Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Яңалыклар

Кичә районга ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова килде

Очрашу «Мизгел» яшьләр үзәгендә узды

“Мизгел” яшьләр үзәгендә узган очрашуда раойн башлыгы Альберт Хуҗин, район мөхтәсибәте вәкилләре, авылларның тарих китапларын язган китап авторлары, тарих укытучылары һәм җаваплы хезмәткәрләр катнашты.Г. Габдрахманова республикада эшләп килүче “Ядкәр” дип аталган шәҗәрәләр порталына Мөслим районы буенча хәбәрне туплау хакында сөйләде һәм әлеге эштә актив катнашырга чакырды: “Бүгенге көндә иң мөһим эш – авылда яшәүче һәркемнең “персональ мәгълүматны кулланырга ярый” дигән ризалыгын алу, борынгы язмаларны тәрҗемә итү. Күп очракта авыл халкы берничә нәселгә килеп тоташа. Берсе ризалыгын биреп, икенчесе бирмәсә, эзләнү авырлаша. Авылның шәҗәрәсе бер мәртәбә тулысынча төзелсә, аннары һәркем үз шәҗәрәсен порталдан ала алачак”, - диде ул.Әлеге эш бик җаваплы, четерекле һәм төгәл эшләүне таләп итә. Шуңа күрә дә очрашуда бу хезмәтне башкару өчен билгеле бер төркем булдыру кирәклеге билгеләп үтелде. Район башлыгы Альберт Хуҗин әлеге төркемгә кешеләр туплап, эшне башлау өчен укулар һәм танышулар үткәрү кирәклеген әйтте.

Фәридә Гайнетдинова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев