Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Китмәскә килгән?

Covid-19 коронавирусының өченче дулкыны башлана. Соңгы арада коронавирус белән авыручылар саны арту шуңа ишарәли, диләр табиблар. 

8 июльгә алынган мәгълүматлар буенча Татарстанда бер тәүлектә 42 кешегә Covid-19 диагнозы куелган. Шуларның күпчелегенә – 36 кеше – авыру контакт юлы белән йоккан. Районыбызда да авыручылар саны арту күзәтелә. Бүгенге көндә сигез райондашыбыз Яр Чаллы шәһәре хастаханәсендә вируслы пневмониядән дәвалана. 
Covid-19 авыруын туктатуның бердәнбер юлы – вакцинация. Заманында киң таралган һәм меңнәрчә кешене “кырган” чәчәкне дә, кызамык, свинка, бума ютәл, үләтне дә нәкъ менә вакцинация ярдәмендә туктатканнар. Бүген әлеге авырулар турында өлкән буын сөйләвеннән генә беләбез. Шунысы гаҗәп: Covid-19 коронавирусы таралган мәлдә: “Коронавируска һаман вакцина таба алмыйлар!” дип лаф орган халык бүген, вакцина булып та, аны ясатырга ашыкмый. 
Бүген Россиядә өч төрле вакцина гамәлдә – “Спутник-V” (икенче төрле исеме – “Гам-КОВИД-Вак”), “ЭпиВакКорона” һәм “КовиВак”. Район үзәк хастаханәсендә нигездә “Спутник-V” препаратын ясыйлар. 8 июльгә булган мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә 4281 райондашыбызга коронавируска каршы вакцина ясалган. “Бер көндә йөзләп кеше коронавируска каршы вакцина ясата. Июнь аенда вакцина ясатучылар саны соңгы биш айда вакцинация узган райондашларыбызның гомуми саныннан да күбрәк”, – ди табиблар.
Районыбызда кимендә 9235 кеше вакцинация үтәргә тиеш. Ник дигәндә, җирлек халкының 60 проценты вакцинация үткән очракта гына Covid-19 авыруына каршы торып булачак. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев