Кичә «Агромастер» җитештерү компаниясе кунаклар кабул итте
Яңалыклар

Кичә «Агромастер» җитештерү компаниясе кунаклар кабул итте

Компаниянең генераль директоры Илгиз Исламов предприятиене тотрыклы үстерү чаралары хакында сөйләде

Кичә "Агромастер" җитештерү компаниясе РФ сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Кәримов Альберт Әнвәр улын һәм ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Коробченко Олег Владимировичны кабул итте.
Кунаклар компаниедәге җитештерү цехлары белән таныштылар. Компаниянең генераль директоры Илгиз Исламов предприятиене тотрыклы үстерү чаралары хакында сөйләде.
Очрашу барышында Илгиз Исламовка Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының Рәхмәт хаты тапшырылды.

Фото – Район хәкимияте матбугат хезмәте

 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев