Кирәкле һөнәрләр: Татарстанның хезмәт базарында нинди белгечләргә ихтыяҗ зур?
ТР Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге Татарстанның хезмәт базарында кирәкле һөнәрләрне атады
ТР Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге Татарстанның хезмәт базарында кирәкле һөнәрләрне атады
2025 ел йомгаклары буенча Татарстанда кадрлар кытлыгы сәнәгать җитештерүендә күзәтелә, анда конструкторлар, технологлар һәм механиклар, шулай ук квалификацияле эшчеләр – токарьлар, фрезерлаучылар һәм шомартучылар кирәк.
Төзелеш өлкәсендә конструкторлар, проектлаучылар һәм җитештерү-техник бүлек белгечләре, шулай ук электромонтажчылар, эретеп ябыштыручылар һәм буяучылар кирәк. Бу хакта «Татар-информ» га ТР Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
"Транспорт предприятиеләрендә, логистика һәм ташу өлкәсендә автобус һәм йөк машиналары йөртүчеләргә, логистларга, техниканы ремонтлау һәм хезмәт күрсәтү буенча белгечләргә ихтыяҗ зур.
Социаль өлкәдә табиб – терапевтлар һәм педиатрлар, урта медицина персоналы, педагоглар, тәрбиячеләр, социаль хезмәткәрләр кирәк. Ваклап сатуда сатучы-консультантлар, кассирлар һәм кибет администраторлары җитмәү",-дип билгеләделәр матбугат хезмәтендә.
Мәшгульлек хезмәтенең вакансияләр банкында эшче һөнәрләргә – монтажчыларга, арматурчыларга, бетончыларга, электр-газ белән эретеп ябыштыручыларга, автомобиль йөртүчеләргә, фрезерлаучыларга, буяучыларга, пешекчеләргә һәм тегүчеләргә ихтыяҗ зур. Эш эзләүчеләр арасында югары конкуренция күзәтелә торган өлкәләргә ихтыяҗ юк. Алар арасында консалтинг, Стратегик үсеш, сәнгать, мәдәният, күңел ачу, бухгалтерия, финанс, аудит, административ эш, секретариат, АХО һәм юриспруденция.
Хезмәт базарындагы вәзгыять, кирәкле вакансияләр һәм 2026 елда хезмәт хакларының фаразланган үсеше турында тулырак мәгълүматны «Татар-информ»материалында укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев