Китап укучылар конференциясе узды
19 март көнне Баланлы төп гомуми белем бирү мәктәбендә, районның татар теле укытучыларының чираттагы китап укучылар конференциясе үтте.
Анда кунак итеп Тойгелде авылында яшәүче Марсель Гыйльфанов чакырылды. Марсель абый шигырьләр яза, шушы көннәрдә аның "Офык артында офык" китабы басылды. Кичәгә Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Гыйльфанов та кайтты. Ул әтисе сүзләренә язылган җырларны башкарды. Кичә җанлы сөйләшүләр, җырлар белән үрелеп барды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев