Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Киемең дә, гамәлең дә матур булсын

Шәригатьчә киенү дигәч тә күз алдына узган гасыр башында туып, 94 яшендә бакыйлыкка күчкән Әсма әбекәем килеп баса. Намаз әһеле иде мәрхүмә, уразасын калдырмады, кулыннан Коръән китабы төшмәде.

Киенүе дә шәригатьчә булды. Аның гаурәт җирләрен ачып йөргәнен хәтерләмим. Күлмәкләре аяк йөзен капларлык дәрәҗәдә озын булмаса да, яланаягын күрсәтмәде: җәйге кызу көннәрдә дә “базар оегы”н, “п” хәрефенә охшатып, төбен киң итеп теккән ыштанын салмады. Беләзегенә кадәр төшеп торган күлмәк җиңнәрен дә эш вакытында гына сызганыр иде. Күлмәк эченнән күкрәкчәсен дә киде. Эшсез торырга яратмагангамы – алъяпкыч та бәйләде. Яулыгын чөеп бәйләгән чагы булмады диярлек. Дүртпочмаклап – бер башы аркасын ябарлык итеп, икенче башын ияк астыннан бәйләп куя иде.

...Төрле чорлар булды. Хатын-кызларыбыз ярым-ялангач та йөрде. Ир-атларның киенү рәвешен сайлаучылар да, татарлыгын онытмыйча, тиешле урыннарын каплап киенүчеләр дә. Соңгы елларда ислам диненең куәтләнүе хатын-кызның киеменә һәм тышкы кыяфәтенә булган таләпләрне дә үзгәртте. Мөселман хатын-кызлары шәригатьчә киенүгә аеруча игътибар бирә. Мөселман дөньясында мода фестивальләре үткәрелә, мөселман киемнәре тегүче фирмалар барлыкка килә. Яулык бәйләү буенча мастер-класслар уздырыла. Дизайнерлар, гүзәл затларның эшләү һәм яшәү рәвешенә карап, төрледән-төрле кием фасоннарын уйлап таба. Иң мөһиме – киемне заманча һәм уңайлы итүгә өстенлек бирелә. Динен һәм үз-үзен хөрмәт итүче мөселман хатын-кызларының гардеробында эш өчен уңайлы кием дә, бәйрәм күлмәге дә, спорт белән шөгыльләнү өчен заманча костюм да, коену костюмы да табарга була. Һәр киемгә төстәш яулык турында әйтеп тә торасы юктыр. Соңгы вакытта туташ һәм ханымнарның төрле кичәләргә калфак киеп килүе аларның кул эшләренә осталыгын һәм мөселман киеменә булган таләпләргә игътибарын күрсәтә. Ләкин аны яланбашка, тузган чәчкә кию ислам кануннарына туры килеп бетми. Түбәтәй һәм бияләй калфакларны яулык астыннан яки өстеннән кию генә шәригатьчә. 
Халыкара хиҗаб көне уңаеннан “Мизгел” яшьләр үзәгендә “Күркәм киемле ханым” дип исемләнгән чара узды. Аны мөхтәсибәтнең яшь мөслимәләр белән эшләүче белгече Эльмира Шәйдуллина оештырган иде. Кичәдә мөселманча киенүнең фазыйләтләре турында вәгазьләр тыңланды. Туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Нәзилә Бәдретдинова татар мөселман хатын-кызларының борынгы киемнәре белән таныштырды. Гади катлам һәм бай хатын-кызларның киенү үзенчәлекләренә тукталды. Музей фондында сакланган борынгы кием үрнәкләре һәм бизәнү әйберләреннән күргәзмә дә куелган иде. 
Резеда Шәммасова тышкы һәм эчке хиҗабларга булган таләпләр турында вәгазь сөйләде. Мөселманнарның эчке һәм тышкы халәтенең бер-берсенә тәңгәл булырга тиешлеген ассызыклады. Соңыннан кыз балалар, туташ һәм ханымнар, өлкән апалар мөселман киемнәрен тәкъдим итте. 
– Ислам динендә мәҗбүриләү булырга тиеш түгел. Ә матур үрнәкләр аша вәгазьләү, яхшылыкка өндәү хуплана гына. Хиҗаб көне уңаеннан үткәрелгән чара да гүзәл затларыбызны һәрьяклап – гамәлләре белән дә, киеме һәм эчке дөньясы белән дә – матур булырга чакыра. Мондый чараларга тагын да күбрәк җыелырга, яшьләрне дә тартырга иде, – диде район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни эшләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова. 
Вәрәшбаш авылыннан килгән мәгариф ветераны, авылның ак әбисе Тәзкирә апа Низамиева әдәп-әхлакка чакыручы, халкыбызны агартучы мондый чараларны ешрак үткәрергә кирәк дигән теләген җиткерде. 
Әлфинур Ногманова. 
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев