләрдә ятып дәваланырга туры килде. Интернатка килгәндә дә хәлем бик җиңел түгел иде. Коронавируска каршы прививканы үз теләгем белән ясаттым. Бүген үземне яхшы хис итәм, – ди моннан өч ай элек Казан шәһәреннән кайтып, интернатка урнашкан Фәрит Кәрамуллин.
Прививка ясалды да эш бетте, дигән сүз түгел. Саклану чаралары һәм санитар нормалар бүген дә ныклы контрольдә: бинага кереп йөрүләр чикләнгән, хезмәткәрләр эшкә килү белән санитар зона аша үтә, көнгә дүрт тапкыр тән температурасы үлчәнеп, махсус журналга теркәп барыла. Маска режимы да саклана, дезинфекция үткәрү, һаваны зарарсызландыру да игътибар үзәгендә. Һава дигәннән, абый-апаларга интернат янәшәсендәге бакчада йөреп керү мөмкинлеге бар, авыр хәрәкәтләнүчеләрне хезмәткәрләр алып чыга. 
Өлкәннәрнең хәлен белергә килүчеләр санитар таләпләр буенча аерым бүлмәдә, социаль дистанция саклаган хәлдә очрашып сөйләшә.
– Инфекциядән саклану чараларын төгәл үтәүнең нәтиҗәсе – хезмәткәрләр арасында да, өлкәннәр арасында да бу авыруны йоктыру очрагы күзәтелмәде. Коронавируска каршы вакцина ясатырга курыкмаска киңәш итәм. Ковидтан коллектив иммунитет булдыру үзебезне һәм әйләнә-тирәдәгеләрне куркыныч инфекциядән саклау өчен кирәк, – ди Гөлнар Шакирьянова.

Билгеле булганча, “Спутник-V” вакцинасы да, “Гом Ковид Вак”та ике компонентлы. Аның беренче дозасын кадаганнан соң, 21 көн үткәч, процедураны кабатлыйлар, ягъни икенче дозасын ясаталар. Табиблар өч атналык “тәнәфестә” саклык чаралары күрү кирәклеген искәртә. Юкса ике компонент арасында да вирус эләгергә мөмкин. Чөнки бу вакытта әле антитәнчекләр формалашмаган була. Кешедә ковидка каршы торучанлык, беренчесен кадатканнан соң, 42 көн үткәч кенә барлыкка килә. Табиблар прививкадан соң тән температурасы күтәрелергә, берникадәр хәлсезлек күзәтелергә һәм укол ясаткан урын авыртырга мөмкин, дип белдерә. Коронавируска каршы прививка ясатыр алдыннан алкогольле эчемлекләр куллану тыела. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама