Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хәйрия концерты узды. ФОТОРЕПОРТАЖ

Бу көнне концерттан кергән акча Мөслимнән регина Аптеевага һәм Олы Чакмактан Нәфис Гариповка тапшырылачак. Һәрвакыт шулай игелек кылып, ярдәмләшеп яшик.

Райондашларыбыз гына түгел, читтә яшәүче якташларыбыз да авыр хәлдә калган райондашларыбызга төрлечә ярдәм итәләр. Район мәдәният йортында узган хәйрия концерты да шуның ачык мисалы. Концертны читтә эшләп килүче “Өмет” инвалидлар җыр һәм бию төркеме җитәкчесе Ләйлә Кәрамова оештырды. Концертта “Өмет” төркеме солистлары,Сарман районы мәдәният йорты җырчылары, Иске Карамалы авылы үзешчәннәре, Азнакай шәһәренең “Квартет” төркеме һәм башка сәнгать сөючеләр катнашты.

Хәйрия концерты районыбызның имам-мөхтәсибе Расих Каюмов вәгазе белән башланып китте. Тамашачылар һәр чыгышны көчле алкышлар белән каршы алдылар. Чыгыш ясаучылапр үзләре дә Мөслимдә еш булуларын, Мөслим тамашачыларын яратуларын әйттеләр. Концерт башланганчы һәм тамаша барышында райондашларыбыз хәйрия ярдәме күрсәттеләр. Бу көнне концерттан кергән акча Мөслимнән регина Аптеевага һәм Олы Чакмактан Нәфис Гариповка тапшырылачак. Һәрвакыт шулай игелек кылып, ярдәмләшеп яшик.

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев