Реклама
Яңалыклар
Бүген Совет утырышы актлар залында район Башлыгы Рамил Муллин җитәкчелегендә бүлек, оешма, предприятие җитәкчеләре, авыл советы башлыклары катнашында киңәйтелгән киңәшмә узды.
Киңәшмә узды
Агымдагы атнага 5 максат куелды.
Бүген Совет утырышы актлар залында район Башлыгы Рамил Муллин җитәкчелегендә бүлек, оешма, предприятие җитәкчеләре, авыл советы башлыклары катнашында киңәйтелгән киңәшмә узды.
Агымдагы атнага 5 максат куелды:
1. Халыкны су белән тәэмин итү мәсьәләсен хәл итү.
2. Вакцинация мәсьәләсенә игътибарны арттыру.
3. Авыл хуҗалыгына игътибарны арттыру. Авыл җыеннарында терлек азыгы әзерләү, булган терлекне саклап калу мәсьәләләрен күтәрү.
4. Сабантуйга әзерлек. Җирлегебезне җыештыру, йорт-биналарны тәртипкә китерү.
5. Янгын куркынычсызлыгына игътибарны арттыру.
Һава шартлары бик коры тора, суга кытлык күзәтелә. Су линияләренә йөкләмә бик зур, мәсьәләне хәл итү өстендә эш туктамый. Халыктан сабырлык һәм суны бары тик туры билгеләнеше буенча куллануны, үзара игътирамлы булуны сорыйбыз.
Милли бәйрәмебезгә санаулы көннәр генә калды, кунакларыбыз алдында йөзебез якты булсын иде, чисталыкка игътибарны арттырыйк.
Коры чорда ут чыгу куркынычы зур, иминлекне саклыйк, - дип ассызыклады районыбыз Башлыгы Рамил Муллин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев