Хуҗабикә колагына
* Линолеум җәелгән идәнне кайнар су белән юмагыз, юкса төсе тоныкланачак.
* Аш-су бүлмәсендәге савыт-сабаны ялтыратасыгыз килсә, чи бәрәңге кулланып карагыз.
* Иттарткычны юарга җиңел булсын өчен иң ахырдан пешмәгән бәрәңге чыгарыгыз.
* Су белән лимон согын бергә-бер кушып юсагыз, суыткычтагы ят ис тиз бетәр.
* Сарымсак, балык исе бетсен өчен кулны иң элек – тоз, аннары лимон согы белән сөртеп алыгыз. Табадагы кызган балык исен дә тоз ышкып бетерә аласыз.
Фото – Pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев