Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хыялларны җилкән итеп...

Яшьләр авылда да матур итеп яши белә. Максатчан, җитди, тырыш булулары белән кайвакыт өлкәннәргә дә үрнәк әле алар.әймиева.

 Яратышып кавышкан яшь гаиләләр өчен иң зур бәхет – үз куышыңда парлап гомер итү. Ләкин үз йортыңны булдыру, фатир сатып алу өчен шактый акча, вакыт һәм көч таләп ителә шул. Мондый сынауларны бергәләп җиңгәннәр чын мәгънәсендә бәхет тәмен татый аладыр, мөгаен. Тугаш авылында гомер итүче Айгөл һәм Рүзәл Хафизовлар – шундый матур гаиләләрнең берсе. 
Гаилә коргач, яшьләр әтиәни белән бергә яши башлый. Тукай районыннан килен булып төшкән Айгөл Мөслимне бик тиз үз итеп өлгерә. 
– Тормыш иптәшем белән яшьләр шәһәре – Яр Чаллыда таныштык. Айгөл – Тукай районы кызы. Килен булып төшкәненә быел җиденче ел китте. Очрашып йөргәндә үк үз йортыбызны булдыру турында хыялланган идек. Хыяллар чынга аша икән ул. Иң мөһиме – уртак тырышлык һәм максатларның бер булуы кирәк, – ди Рүзәл. 
Тораклы булу өчен яшьләр бик күп программалар белән танышып чыга. Араларында иң кулай дигәне АПК программасы була. Хафизовлар программага керү өчен 2016 елда кирәкле документларны туплап тапшыралар. Дүрт елдан соң гаиләгә дәүләттән бер миллион сум акча кайта. 
– Бу безнең өчен лотерея билеты оту белән бер булды. Программа шартлары буенча гаиләдә бер кеше булса да авыл хужалыгында яки бюджет оешмасында эшләргә тиеш. Тормыш иптәшем ул вакытта – Түбән Табын авыл җирлеге башлыгы, мин район финанс-бюджет палатасында икътисадчы идем, – ди Айгөл. 
АПК программасы - на чир атка б асу өчен Хафизовларның төзелеш эшләренең яртысы башкарылган: фундамент һәм стена күтәрелгән була инде. Субсидия кайтканнан соң алты ай эчендә йорт төзелеп тә бетә. Тугаш авылының Вахитов урамында газобетоннан күтәрелгән, бер катлы мансардалы иркен йортта бүген эчке эшләрне генә башкарасы калган. Ишек-тәрәзәләр куелган, ут кертелгән мәһабәт йортта шушы көннәрдә җылылык системасын да үткәрергә тиешләр. Яшь гаилә бу җәйдә өй туе уздырырга планлаштыра. 
– Авыл җирендә дә матур итеп яшәп була. Иң мөһиме – көнкүреш һәм тормыш алып бару өчен кирәкле шартлар һәм яраткан эшең булу. Каенана һәм каената белән яшәүнең дә уңай якларын гына күрәм. Яшь гаиләнең бюджеты шулай тупланадыр инде ул. Әти-әни янында яшәгәндә акча кирәкми диләр бит. Иң мөһиме – балаларыбыз әбибабай тәрбиясендә үсә. Раян улыбызга 3 яшь ярым булса, кызыбыз Зәлинәгә тиздән ике яшь тула. Авылдагы балалар бакчасында урын булмагач, Раянны Мөслимдәге “Кояшкай” балалар бакчасына йөртәбез. Авыл җирендә бакча кичке сәгать дүрткә кадәр генә эшләгәч, район үзәгенә йөртү кулайрак безгә. Үз йортыбыз, үз ихатабыз белән яши башлагач, күпләп кош-корт та асрап карыйсыбыз килә, – ди Айгөл. 
Яшьләрнең тырышлыгына, үҗәтлегенә сокланырлык. Алларына зур максатлар куеп, шуларны чынга ашыру өчен тырышалар. Андыйлар турында “Хыялларын җилкән итеп куйганнар” дип әйтәләр.

Лилия Шәймиева.

Автор фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев