Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Китап сөючеләр «Уйламаган көнем юк» китабының сюжеты белән кызыксына

Нәбирә Гыйматдинованың «Уйламаган көнем юк» китабын сорап «Казан утлары» журналына мөрәҗәгать итәләр, китапның сатуга чыгуы белән кызыксыналар.

Нәбирә Гыйматдинованың «Уйламаган көнем юк» китабы чыгу турындагы хәбәрне күргән укучылар әлеге китапны кайдан сатып алып булуы һәм аның сюжеты белән кызыксына. Китап «Казан утлары» китапханәсе сериясендә нәшер ителде, аны «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте тәкъдим итә.
«Китапны сорап районнардан шалтыраталар», — диде журналның баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин. Ул китапны киләсе атнадан Казандагы татар китаплары кибетләрендә һәм басма матбугат сатучы киоскларда алып булачагын әйтте. Татарстан районнарында яшәүчеләр китапны район газеталары редакцияләреннән сатып алырга мөмкин, ә чит төбәкләрдә яшәүчеләр китапка https://tatkniga.ru/ сайты аша заказ бирә алачак.
«Уйламаган көнем юк» китабы 2000 данә тираж белән басылып чыкты. Форматы — йомшак тышлы кесә китабы. Хәзерге вакытта китапны алырга теләүчеләрдән заказлар җыю бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев