Киләсе уку елында техникумга 75 укучы килер дип көтелә
Бу төркемдә укучылар дүрт ел укыячак.
Аларның 25е – автомеханик, тагын 25е – авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү, калганнары пешекче-кондитер һөнәрен сайлаган.Яңа уку елында техникумда тагын өч төркем ачылачак. Аларның берсе – пешекче-кондитер эше. Бу төркемдә укучылар дүрт ел укыячак. Автомобильләрне ремонтлау һәм хезмәт күрсәтү белгечлеге буенча уку вакыты – 2 ел һәм 10 ай). Өченче төркем авыл хуҗалыгы техникасын һәм җиһазларын эксплуатацияләү һәм ремонтлау белгечлеге буенча тупланачак. Бу төркемдә укучыларга дүрт елдан соң техник-механик белгечлеге биреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев