Реклама
Яңалыклар
Хуҗасыз торган өйләрне баса башлаганнар
Хуҗаларга барлыгы 10 мең сумга якын зыян килгән.
Хуҗасыз йортларны баса башлаганнар. Яңа Усы авылында ике шәхси ихатага үтеп кереп, караклар йорттан һәм гараж эченнән бензин пычкысы, ике данә аккумулятор, бензин триммеры урлаганнар. Хуҗаларга барлыгы 10 мең сумга якын зыян килгән. “Караклар кайнар эзләр буенча тоткарланды. Бүгенге көндә тикшерү эше бара, – дип хәбәр итә район эчке эшләр бүлегенең уголовный розыск бүлеге җитәкчесе Булат Замалиев. – Ел башыннан караклар җирлегебездәге җиде йортка үтеп кереп, хуҗаларына шактый суммада зыян салганнар иде. Озак вакытка өегездән китәргә туры килсә, йорт-кураларыгызны игътибарсыз калдырмагыз, күршеләрегез дә ихаталарыгызга күз-колак булсын иде!”
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев