Хәтере сокланырлык!
92 яшьлек Флера Кашапова, булганына шөкерана кылып, вакытлы матбугат белән танышып, дөнья хәлләреннән хәбәрдар булып яши.
– Әнинең хәтере бүген дә кызлар сокланырлык! Берничә ел элек булган вакыйгаларның нечкәлекләрен төгәл белә, әле безне дә төзәтә. “Дөрес сөйләмисез!” – дип орышып та ала. Үземә 70 яшь! Һаман да әнидән куркып, “Әни ни әйтер икән?” – дип яшибез, – ди Флера Кашапованың кызы Илсөяр апа.
Флера апага Бөек Җиңүнең 77 еллыгы алдыннан ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау адресын, “Агромастер” җитештерү компаниясе җитәкчесе Илгиз Исламовтан күчтәнәчләр тапшырдылар. Бүләкләрне райондашыбызга Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе укучылары китерде. Кунаклар арасында тапкыр сүзле егет тә бар иде. 4 сыйныф укучысының сорауларына тыл ветераны зирәк җаваплар кайтарды. Флера апа “Шүрәле”не да бер тында сөйләп чыкты. 100 яшен куучы әбекәйдә булса да булыр икән хәтер! “Әби” дип әйтергә тел дә әйләнми. Югыйсә, язмыш аны башыннан гына сыйпап тормаган!
Сугыш башланганда Яшел Үзән районының Күгеш авылында яшәгән Флера апага 11 яшь була. Бала гына булса да, үзе кебек кызлар белән утауда эшли. Ир-атлар сугышта. Хатын-кызларның да кайсы – заводта, кайсы колхозда эшли. Колхозның бетмәс-төкәнмәс эшләренә җитешергә кирәк, шуңа өстәп йорт мәшәкатьләре дә өелеп тора. Флера кечкенәдән белемгә омтылуы белән аерылып тора. Мәктәпне тәмамлагач, Казан педагогия училищесына юл тота. Укыган чорда булачак тормыш иптәше Расих белән таныша. Башкала университетында белем алган егет Флераның фотосын күреп гашыйк була.
– Бер авылдан без өч кыз һәм ике егет укыдык. Истәлеккә дип төшкән фотосурәтне тулай торакта яшәүче иптәшләремнең дусты Расих күргән дә: “Бу кыз минем хатыным булачак”, – дигән. Ходайның “Амин!” дигән чагына туры килгәндер инде. Тормыш иптәшемә ияреп аның туган ягы Мөслимгә кайттык. Аның әти-әнисенең нигезендә балалар үстердек. Хәләлем инде вафат, туган-үскән нигезне саклап, кадерләп яшәвебезгә рәхмәтледер, дип уйлыйм, – ди Флера апа.
Укытучылык Флера апаның канына сеңгәндер. Дөрес сөйләшергә өндәп, хаталарны төзәтә, киңәшләрен бирә.
– Баштагы чорда мин башлангыч сыйныфларны укыттым. Училище белеме белән ерак китеп булмый дип, университетка читтән торып укырга кердем. Химия-биология укытучысы белгечлеген үзләштергәч, мәктәптә шушы юнәлештә белем бирдем. Эшемне бик яраттым. Лаеклы ялга да ике мәртәбә чыктым! Биш бала белән 50 яшьтә – мәктәптән, 55 яшьтә һөнәр училищесыннан лаеклы ялга киттем, – дип искә ала Флера апа.
Флера апа бүген улы Айрат, килене Дилбәр тәрбиясендә гомер кичерә. Озак яшәүнең серен дөрес тормыш рәвеше алып барудан күрә. Начар гадәтләрне юлдаш итмәгән Флера апа. Кечкенәдән әби-бабай тәрбиясендә үскән, шуңа үзенә җитмәгән әти-әни мәхәббәтен балаларына мулдан биргән.
– Бөек Ватан сугышы чорында тамак ягы бик авыр булды. Әби белән бабай бик акыллы, тырыш кешеләр иде. Бабай бик үҗәт, шуның өстенә данлыклы тимерче иде. Бәрәңгедән өзмәде. Колхозныкылар авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлату өчен бабайга киләләр иде. Әби дини иде, миңа да догалар өйрәтте. Ходайга шөкер, укыдык, кеше булдык, тормышта үз юлыбызны таптык! – ди Флера апа.
Лилия Шәймиева.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев