Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Яңалыклар

Кичә район башлыгы Альберт Хуҗин батырларыбыз белән очрашты

Бер төркем җитәкчеләр очрашуга килә алмаган егетләрнең өйләренә барып, хәл белеште

Район башлыгы Альберт Хуҗин махсус хәрби операция зонасыннан кыска вакытлы ялга кайткан райондашларыбыз һәм тән җәрәһәтләре алып, хәзерге вакытта өйдә дәваланучы егетләр белән очрашты.

Бертөркем батырларыбыз белән очрашу район хакимиятендә узды. Биредә егетләрне борчыган сораулар, район җитәкчелегенең егетләргә ярдәме, волонтерларның эшчәнлеге турында сүз барды. Альберт Хуҗин егетләргә үз киңәшләрен җиткерде, шулай ук мемориаль комплекста булдырылачак махсус хәрби операциядә катнашучыларга багышланган стелланың макеты белән таныштырды. Егетләргә истәлек бүләкләр тапшырылды.

Бер төркем җитәкчеләр очрашуга килә алмаган егетләрнең өйләренә барып, хәл белеште. Бу хакта район хакимиятенең матбугат хезмәте яза 

Фото – район хакимиятенең матбугат хезмәтеннән 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев