Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Киләчәк тормышка әзерлиләр

Түбән Табында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат-мәктәптә 63 гаиләдән 84 бала белем һәм тәрбия ала.

Тарихка күз салсак, Тойгелде интернат-мәктәбе 1971 елда ачылган. Ул елларда биредә 92 бала укыган. 2011 елда мәктәп – Ташлыяр авылына, 2016 елда, капиталь ремонттан соң, Түбән Табын мәктәбе бинасына күчерелә. 
 

– Бездә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларга башлангыч һәм төп гомуми белем бирелә. Мәктәптә физик мөмкинлекләре чикләнгән, нигездә, психик үсеше тоткарланган балалар укый. 84 баланың 71е – интернатта яшәп, унбере, сәламәтлек мөмкинлекләреннән чыгып, индивидуаль программа буенча өйдә белем ала. Барлыгы 9 класс-комплект тупланган, – ди мәктәп директоры Илшат Хәбибуллин. 
 

Традицион укыту системасыннан аермалы буларак, бу мәктәптә төп игътибар фәннәрне үзләштерүгә түгел, тормышка әзер кешеләр тәрбияләүгә нигезләнгән. 
 

– Мөмкинлекләре чикле балалар да үзләренең әзерлек дәрәҗәсе, сәләтләре, мөмкинлекләре буенча да төрле. Дәрестән тыш эшчәнлеккә зур игътибар бирелә. Әхлак тәрбиясе, социаль, гомумкультура, спорт-сәламәтләндерү юнәлешендә төрле түгәрәкләр үткәрелә. Бу балаларның һәрберсенә аерым якын килеп, үз итеп сөйләшсәң генә, аларның телен дә, күңелен дә аңлап була. Һәм иң мөһиме – аларны ихлас яратырга кирәк, – ди мәктәп директоры урынбасары Диана Шакирова. 
Укучыларны киләчәк тормышка әзерләү – интернат-мәктәпнең төп бурычы. Авыл хуҗалыгы хезмәте, чәчәк үстерү дәресләрендә укучылар терлекчелек һәм үсемлекчелек буенча белем алалар. Игенчелек культураларыннан, җиләк-җимеш һәм яшелчәләрдән мул уңыш алу серләрен өйрәнгән укучыларның күбесе авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куя. 
– Хезмәт дәресләрендә ир балалар – агач эшкәртү күнекмәләренә, кызлар тегәргә, бәйләргә өйрәнәләр. Йорт эшләренә өйрәнү дәресләрендә алар аш-су әзерләү, бүлмә бизәү күнекмәләрен үзләштерә, – ди хезмәт укытучысы Айрат Хөсәенов. 
Интернат-мәктәптә балаларның буш вакытларын файдалы һәм мавыктыргыч итү максатында ял һәм уен бүлмәләре булдырылган. Бүлмәләр өстәл уеннары, башка уенчыклар, матур әдәбият, кирәкле җиһазлар белән тулыландырылган. Иганәчеләр ярдәме белән ясалган тоз бүлмәсендә (галокамерада) укучылар шәфкать туташлары контролендә сәламәтлекләрен ныгыталар. 

 

– Әти-әниләр белән эшләүгә дә зур игътибар бирәбез. Аларның мәктәп тормышында актив катнашуы мөһим. Ата-аналар җыелышларыннан тыш, әти-әниләр белән берлектә бәйрәмнәр, спорт чаралары үткәрәбез. “Тату сыйныф серләре” республика конкурсында дүрт ел рәттән актив катнашып, призлы урыннар яуладык. Укучылар республикакүләм махсус олимпиадада, өстәл теннисы, армрестлинг, мини футбол ярышларында актив катнашып, яхшы нәтиҗәләргә ирешәләр. 2017 елдан “Шифа” балалар сәламәтләндерү лагере эшли, – ди Илшат Хәбибуллин. 
 

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларга хезмәт тәрбиясе бирү – игътибар үзәгендә. Экологик акцияләр, өмәләр үткәрәләр, мәктәп яны, сугышта һәлак булганнар истәлегенә күтәрелгән обелиск территорияләрен чистарталар. “Игелекле йөрәкләр” отряды волонтерлары составында Түбән Табын авылында яшәүче өлкәннәргә ярдәм итәләр. 
Мәктәпне тәмамлаучылар арасында Түбән Кама, Азнакай, Әлмәт шәһәрләрендә, Бакалыда урнашкан һөнәри уку йортларына укырга керүчеләр бар. Алар, укуларын тәмамлагач, үзләренең туган якларына яки башка шәһәрләргә китеп, эшкә урнаша.

Лилия Шәймиева.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев