Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кирәкле һөнәр ияләре

"Мөслим инженерлык челтәрләре" җәмгыяте хезмәткәрләре ел саен март аеның өченче якшәмбесендә һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.

Җәмгыять оешма-предприятиеләргә җылылык бирү, район халкын су белән тәэмин итү, юынтык суларны эшкәртү белән шөгыльләнә. Бүгенге көндә оешмада 52 кеше хезмәт куя. "Мөслим инженерлык челтәрләре" җәмгыяте системасында соңгы елларда шактый үзгәрешләр булды. Моңа кадәр юынтык сулар иске чүплеккә түгелсә, хәзер биологик чистарту корылмасы аша уза. Көненә 320 кубометр юынтык су чистартыла. Быел чистарту корылмасының икенче линиясенә дә капиталь ремонт үткәрелер, дип көтелә. Бүгенге көндә райондагы катлы йортларның 34 % ы гына канализация системасына тоташтырылган. Мөслимнең үзендә канализацияле насос станцияләре куйгач, бу проблема хәл ителәчәк, дип вәгъдә итә җәмгыять җитәкчелеге.

Гыйнвар аенда "Чиста су" программасы буенча Ташлыяр авылыннан җибәрелгән чишмә суы да халык өчен куанычлы вакыйга булды. Ташлыярдан тәүлегенә 550 кубометр чишмә суы килә. Узган ел "Чиста су" программасы буенча элеккеге аэропорт башындагы биш урамга, 4километрга якын су торбалары салынып, халык су белән тәэмин ителде. Бу җәйдә исә, Кооператив урамындагы 2012-2013 елларда яңартылган торбаларга да сыйфатлы су бирелер, дип көтелә.

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев