Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Киләчәгебезне бүген кайгыртыйк

Авыл җыеннарында 2018 елда узган сайлауларны әзерләү һәм үткәрүдә нәтиҗәле хезмәт куючыларга РФ Үзәк сайлау комиссиясенең Рәхмәт хатлары тапшырыла. Олы Чакмак җирлегендә әлеге бүләккә Гөлия Гарипова да лаек булды.

Бу көннәрдә авыл җирлекләрендә узучы халык җыеннарында авыл халкы җирлекләрнең узган елдагы эшчәнлеге белән таныша, анализлый, яңа елга куелган бурычларны барлый, фикер-тәкъдимнәрен кертә. Узган атнада Рус Шуган һәм Олы Чакмак җирлекләрендә дә шундый җыеннар үтте.

Рус Шуган авыл җирлегендә узган ел яңа җирлек башлыгы эшләде. Шуңа күрә дә узган халык җыенында аның җитәкчелегендә оештырылган һәм башкарылган эшләргә бәя бирү дә булды кебек. Ә җирлектә чыннан да уңай үзгәрешләр бар. Ел азагында республиканың муниципаль берәмлекләре арасында Яңа ел бәйрәменә әзерләнү һәм үткәрү буенча игълан ителгән конкурста Рус Шуган авыл җирлегенең икенче урынга лаек булуы да – шуның бер мисалы. Рус Шуган мәктәбенең “Авыл ихатасы” проекты өчен РФ Президенты грантына лаек булуы да – җирлек өчен зур мәртәбә. 
Авылларның төзеклеген тәэмин итү буенча да нәтиҗәле эш башкарылган. Рус Шуганда, мәсәлән, урамнар исемнәрен ике телдә дә язып, юл киселешләренә урнаштырганнар. Күз күреме җитәрлек биеклектәге әлеге күрсәткечләр кирәкле адресны бик тиз табарга ярдәм итә. Башка авыл җирлекләренә дә бу өлкәдә русшуганлылардан үрнәк алырга кирәк, минемчә. 
Җирлектә мәдәни-спорт чараларын үткәрүгә дә зур игътибар бирелә. Рус халкының милли йолалары һәм дини бәйрәмнәре вакытында җирлеккә күрше-тирә авыллардан һәм районнардан да килүчеләр байтак. Чөнки Рус Шугандагы Изге Николай чиркәве православие христианнарының рухи үзәге санала. Ел дәвамында шулай ук зиратларны төзекләндерү, чистарту эшләре дә даими башкарылган. 
Урам юлларын төзекләндерү, урамнарны яктырту, спорт һәм ял мәйданчыклары ясау өчен дә үзара салым акчасы кулланылган. Җирлек башлыгы Альбина Басорина үзара салым акчасының аз җыелуына борчылуын белдерде: 
– Җирлектә үзара салым акчасын җыю гаять зур проблема тудыра. Узган ел тиешле сумманың яртысын гына җыя алдык. Дәүләт ярдәме белән ул 1 млн 225 мең сум тәшкил итте. Шулай да, җирлектә байтак проблемаларны хәл итәргә мөмкинлек бирде ул. Алга куйган максатларга ирешү өчен салым акчасының тулысынча җыелуы кирәк. Бер-беребезне аңлап, салым акчасын тулысынча җыеп бетерербез дигән ышанычта калам. 
Әйе, бүген бер җирлек башлыгы үзе генә бар проблеманы да хәл итеп тә, эшләп тә бетерә алмый. Шуңа күрә дә халыкның да актив, бердәм булуы сорала. 
*** 
Олычакмаклылар җыенны республика программасы ярдәме белән төзекләндерелгән мәдәният йортында үткәрде. Әле кайчан гына бу бина салкынлыгы, яктылыкның җитәрлек булмавы белән аерылып тора иде. Ә быелгы җыенда халык өс киемен салып, иркенләп утырды. Мәдәният йорты бинасы яп-якты, бүлмәләр зәвык белән бизәлгән. Ул авылның күпфункцияле үзәге хәзер. Биредә авыл җирлеге, почта бүлеге, медпункт, авыл китапханәсе урнашкан. Җыеннан соң да халыкның кайсы пунктка, кайсы почтага, кайсы китапханәгә юл тотты. 
Җирлек башлыгы Илнур Габидуллин, җирлек тормышы белән таныштырып, һәр тармак буенча күрсәткечләргә тукталды, авыл җирлекләре арасында алып барылучы рейтинг күрсәткечләре белән таныштырды: 
– Авыл хуҗалыгы юнәлешенә күз салсак, безнең җирлек терлек тоту буенча райондагы авыл җирлекләре арасында икенче урынны били. Сөт бәясенең кимүенә карамастан, сыерлар саны күпләп кимү күзәтелмәде.

Киресенчә, авылда эшләүче крестьян-фермер хуҗалыкларындагы маллар хисабына артты да әле. Моңа, дәүләт биргән ярдәмнән файдаланып, гаилә фермалары төзүчеләрнең булуы да этәргеч ясады. Мәгариф эшчәнлеге буенча бишенче баскычта булсак, сәламәтлек саклау өлкәсендә тугызынчы урында таптанабыз. Физик культура һәм спорт өлкәсендә аерым уңышларыбыз булса да, рейтингның уникенче баскычында гына булу бу өлкәдә эшлисе эшләребезнең әле күп икәнен күрсәтә. 
Узган ел олычакмаклыларның күптәнге хыялы булган буаны да ясаганнар. Моның өчен салым акчасы кулланылган. Быел да җирлектә салым акчасы ярдәме белән башкарыласы эшләр барланды. 
Район башлыгы Рамил Муллин үз чыгышында, ирешелгәннәр белән туктап калмыйча, тагын да үсәргә һәм яңа эш урыннары булдырырга, авылларда яшьләрне күпләп калдыру өчен заманча алымнар кулланырга тәкъдим итте. 
– Авылда яшьләргә эш юк дибез, ләкин берәү дә читтән килеп безгә эш урыннары булдырмый. Моның өчен ул-кызларыбызны тартырга кирәк. Яшьләргә нинди тәрбия бирәбез, хезмәтне сөяләрме алар, туган җирен, туган төбәген яраталармы? Бүген без менә шушыларга җавап эзләргә тиеш. Ә бит районыбызда үз эшләрен башлап, матур нәтиҗәләргә ирешкән яшьләребез күп! Аларны үрнәк итеп күрсәтергә кирәк. Районда үз эшен башлап җибәрергә теләк белдерүчеләр бар икән, без аларга ярдәм итәргә һәрвакыт әзер, – диде район башлыгы. 
Әле кайчан гына авыл халкы юллар кирәк, урамнарда ут юк, су линияләре тузды дип борчыла, социаль объектларга ремонт кирәклеген кузгата иде. Бүген бу проблемалар хәл ителеп бетеп килә. Ләкин ни кызганыч, бүген социаль учреждениеләрдә эшләргә һәм аларда үткәрелгән чараларга йөрергә теләүче яшьләребез генә бетеп бара. Җирлекләрдә узган халык җыеннарында да яшьләрнең аз катнашуы борчый район җитәкчелеген. Димәк, яшьләр белән, үсеп килүче буын белән эшләр вакыт җитте. 


Фәридә Гайнетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев