Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Китап турында

1955нче елның 27 августында Гиннессның рекордлар китабының беренче басмасы дөнья күргән. Йөздән артык илдә 25 телдә нәшер ителеп, ул иң күп сатыла торган еллык басма буларак рекорд куйган – Библия, Коръән һәм Мао Цзэдун цитаталары тупланмасының гына тиражлары аныкыннан зуррак. Дөньяда иң күп урлана торган китап та Гиннессның рекордлар китабы икән.

Стивен Блумберг – библиоклептоман. Ул 268 китапханәдән 23 мең сирәк очрый торган китап урлаган һәм 20 миллион долларлык коллекция туплаган.

Бразилия федераль төрмәләрендә укылган һәр китап тоткынның җәза үтәү вакытын дүрт көнгә кыскарта, әмма әлеге күрсәткечне елына 48 көннән арттырырга ярамый. Китапны теләсә никадәр укырга була, билгеле, тик менә тоткынлык срогы баштагы 12 китап өчен генә кыскартыла.

Джоан Роулингның кызы өчен язылган Гарри Поттер турындагы китабы кулъязмасыннан унике нәшрият баш тарткан, компания рәисенең 8 яшьлек Элис исемле кызы киңәше белән, 1997 елда Блумсбери гына бастырырга ризалашкан. Нәтиҗәдә китаплар 67 телгә тәрҗемә ителгән, инде 450 миллион данә тираж белән бастырылган. Роулинг исә 1 миллиард доллар акча эшләгән. Хәзер Harry Potter бренды 12,8 миллиард долларга бәяләнә.

АКШта эченә бернәрсә дә язылмаган, ягъни шыр буш китап нык популярга әйләнгән. 266 биттән торган бу китап сатылу буенча инде рекорд куйган. Халыкны аның “Демократлар өчен тавыш бирергә сәбәпләр” дигән исеме җәлеп иткән. Битләре буш булуга да карамастан, китапның эчтәлеге һәм кулланылган әдәбият исемлеге бар икән. Тышлыкның эчке ягына ике генә сүз – “Тулы җавап” дип язылган.

Новосибирскида микроминиатюрачы Владимир Анискин дөньяда иң кечкенә китап ясаган. Аның битләренең үлчәме 0,07 миллиметрга 0,09 миллиметр тәшкил итә. Бу – 2013 елда Гиннессның рекордлар китабына кертелгән япон осталары китабыннан 88 тапкырга кечерәк. Владимир Анискин мәк чәчәге кисеменә алтын пластинка ябыштырган, өске яртысына китапны беркеткән, астына кайбер битләрне куйган, аларны бик нечкә энә белән ачып була. Китап ике вариантта эшләнгән: беренчесе “Сулагай” дип атала, анда борча дагалаган осталарның фамилияләре язылган. Икенче вариант – “Әлифба”.

Фото - ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев