Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Клара Булатова исемендәге премиянең яңа лауреатлары билгеле булды

Премиягә дәгъва кылырга 1286 иҗат эше тапшырылган булган. Моннан җиде ел элек Габдулла Тукай премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Әлмәт районының мактаулы гражданины һәм тагын бик күп бүләкләр иясе, танылган шагыйрә Клара Булатова исемендәге премия гамәлгә куелган иде, дип яза "Әлмәт таңнары" газетасы. Шушы чор эчендә премиягә дәгъва кылырга...

Премиягә дәгъва кылырга 1286 иҗат эше тапшырылган булган. Моннан җиде ел элек Габдулла Тукай премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Әлмәт районының мактаулы гражданины һәм тагын бик күп бүләкләр иясе, танылган шагыйрә Клара Булатова исемендәге премия гамәлгә куелган иде, дип яза "Әлмәт таңнары" газетасы. Шушы чор эчендә премиягә дәгъва кылырга 1286 иҗат эше тапшырылган булган. Алар арасыннан иң-иңнәре генә сайлап алынган. Лауреат исеменә лаек булучыларның әсәрләре тупланып, китап булып дөнья күрә. 2012 елда "Өмет тулы иҗат", 2013 елда "Яңа җырлар шавы", 2014 елда "Шушы якта туган җыр", 2015 елда "Күңелдә язлар кабатлана", узган ел "Җырлы юлда бергә булыйк" исемле китаплар басылган. Әлеге китаплар яшь авторлар өчен бәяләп бетергесез бүләк. Лауреатлар - республиканың төрле районнарында яшәүче укучылар һәм студентлар. Бүген чираттагы премия тапшыру тантанасына да 19 муниципаль районнан килгән иделәр. Быел 184 эш кабул ителгән булган. Араларында шигырьләр дә, чәчмә әсәрләр дә бар. Премия ике яшь төркеменә бүлеп билгеләнгән. Лауреатлардан тыш, иҗатлары аеруча кызыклы дип табылганнар да махсус дипломнар белән билгеләп үтелде. Бүген Клара Булатованың туган көне. Чара барышында аңа багышлап шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, диелә район хәбәрендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев