Килен түгел, фәрештә ул
Каенана белән яшәүнең нәрсәсе яңалык инде, дип уйлаучылар да булыр. Ләкин Роза апа кебек җылы мөнәсәбәтне күпләр каенанасына түгел, үз әниләренә дә күрсәтмиләр.
Һәр авылның зур хөрмәткә лаек кешеләре була. Роза апа Шәйхуллина да шундыйлардан. 43 ел каенана белән яшәгән авылдашым – бик күпләргә өлге булырлык. Каенана белән яшәүнең нәрсәсе яңалык инде, дип уйлаучылар да булыр. Ләкин Роза апа кебек җылы мөнәсәбәтне күпләр каенанасына түгел, үз әниләренә дә күрсәтмиләр.
Ул – Азнакай кызы. Аның тормыш җебе 1970 елдан Әмәкәй авылы белән тоташкан. Алабуга китапханә техникумын тәмамлаган кызны юллама белән безнең якларга җибәрәләр. Аның хезмәт кенәгәсендә ике генә юл – китапханәче һәм мәдәният йорты мөдире. Үзе сайлаган һөнәренә гомере буе тугры булып яши ул.
Мин Шәйхуллиннар гаиләсендә еш булам. Әллә кайдан балкып торган ихатада яздан көзгә кадәр – бер чүп әсәре, кышын кар өеме күрмәссең. Һәркайда – чисталык. Йорт эчендә илаһи тынлык: хуҗалар иртәнге эшләрен төгәлләп, җылы өйдә телевизор карый. Ә ян бүлмәдә – ана-карчык, күзлек-мазар кимәгән, кулында – китап. Гәүдәсе кечерәеп калган, куллары тамырланган – буыннары авышкан, башындагы ак батист яулыгы һәм күзләренең уңа башлаган зәңгәрлеге бүлмәгә нур сибә. Җирдә яшәвенә бер гасыр тулырына өч кенә ел калган ана-карчык нәрсә укый икән дип, китабына күз салам: намаз китабы. Бүлмәсенә кергәч, мине абайламыйрак: “Кара әле, Раза (Роза апага каенана шулай дәшә), ялгышам бит хәзер,” – ди. Роза апа аңлатуны кирәк тапты: “Әни хәзер намазын ялгыша, икебез бергә укыйбыз, мин дөресләп җибәрәм”.
Исең китәр, каенана белән килен бергәләп биш вакыт намаз укый. Мөшәрәфә апа, хәрәкәтләнә алмау сәбәпле, намазның бар шартын да үтәп бетерә алмый, шулай да укый.
– Бик сирәк калдыра әни намазын. Бик нык сызланса, көннәр бозылып китсә дә, кәефсезләнә. Аллага шөкер, Мөслимнән килеп дин сабаклары укытучы Ринас хәзрәткә, авылыбыз мулласы Хөснуллага бик зур рәхмәтле мин. Быел икенче класста укыйм, шундый рәхәт! Күңелемә рәхәтлек бирә сабакка йөрүем. Февраль аеннан бирле биш вакыт намазны калдырганым юк, сөенеп туя алмыйм, – дип, күңелендәге хисләре белән уртаклаша Роза апа.
Мөшәрәфә апа мине озак таный алмады, картайган шул инде. “Төшенмәем, Раза, төшенмәем шул,” – дип уйланып калды. Роза апа белән шактый сөйләшеп утырганнан соң, кире янына кергәч (күрәсең, хәтер сандыгында байтак актарынгандыр): “Әәә, ике бала китергән Эрзидәмени (миңа һәрчак шулай дип эндәшә ул), әле ничә яшьтә соң игезәкләрең?” – дип сорады. Аннан инде хәтерендә булган туган-тумачаның, әби-бабайлар, әти-әниләрнең хәлен белеште, күп сәламнәр тапшырырга кушты. Каенана сөенече белән дә уртаклашты:
– Разакаем намазга басты, Аллага шөкер, сөенеп бетәлмәем. Апасы да намазлы, авылларында Коръән ашларында укып йөри, – дип, килененең бертуганы – Әлмәт театры артисткасы Розалия Солтанованы да искә алды.
Бүгенге көндә авылыбызның исән булган бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны ул – Мөшәрәфә әби.
– Сугышта присяга кабул иткәндә, эчемнән дога укыдым, шуңа күрә исән-сау яуны җиңеп кайттым. Кызым, догалы булыгыз. Әниеңә дә әйт, каенанаңа да әйт, укысыннар, алар яшь бит әле, – дип калды.
Роза апа каенанасын бик яхшы тәрбияли. “Барасы килгән җиргә чыгып китеп булмый, әнине берүзен калдырмыйбыз. Аңа һәрвакыт ярдәм кирәк бит. Коръән ашларына Ирек абыең белән чиратлап йөрибез,” – дип әйтүе иренә һәм каенанасына карата хөрмәтен күрсәтә.
– Син – гомер буе үрнәк килен булып яшәгән кеше. Шулай бик яхшы идеме алар, әллә син үзең артык яхшы булдыңмы? – дип сорыйм күптән инде чәчләре чаларган, үзе дә җиденче дистәне тутырып килүче ападан.
Роза апа шул сораудан соң күңеле белән яшьлек елларына кайтып килдеме: елга ярларыннан ташыган кебек, күз яшьләре тәгәри башлады.
– Совет чорында эш каты булды. Көндезге эшне бетерүгә, үз хезмәтемә чыгып китәм. Ул вакытта кешедә телевизорлар юк, бөтенесе кич белән клубка агыла. Егылып китап укыйлар, алар тузып-таушалып бетә. Бер генә бәйрәм дә концертсыз узмый, – дип гомер йомгагын сүтә башлады Роза апа.
Болар өстенә унйортлыкларда – агитатор, яздан көзге басу эшләре беткәнче механизаторлар янында агитаторлык хезмәте күрсәтү, агитбригада концертлары оештыру, терлекче һәм игенчеләрнең эш күрсәткече белән айлык стена газеталары чыгару, кыр вагоннарын җыештыру, китаплар алып бару, күргәзмәләр оештыру, гектарлаган чөгендер басуында бил бөгү, көн аралаш ындыр табагына чыгу һәм партия кушкан башка эшләр... Мин үзем дә Роза апаның урып-җыю чорында җирле радиоузелда тапшырулар алып барган чакларын хәтерлим әле. Ул терлекчеләрнең һәм механизаторларның көнлек эш күрсәткечләре белән таныштыра, без, укучылар, җыр башкарабыз.
Тынгысыз көннәр һәм тынгысыз төннәр белән 36 ел үткән дә киткән. Өйдә дә төрлесе булгандыр. Роза килен булып төшкәч, зур йорт җиткергәннәр. Бу Шәйхуллиннар төзегән дүртенче йорт икән.
– Әткәй белән әни ничек әйтә: һәрвакыт шулай булды. Беркайчан да тел кайтарып әйтмәдек. Әткәй вафатыннан соң гына Ирек хуҗа булды. Әни ни дисә дә, дөрес әйтәдер, дип уйладым, каты кагыла, дип кабул итмәдем. Әни һәрчак туры сүзле булды, ярып салды, артымда сөйләп йөрмәде – шул гадәтен яраттым. Үземнең дә беркайчан да кеше сөйләп йөргәнем юк. Әткәй бик сабыр холыклы булды, бернигә дә катышмады. Кием-салым алсам: “Яшь чакта киенегез, матур, бик килешә!” дип, безнең өчен сөенде. Туганнарымны һәрвакыт якын иттеләр, аңа сөенеп яшәдем. Әни бик әйбәт булды, ул бит үзе дә каенана белән яшәгән. Эшкә киткәнче, иртүк мичкә ягып, әнкәйгә өйне җылытып китә торган идем, дип сөйли әни. Бездә эш беркайчан да “синеке”, “минеке”нә бүленмәде. Кем ничек җитешә. Эш урынында да олыны олы итеп, сүз тыңлап эшләдем. Шулай итсәң генә дөнья матур бит. Тату яшәүгә җитәме соң?!
Роза апа каенанасы белән каенатасына зур рәхмәтле. Эштән кайтуга ашарга әзер, балалар караулы. Бик нык эшчән гаиләгә килен булып төшкән шул ул. Кызы белән улын да тәртипкә, хезмәт сөяргә өйрәткән әби белән бабай. “Әткәй ишегалдында бер кар да тотмады, Резедә белән Рафаэль ярышып кар түгәләр иде,” – дип искә ала Роза апа. Бүген балаларының үз тормышы, икесе дә Бөгелмә шәһәрендә яши.
Сорамасаң да, Мөшәрәфә апа киленен мактый:
– Килен түгел, фәрештә ул. Аның хәтле кеше юк, урыны оҗмахта булыр, Аллаһы боерса, – ди.
Фәрештә сүзенә барысы да сыеп беткән инде, аңлатма бирәсе юк. Шулай да озын гомерле булуына үртәлеп тә ала:
– Күп гомер бирмәсен, күпне күрдек... Ашата бит Раза. “Ашатма, тизрәк үләрмен”, дим. “Ашау – яшәү бит ул, әни”, ди. Оныкларга рәхмәт, атна саен кайталар, атна саен мине мунчага күтәреп алып бара Рафаэлем, Аллага шөкер.
Ана утырган бүлмәнең ишеге дә юк, һәрчак ярдәм кирәк, күренеп тора. Кече һәм зур йомыш башкарылган өйгә дә охшамаган – чисталык, һава бозылмаган. Ничә еллар күтәреп хаҗәтен башкарткан ана турында: “Аллага шөкер, әни бөтен әйберен белә, иң олы бәхетебез – шул,” – ди килен. Роза апаның Мөшәрәфә апа турында начар сүз әйткәнен берәр кешенең ишеткәне бар микән?! Юктыр, ул аның турында начар сүз әйтү түгел, начар итеп уйлый да белмидер. Роза апа – матур яшәве, кылган гамәлләре белән бик күпләрдә үзенә карата хөрмәт казанган кеше. Шулай шул, хөрмәтне таләп итмиләр, яулап алалар.
Резидә Шамсова,
Әмәкәй төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты
укытучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев