Электрон Хәтер Китабы төзелә
1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнашучыларның максималь санын мәңгеләштерү максатында электрон Хәтер Китаплары булдырыла.
Хәтер Китабына кертү өчен, сугыштан исән-сау кайтып, соңрак вафат булганнар исемлеге барлана. Райондашлар, сугышта катнашкан туганнарыгызның исемлеккә керү-кермәвен җирле үзидарә органнарыннан (авыл җирлеге советы) белешүегез кирәк.
Мөслим һәм Катмыш авылларында яшәүчеләр 2-60-33 телефоны буенча туган якны өйрәнү музеена яки 2-45-68 телефоны аша район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдиновага шалтырата ала. Мәгълүмат биргәндә якыннарыгызның сугышта катнашуын раслаучы документлары булуы шарт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев