Көнгерәләр илендә
Мөслим кызы Диләрә Австралиядә тормыш иптәше һәм ике улы белән бәхетле гомер кичерә.
Районыбызда туып-үсеп, чит илләрдә яшәүче райондашларыбыз әз түгел. Шуларның берсе – Диләрә Петрова.
Чит илләрне гизү, сәяхәт итү теләге булса да, Диләрә чит илдә яшәрмен дип башына да китермәгән. Бу аның өчен чынга ашмастай хыял булып тоелган.
– Башлангыч сыйныфларда укыганда бер классташымның туганнары Америкага барып кайтканнар иде. Чит илдә телевизордан 40 канал карап булуын, җәяүлене күргәч, машиналарның туктап, җәяүлене үткәрүен шаккатып сөйләгәннәре бүген дә хәтердә. Эчтән генә: “Их, күз чите белән генә күреп кайтырга иде ул җирләрне”, – дип уйлый идем. Минем өчен чит ил, гомумән, ят, гаҗәеп планета кебек иде, – ди Диләрә.
Диләрә мәктәптә укыганда ук белемгә омтылуы белән аерылып тора. Инглиз телен сыйныфларында аннан да ныграк яратып укучы булдымы икән?! “Инглиз теле укытучыларым Чулпан Хәйруллина, Венера Харисова шулкадәр матур, зәвыклы иде. Американнар да шундый – гаҗәеп сөйкемле булалардыр кебек тоела иде. Чит телгә мәхәббәт укытучыларга да бәйле икән”, – дип мәктәп елларын искә ала райондашыбыз.
Мәктәпне тәмамлагач, Диләрә Яр Чаллы шәһәренең педагогия институтына укырга керә. Инглиз телен өйрәнү җиңел бирелә аңа. Укыган чорда шәһәрнең төрле мәктәпләрендә практика уза.
– Инглиз телен башта мәктәптә, аннары институтта өйрәндек. Укыдык та укыдык. Телне гамәлдә кулланып карарга гына мөмкинлекләр булмады. Татарстанда яшәп, бу мөмкин дә булмагандыр инде. Шулай да җае килеп чыкты. Сочида узган Олимпия уеннары вакытында, инглиз телен камил белүемне исәпкә алып, кунакханәгә эшкә чакырдылар. Наилә апам белән бергә бардык. (Ул да минем кебек инглиз теле факультетын тәмамлады). Кунакханәдә америкалылар гына яши иде. Моңа кадәр америкалыларның гадәти сөйләмен ишеткән булмагач, баштарак авыр булды. Вата-җимерә сөйләшә торгач, дүрт көн дигәндә рәхәтләнеп аралаша башладык. Бүген дә алар белән интернет аша сөйләшеп торабыз, – ди Диләрә.
Америкалылар белән күрешеп, алар белән аралашу гына Диләрәдә чит илгә бару теләген баса алмый. Ләкин барып кайту мөмкинлеге булмагач, чит ил иллюзия булып кала бирә. Чит илне күрәсе килеп, Диләрә интернеттан төрле илләргә онлайн сәяхәтләр ясый. Шундый сәяхәтләрнең берсендә ул булачак ире Стивенсон белән таныша.
– Тормыш иптәшем – төп Австралия кешесе. Аралаша башлаганда аның сөйләменең 30 процентын гына аңлый идем. Инглиз телен белсәң дә, чын аралашу бөтенләй үзгә бит ул! Көн дә сөйләшә торгач, сөйләшү шомарды. Кеше телләрне бик тиз отарга, өйрәнергә сәләтле икән. Бары теләк кенә кирәк! 2019нчы елның 9 декабрендә Австралиягә киттем. Бүгенгә кадәр анда китүемә бер тапкыр да үкенгәнем булмады. Биредәге тормыш әкияткә тиң, – ди Диләрә.
Австралиягә китү, “кәләш визасы” өчен бик күп документлар тупларга туры килә аңа. Бүген райондашыбыз Перт шәһәрендә үз йорты белән яши. Һинд океаны ярларына кул сузымы гына җирдә гомер кичерә.
– Икенче улым Австралиядә туды. Татарстанның бала тудыру бүлекләреннән аермалы буларак, анда бәбиләгәннән соң икенче көнне үк хастаханәдән чыгаралар. Өчәр-дүртәр көн хастаханәдә яту дигән әйбер юк. Ләкин бер көн дәвамында, патшабикәне көйләгән кебек, тузан бөртеге дә кундырмый тәрбиялиләр. Бала тудырган вакытта яныңда ирең дә була. Бала тапкач, хастаханәдән чыкканда бездәге кебек бүләк-күчтәнәч бирү дигән әйбер юк. Монда ул “ришвәт” дип атала, – ди Диләрә.
Австралиядә ел дәвамында яшеллек хакимлек итә. Һаваның уникаль зәңгәрсу төстә булуын күпләр интернет челтәрендәге фотолардан күреп беләдер. Австралия халкы табигатькә хөрмәт белән карый. Парк-скверларга зур игътибар бирелүен дә билгеләп үтте Диләрә. Аларны тәрбияләп тоту өчен акча да бүленә. Күпчелек халык үз йорты, үз ихатасы белән яши. Шәһәр уртасындагы күпфатирлы йортлар “сити” дип атала.
– Австралия халкы бер-берсенә бик ихтирамлы. Сатучымы ул, табибмы, гади эшчеме – үзара елмаеп сөйләшәләр, дорфалык дигән нәрсә бөтенләй юк. Җитәкче хезмәткәрләренә беркайчан да тавыш күтәрми. Иремнең әти-әниләре аерым яши. Мин килен булып төшкәч, авырлык килмәсен дип, булдыра алганча ярдәм иттеләр. Австралиянең табигате, океан шавы ошый. Улларыбыз дельфиннарны күзәтергә ярата. Кайвакыт Һинд океанына акулалар да йөзеп кергәли, коточкыч үрмәкүчләргә дә тап булырга мөмкин. Андый куркыныч моментлар да бар,– ди Диләрә, елмаеп.
Австралиядә балалар бакчалары – түләүле, дәүләтнекеләр бөтенләй юк. Бакчага йөрүнең бер көне 120 доллар тора. Австралия доллары безнең акча белән 50 сумга тиң. Дәүләт бакчага түләгән акчаның шактый өлешен кире кайтара. Моның өчен салым органына гариза язарга кирәк. Шулай итеп, әти-әни бакча өчен взносның 20 процентын гына түли, дияргә була. 4 яшьтән балалар мәктәпкә бара ала. Ул “Кинди” дип атала. Мондый мәктәпкә сабыйлар атнага өч тапкыр йөри. “Укытучылар һәр балага шәхси якын килеп, психик хәле турында кайгыртып, бала үзен яхшы хис итсен өчен бөтен нәрсәне эшлиләр”, – дип сөйләде Диләрә.
– Мәктәпләрдә баланы тукландыру юк. Бала ризыкны өйдән алып килә. Гадәттә, бутерброд, яшелчә җибәрәбез. Балалар мәктәптә чәй түгел, ә су эчә. Австралия елга-күлләргә бай булгач, балаларны кечкенәдән үк йөзәргә өйрәтәләр. Андагы халык спортка мөкиббән. Бәлки, шуңадыр, австралиялеләрнең күпчелеге бик матур гәүдәле. Спорт белән шөгыльләнү өчен мәйданчыклар бик күп. Телне өйрәнү өчен дәүләт эмигрантларга бушлай 510 сәгать бирә. Австралиядә эмигрантларны яраталар, ярдәм итәләр. Кечкенә балаларың булса, тел өйрәнгәндә аларны тәрбиячеләр карап тора, – ди райондашыбыз.
Россиядә кыш булганда, Австралиядә җәй хакимлек итә. Бездә көз булганда, аларда – яз. Австралиядә укулар февральдә башлана, декабрьдә төгәлләнә. Каникуллар ике атна дәвам итә. Иң озын каникул ай ярымга сузыла. Ул декабрьдә башлана һәм февральгә кадәр дәвам итә. Үзе “җәйге каникул” дип атала! Бу илдә медицина түләүле. Авырган очракта, даруханәгә барып, үзең теләгән даруны алам димә! Табибка күренмичә, ул рецепт бирмичә, дару сатып ала алмыйсың. Һәркемнең “Медики” дигән картасы бар. Рецепт алу өчен 80 доллар түлисе. Аның 40 процентын дәүләт кире кайтара.
– Австралиядәге тагын бер үзенчәлек – машиналар сул яктан йөри. Машина руле уң якта урнашкан. Беренче көннәрдә “поворотник” урынына “дворник” кушып хәл бетте, аннан өйрәндем инде. Шоферлар бер-берсенә карата бик ихтирамлы. Татарстанда андый нәрсәне күргән булмагач, шаккатмалы хәл кебек. Кешеләр ихлас, ярдәмчел. Күпчелек ир-атлар гаилә корырга, балалар үстерергә дигән фикер белән яши. Гаиләләр дә ныклы, дус-тату булулары белән аерылып тора. Ир белән хатын һәрвакыт, бер-берсен куәтләп, ярдәмләшеп яши. Балалар мәйданчыгында балалар белән күпчелек ирләр уйный. Австралия ирләре хатыннарына ашарга пешерергә дә булыша, – ди Диләрә.
Австралиянең өлкән буын кешеләре сәяхәт итәргә ярата, дуслары белән океан буенда ял итәләр. Өйдә утыру аларга хас түгел, өлкәннәр гел хәрәкәттә, ди Диләрә. Австралиялеләрнең традицион милли ризыклары юк икән. Шулай да өлеш, өчпочмак кебек камыр эченә ит салынган ризыкны яратып ашаулары билгеле. Нигездә яшелчә, ит белән тукланалар.
– Австралия халкы чипсы, газлы су ярата. Әлеге ризыкны зарарлы дип уйлаучы юк. Кибетләрдә читтән кертелгән продукция сатылмый. Яшелчәсе дә, җиләк-җимеше дә үзләрендә үсә. Австралиядә туып-үскән кешеләр үз шәһәрләрен шулкадәр яраталар, күченеп китү турында уйламыйлар да. Австралиялеләр туып-үскән җирләре белән бик горурланалар. Чит ил кешесенә өйләнү – Австралия халкы өчен зур горурлык. Чөнки бу бик кыйммәт тора, 7 мең Австралия доллары түлисе, – ди Диләрә.
Лилия Шәймиева.
Д.Петрованың шәхси архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев