Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хәтерләрне яңартырга вакыт

Сугышка киткәндә хатынына Мәскәүдән ефәк тукымалар, резин ботиклар алып кайтырга вәгъдә иткән немец фашисты Фольтмейгер декабрьда яңадан аннан бу әйберләрне сорамауны үтенә һәм: “... Монда җәһәннәм. Руслар Мәскәүдән китәргә теләмиләр, һөҗүм итәләр, мин һәлак булырмын...” – дип яза (трофей хатлардан).

Ә бит илебезгә фашистлар, бик тиз җиңүгә ышанып, уңдырышлы җирләр, бик күп мал, байлык, коллар таларга дип килгәннәр иде. Алар илебездән, миллионлаган хәрби әсирләрне са­намыйча да, 8 миллионнан артык ха­тын-кызны, үсмерләрне, балаларны кол итеп куып алып киттеләр. Аларның күпмесе генә илгә әйләнеп кайта алды икән? Нюрнберг процессы нәтиҗәләре буенча язылган “Ни давности, ни заб­вения...” китабыннан фашистларның совет җирендә кылган һәм кылачак җинаятьләре турында документлар укыйм – чәчләр үрә торырлык! Бездән алда яшәп киткәннәр аяусыз батыр бул­ганга, без бүген исән. Моңа кадәр тиңе булмаган сугышта даһи юлбашчыбыз, хәрби җитәкчеләребез, батыр сугыш­чылар безне коточкыч язмыштан са­клап калганнар. Без аларга гомеребез белән бурычлы. 1941 елның көзендә фа­шистлар Мәскәүне алгач җиңү парадын үткәрәчәкләре турында белдергәннәр. Аны Кызыл мәйданда Гитлер үзе кабул итәргә тиеш булган. 58 меңгә якын фашистка чын­лап та Мәскәү урамнарыннан узарга на­сыйп булды, тик 1941 елда түгел, 1944нче елның 17 июлендә. Һәм җиңүчеләр түгел, әсирләр булып. Мәсхәрәләп, “Чәчәкләр вальсы” дип аталган бу “парад”та Метрәй авылы егете Мирза абыйның да сугышчан өлеше була.

Мәйлүнов Мирза Мәйлүнович безне югары классларда тарих һәм җәмгыять белеме фәннәреннән укытты. 1980 еллар кебек истә калган, 9 нчы майда Мөслимдә бәйрәм парадында барганда укытучым, йөрәге тотып, вафат булган. Аның Тихвин шәһәре (Волхов фронты) янындагы аяусыз сугышлар турында сөйләгәне хәтердә. Бу шәһәр янында 1941 елның көзендә баш­ланган сугышлар шулкадәр каты булалар ки, фашистлар аны: “Җәһәннәм башланган урын” дип атыйлар. Татар җиренә бомба­лар, снарядлар яумады, авыл-шәһәрләрен хәрабә хәленә калдырып җимермәделәр, халкын тереләй күммәделәр, яндыр­мадылар, Европага кол итеп кумады­лар. Шуңадырмы, безнең бала акылы­быз, ул елларның авырлыгын аңласа да, сугышның никадәр куркыныч икәнен аңламады. Хәзерге акылым булса, фрон­товик укытучыбызның һәр сүзен күңелемә бикләп, кәгазьгә теркәп барган булыр идем.

Авыллар үзләренең сугышка киткән ир-егетләрен, кызларын беләләр. Аларның күбесе турында архив мәгълүматлары ин­тернет челтәренә эленде инде. Тик анда барлык архив материаллары да чыгып бетмәгән, анда документлар йөзләгән мил­лионнар бит. Шуңа интернет чыганакла­рыннан үзегез таба алмаган очракта РФ Оборона Министрлыгы архивына архив ра­ботниклары өйрәткән түбәндәге тәртиптә яза аласыз:

“Запрос необходимо отправлять по адресу: 142100 Московская область, г. По­дольск, ул. Кирова, д.74. Центральный ар­хив Министерства обороны РФ.

В конверт вложите письмо, в котором четко изложите имеющуюся у вас инфор­мацию и сформулируйте цель запроса. Вло­жите один пустой конверт, заполнив ваш домашний адрес, как адрес получателя”.

Тагын шунысы да бар. Без якыннары­бызны үзебез белгән исеме белән эзлибез, ә кайчак алар руслаштырылган исемдә йөргән булып чыга. Исем-фамилияләрнең хата белән язылу очраклары да бар. Минем әткәйнең энесе Гыйлаҗин Миңнегали улы Мехәмәтгали (Гали абый) “Память народа” сайтында Гилязин Галей Галеевич исеме белән чыккан. Бик яшь чагында хәрби учет­ка ул шушы исем белән баскан икән. Гали абзыебыз сугышка 1941 елның августын­да китә. Хәрби трибунал секретаре була. Сугышны интендант хезмәтенең өлкән лейтенанты дәрәҗәсендә 50нче армиядә батальонның финанс хезмәте начальни­гы булып тәмамлый. Кызыл Йолдыз ор­дены, “За боевые заслуги” медале бар иде. Абзыемның орденын Мәдинә җиңгәчәйдән дус карчыгы “сәхнәгә тагып чыгарга” дип алып торган да кире кайтармаган. Карчык вафат булды, кадерле ядкарь югалды.

“Победители.РУ” сайтында әнкәмнең энесе Мехәмәтгәрәев Нигъмәлгата (Гата абый) Мехәмәтгәрәй улы бар. Ул 1941 елның апрелендә Кызыл Армия сафларына ча­кырылган. Киев янындагы каты сугыш­ларда яраланып, әсирлеккә төшкән. Авыл эшен белгән кол буларак, фашист алпавы­тында эшләгән. Иректә үскән татар бала­сы коллыкка түзәме? Берничә тапкыр ка­чып тотылганнан соң, хуҗасы аны хәрби әсирләр белән идарә итүче органга тап­шырган. Соңгы булган урыны Страсбург шәһәре тирәсендәге хәрби әсирләрнең халыкара лагере була. 1944нче елның 4 февралендә лагерьны америкалылар азат иткәч, тиешле тикшерүләрне узган­нан соң, кабаттан сугышка керә. Сугыш тәмамлангач, Германия җирендә совет ко­мендантурасы хезмәтендә була. 1946 елда демобилизацияләнеп, авылга әйләнеп кай­та.

...Мирза Мәйлүнович турындагы мәгълүматларны мин интернетта “Ха­лык хәтере” (“Память народа”) базасының бүләкләнүчеләр битләрен актарганда тап­тым. Укытучымның сугыштагы батыр­лыкларын булдыра алганымча сезгә дә җиткерәсем килде. 1944 елның җәендә Белоруссия җирләрендә-сазлыкларында фашист армияләренең “җиңелмәс” дип аталган “Центр” тупланмасына каршы Со­вет Армиясенең “Багратион” дип аталган хәлиткеч операциясе башлана. Шушы опе­рация барышында, 24 июньдә, Выдрица авылы янындагы сугышларда үзйөрешле артиллерия установкасы (СУ) командиры гвардия кече лейтенанты Мирза Мәйлүнов, дошманның көчле уты астында оста ма­неврлар ясап якынаеп, безнең пехота хәрәкәтенә комачаулаган өч станковый пулеметны, бер ДЗОТның утын бастыра, бөтен прислугасы белән 37 миллиметрлы тубын юкка чыгара. 28 июньдә Колобано­во авылы янындагы сугышларда, ут ачып, дошманның ике йөк сугыш коралын, бер автомашинасын, унлап фашист солдатын юк итә. Чигенүче дошманны эзәрлекли ба­рып, Шкорневка авылы янында, СУдан ут ачып һәм гусеницалары белән изеп, 15ләп фашист солдатын юк итә. 22 немецны әсирлеккә ала һәм дошманның тулысын­ча төзек тубын эләктерә. 19 июльдә Шавла­ны авылы янында дошман, безнең пехота­ны якын арага җибәреп, көчле пулемет уты ача, ә үзенең төп көчләрен безнекеләрнең уң як канатына һөҗүмгә туплый. Мир­за абый, СУ белән оста маневрлар ясап, дошманның алты станоклы пулеметын бастыра, фашистларның һөҗүмгә туплан­ган төркемен юкка чыгара. Үз машинасы белән пехотаны дошман утыннан каплап, фашистларның 15ләп автоматчы-ракета­чысын юкка чыгара, ут нокталары белән ике ДЗОТын җимерә. “Чәчәкләр вальсы” парады шушы операция нәтиҗәләре бу­енча уздырыла һәм анда “Багратион” опе­рациясе барышында әсирлеккә алынган фашистлар була.

Көнбатышта сугышлар җиңү белән тәмамлангач, укытучыбыз Ерак Көнчыгышта япон империалистларына каршы сугыша. Монда ул, гвардия лейте­нанты дәрәҗәсендә батарея белән коман­далык итеп, кабат үзен югары хәрби оста­лыкка ирешкән батыр итеп күрсәтә. “Па­мять народа” базасында аның бу сугыш­ларда күрсәткән батырлыклары тасвир­ланган “наградной лист” куелган.

“Подвиг народа” базасында Мирза абыйның беренче һәм икенче дәрәҗә Ва­тан сугышы орденнары һәм Кызыл Йол­дыз ордены белән бүләкләнүе турында мәгълүматлар бар. Ә менә үземнең әткәем турында әлегә бер әйбер дә таба алмадым.

“Икенче бөтендөнья сугышында һәлак булганнар” битләрендә әткәемнең абзасы, “Путиловец” колхозы тимерчесе Хәйруллин Шәйхрази турындагы язмага юлыктым. Ул 1896 елда Мөслимдә туган. Үзе эшләгән тимерчелеген һәм алты кыз бала сабыен Гайшәбикә җиңгәчәебезгә калдырып, 1941 елның августында 45 яшендә сугышка киткән һәм хәбәрсез югалган. Интернет базасында аның хәбәрсез югалуы сәбәпле 1942 елның май аеннан “үлгән” дип белдерелүе турын­да язма бар.

Кешеләр эшлиләр, эзлиләр. Рәхмәт аларга. Бөек Cовет ватаныбызның азат­лыгы өчен сугышкан һәр солдат – батыр. Хәбәрсез югалсалар да эзсез югалма­ганнар алар. Исәннәрнең бурычы – шул эзләрне табу, саклау. Мөслимдә сугыш­ка китүчеләрне туплау урыны (сборный пункт) Тукай урамындагы таш мәктәптә урнашкан булган. Әхмәтгалиев Әхмәдулла абыйның “Мөслим төбәге” дигән тарихи сәхифәләрендә фашистларга каршы су­гышка безнең районнан 8140 кеше китүе турында язылган. Аларның күпчелеген шушы мәктәп озатып калган. Бигрәк тә 1941 елның җәй-көз айларында мәктәп тирәсе сугышка китүче ир-егетләр, обо­рона эшләренә алынган хатын-кызлар, үсмерләр, аларны озатучылар белән кай­нап торган. Бөек Ватан сугышы елларын­да халыкның кайгы, сагыш, күз яшьләрен бик күп күргән мәктәп ул.

1941 елның салкын ноябрь төнендә Бөгелмәдән Минзәләгә баручы солдат­лар төркеме белән шушы мәктәптә Муса Җәлил кунып киткән. Мөслим кешеләре аларга җылы оекбашлар, бияләйләр, бүрекләр биргәннәр. Мәлләтамак мәктәбенең ул чакта 17 яшьтә булган та­рих укытучысы Мехәммәтдин ага Закиров истәлекләреннән өзек китерәсем килә. Ул солдатларны атта Мәлләтамак авылын­нан Түбән Табын авылына кадәр илтергә тиеш була. “...Ә Муса Җәлилне укыганың бармы?” – дип сорады юлдашым, йомшак кына итеп. Мин Муса Җәлил шигырьләрен бик яратып укуымны әйттем. Хәтта “Хат ташучы” поэмасын яттан сөйли башла­дым. Шунда ул мине акрын гына, тый­нак кына бүлдерде дә: “Укыгыз, укыгыз, сез әле аның турында ишетерсез”, – диде, “Сез”гә күчеп... Ул бераз уйланып барды да тагын кабатлады: “Сез әле аның турында ишетерсез. Укыгыз аны!” – диде. Тавышы бик тыныч һәм моңлы иде. Мин аңа тагын да зуррак игътибар белән карадым. Бәлки ул үзенең язмышын алдан сизенгәндер? Кешеләрдә андый даһилык та була, диләр бит...

16нчы февраль, 1989нчы ел”.

Разия Гыйлаҗина. Мөслим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев