Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Килен капкасы

Искә алган саен, күземнән яшь саркый. Күңелемне ниндидер әйтеп аңлатып булмый торган сагыш катыш шом биләп ала. Кодрәтемнән килсә, үзем җилтерәтеп җитәкләп алыр идем дә ту­ган ягына озатып, кадерләп үстергән га­зиз кызларын әти-әнисе кулына исән- имин килеш тапшырып кайтыр идем.

Хат саен әнкәемнән Гөлсәрвәр апаның хәлен сорашам. Аның исә җавабы гел бертөрлерәк була: “Әлегә исән әле, кы­зым, элеккечә торып ята. Төннәрен капканың ябылганы юк...”

Ә чираттагы бер кайтуымда Ки­лен капкасы тагын аркылы такта белән кадакланган, Гөлсәрвәр апа, Әшрәфҗаннан качып, туган якла­рына кайтып киткән иде. Әти-әнисе башкорт ягына базарга барган безнең авыл кешеләрен очратып, танышып, хәл-әхвәлен белешкәннәр дә икенче көнне үк ат җигеп килеп, алып кайтып киткәннәр...

“И-и кызым, аның иң хикмәтлесе шунда, буйга узган иде бит Гөлсәрвәр апаң, көмәне бар иде... Матур гына түгәрәкләнеп килә иде инде гәүдәсе... Врачлар тапмаска киңәш иткәннәр. Үләсең, дигәннәр... Киңәш-табыш сорап, миңа да сүз каткан иде дә бичаракаем. Мин ни актан, ни карадан өздереп, төпле киңәш бирә алмадым. Хәер, нинди генә киңәш бирсәң дә, тыңламас иде... Табам булгач, табам! Үлсәм үләм, карынымда­гы баламның җанын кыймаячакмын, ди!.. Ана йөрәге, ана җаны... Бернишләр хәлләр юк... Ниләр эшләп беткәндер инде? Исәндерме-юктырмы? Ул яклар­га баручы-кайтучылар да күренми, ах­рысы... Актан-карадан бер хәбәр дә ки­леп ирешми ичмасам... Бер-ике атна­дан Әшрәфҗан барып караган, имеш, Гөлсәрвәр киленне кире алып китмәкче булып, авыл ир-атлары, җыелышып чы­гып, әҗәлеңне монда табасың килмәсә, безнең авылга бүтән эз басма, дип, куып җибәргәннәр...”

Айлар узды, еллар узып бара... Мин кияүгә чыгып, башлы-күзле булып, үз мәшәкатьләремә чумгач, авылга кайту­лар тагын да сирәгәйде. Әнкәем дә олы­гайды. Хәзер яулыгын яшь киленнәрчә колак артына чөеп бәйләмичә, Мәдхиямал әби кебек иңнәрен ябып, ияк астына төенләп бәйләп йөри. Авыл да картая. Утсыз өйләр, кыйшайган кап­калар, җимерек коймалар ишәя бара. Мәдхиямал әбинең өе дә шул исемлектә. Ишегалларын кычыткан, әрем, шай­тан таягы басып киткән. Кадакланган Килен капкасы шул биек үләннәр ара­сына поскан. Бөтен ихаталарын, кой­ма-капкаларын җанны тырный тор­ган шыксыз сорылык чорнаган, кай­чандыр гөрләп торган нигезнең коты киткән. Теге хәлләрдән соң Рәхмәтулла бәбекәем яшәгән якларга бәхет эзләп чыгып киткән Әшрәфҗан абый авылга бүтән бер генә дә кайтып күренмәгән иде.

Безнең нигездә исә туганнарымның уртак тырышлыгы белән яңа өй кал­кып чыкты. Яңа өйгә яңа койма-кап­калар да кирәк иде. Коймалар коелды, урам капка яңартылды. Әмма әнкәем Килен капкасына кагылырга рөхсәтен бирмәде, тимәгез, торсын, дип кырт кисте. Алланыкын кем белә, бәлкем, Гөлсәрвәр килен кайтып төшәр, ди. Мин исә, бәхәсләргә артык катнашмыйча, эчемнән генә әнкәем яклы булып утыр­дым...

...Менә тагын кайттым туган авы­лыма! Кендек каным тамган изге нигеземә. Газизләрдән дә газиз әнкәем янына. Бер күрешер өчен. Әй гомер, го­мер! Көнләп санаганда, шактый озын кебек тоелса да, бигрәк кыска шул адәм баласының фанилыктагы гоме­ре. Әнкәем әйтмешли, бер саплам җеп кебек кенә... Ул да олыгайды, биреште, бетереште... Заманында таза имән кебек “шыгырдап” торган төз гәүдәсе җиргә таба иелә төшкән. Әнә ул, элеккечә гаярь ат шикелле капкадан атылып чыкмады, каяндыр табып алган кәкре таякка тая­нып, әкрен-салмак адымнар белән миңа таба атлый... “Әнкәемнең дә бәхилләшер вакытлары җитеп килә...” дигән саксыз уемнан йөрәгем “жу” итеп китте. Ни хәлләр итәсең, Гамәл китабына язылып куелган вакытың җиткәч, барыбыз да шунда барасы... Кемдер иртәрәк, кем­дер соңрак.

Әнкәем белән чөкердәшә-чөкердәшә чәй эчкәндә, әллә кайчан гүр иясе бул­ган апамны да искә алдык. Әшрәфҗан абый да, элеккечә, шул китүеннән, әнкәем әйтмешли, “аҗаган “алгандай” юкка чыккан, кайтып күренмәгән. Алар турындагы сүзебез Килен капкасына ялганып китте.

“Килен капкасы да картая, кызым, эшсез торып... Син дә... елдан-ел балигъ­лана барасың, диимме, буй-сыныңа уй­чанлык йөгергән...”

Аһ! Әнкәем! Ничек саклык белән генә искәртә минем дә олыгаеп баруым­ны! “Балигълана барасың”, “буй-сыныңа уйчанлык йөгергән”... Берәү булса, йөзгә бәреп, “картаясың” дип кенә әйтер иде югыйсә! Хәер, йөзгә бәрмичә дөрес эшли әнкәем. Мин үзем дә тоемлыйм кая таба барганымны. Инде икенче ба­лам мәктәпкә җыена лабаса!

Чәйләп алганнан соң, бераз чүп утыйм дип, өй янындагы яшелчә бак­часына чыктым. Миңа әнкәем иярде. Койма ярыгына башларын тыгып, үзара без аңламаган телдә “ко-ко-ко” дип гәпләшеп, безнең сөйләшүгә күркәләр дә кушылды. Әтиле-әниле ике сыер­чык, берсен-берсе узышып, ояда чыр- чу килешкән һәм мәңге туя белмәгән сары томшыклы балаларына җим та­шый. Сарымсаклар баш калкыткан, су­ганнар тишелеп килә...

Үткәннәргә бүгенгеләрне кушып сөйләшә-сөйләшә онытылып эшләп яткан җирдән шыгырт иткән тавыш­ка кинәт сискәнеп, икебез берьюлы диярлек тураеп, тавыш килгән якка ялт борылып карадык. Койма буен­да озын булып үскән куе ботаклы чия агачлары арасыннан капка да, шы­гырт тавышының иясе дә күренми, әмма Мәдхиямал әбиләр ягыннан кемдер Килен капкасын ачарга аза­плана иде. Командага буйсынгандай, йөгерешепбарып, үзебезнең яктан кап­кага барып ябыштык...

Бергәләп тырыша торгач, Килен капкасы ыңгырашкан тавыш чыга­рып, кинәт ачылып китте. Күз алды­бызда пәйда булган нәфис буй-сынлы чибәр солдат егетне күреп, телсез-өнсез калдык. Бер-беребезгә карашып тор­ган, шактый озак кебек тоелган сүзсез мизгелдән соң, өчебез беравыздан дияр­лек “Исәнмесез...” дидек тә тагын тынып калдык. Бу юлы тынлыкны нәфис буй- сын иясе бүлде: “Рөхсәттер бит... – диде ул, үзе кебек үк тыйнак тавыш белән. – Менә мәрхүмә әнием васыяте буенча Ки­лен капкасын күреп китим дип килдем. Рүзәл мин... Гөлсәрвәрнең улы... Әби- бабай янына отпускага кайткан идем. Капка турында алар сөйләгәнне бик кечкенә чактан ишетеп үстем. Моңарчы ничектер җай чыкмады. Әнием мине тапканда, бакыйлыкка күчкән... “Улым үскәч, мине караңгылыктан яктылык­ка чыгарган, яшәү көче биргән Ки­лен капкасын барып күрсен, изге кап­ка хуҗасына Аллаһымның чиксез рәхмәтләрен ирештереп, баш исен” дип әйтеп калдырган”.

Ул сүзләрен әйтеп бетерер-бетермәс, менә-менә яшь бөртекләре тәгәрәп төшәм дип торган сөрмәле моңсу күзләре белән түбәнгә карады һәм әнкәем алдына тезләнде...

Шәмсия Җиһангирова, Казан.

Фото - ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев