Хәтер-хатирә. Кыш
Бүген урамда салкын. Ка¬занда да минус 23 булган. Салкынмы инде бу? Шулай да уйларымны балачак-ка борырга көче җитте бит әле.
Менә була иде ул салкыннар без үскәндә! Минус 32-35 градуска кадәр җитә иде салкынлык. Төкереп карыйбыз, ул шунда ук бозга әйләнә. Андый салкын көннәрдә иртән торуга беренче булып башка “Бүген уку буламы?” дигән уй килә. Күзләрне ачуга яланаякка итекне генә киябез дә, мәктәптә кызыл әләм эленгәнме, юкмы икәнен карарга дип, күлмәкчән килеш ишеккә ташланабыз. Әнкәйнең: “Кая чабасың яланбаш, яулык яп!” – дигән сүзенә ялт кына кулга эләккән шәлне башка бөркибез. Мәктәп ерак түгел – биш йорт үтүгә, әләмне күреп, кире өйгә чабабыз. Күплектә сөйлим, чөнки мәктәпнең күп баласы шулай эшләде. Авыл башында торганнар да, яланөс кенә чаптырып карап китә иде.
Ура!!! Ура!!! Ураааааа!!! Бүген Бәләкәй буа тавында озак итеп рәхәтләнеп шуарга була. Укыганда тиз караңгылана, шуңа уен ял көне генә эләгә. Аннан-моннан гына капкалыйбыз да, Гөлфирә сеңлем белән чыгып йөгерәбез тауга. Чү, соңга да калганбыз бугай – буадан бала-чаганың чыр-чу килгән тавышлары килә. Хактан да, хәйран ару төркем җыелган. Аллага шөкер, ул чакта бала- чагага “кытлык” булмады, һәр авылда җитәрлек иде алар. Сугыштан назга сусап кайткан әтиләр берничә ел эчендә балалар планын “тутырды”. Иренмичә күпләп “стругать” иттеләр. Бик сирәк өйдә – бер- ике, калганнарында дүрт, биш, алты бала иде.
Кабат Бәләкәй буа тавына кайтыйк әле. Тау инде шуа-шуа әйбәт кенә шомарган, бозы ялтырап тора. Кем аягүрә, кем чана белән, кем фанер кисәгендә элдерә генә аска. “Кит юлдан, бәрәм бит!” дигән сүзләр генә ишетелеп кала. Юлдан чыга алмый торганын бәреп тә егалар. Борын каный инде ул, анысы зур бәла түгел. Даруы аяк астында – тиз генә борынга каты кар кисәген куясың. Үпкә-сапка юк, әти-әнигә әләкләшү турында уйламыйсың да.
Малайлар малайлар инде! Ничә кат егылып, чанаңны сөйрәп тау башына менеп җитәсең. Чананы шуарга көйләп кенә куясың: җир астыннан үсеп чыккандай малай-шалайның берсе чанаңа утыра да түбәнгә элдерә. “Тотсам, кирәгеңне бирәм!” дип янаган булабыз әле. Бар, тотып кара аларны, күптән инде икенче “ачык авызны” тапкан булалар.
Безнең ишеләр янына буаның бизәге булган Илкам белән Дилшат та килә. Алар үзләре әзерләп куйган трамплинлы чаңгы юлыннан шуа. Буа бер тын, сулыш та алмыйча, Илкамның, гәүдәсен чын спортчыларча уйнатып, сикерә-сикерә чаңгы шуганын карап тора. Искитмәле күренеш!
Соң гына, “ачлык бабай” үзәккә үткәч кенә, өйләргә таралышабыз. Кышын рәхәт: бәпкә саклыйсы да, бакчага сибү өчен көянтә-чиләк белән су ташыйсы да, бәрәңге, чөгендер эшкәртәсе, черкигә талата-талата җиләк җыясы да юк. Февраль айларында әнкәйләрнең: “Утын җитәрме икән?”, “Малларга азыкны каян аласы булыр?” дигән сүзләре колакка кергәли үзе. Ләкин безнең мәшәкать булмагач, ул сүзләр колакка ничек керә, шулай чыгып та китә. Безнең өчен дөньяның иң рәхәте саналган планнан тыш “каникуллар” кышын әле берничә тапкыр күзәтелә, аларның атнадан артып киткәннәре дә була иде. Салкыннарда көнгә өчәр яга иде әнкәй мичкә. Ул утын ничек җитсен ди?!
Кышның рәхәте салкын көннәрдә генә түгел, сихри матурлыгы белән дә әсир итә. Яңа яуган кардан соң көрт ерып йөрүдән дә тәм таптык. Көрт шундый тирән, итекне тартып ала да кала. Аны эзләп, куллар күшегеп бетә. Гөлфирә андый көннәрдә чаңгы тагып чыга, мин чаңгы яратмыйм. Кыш дәвамында берничә чаңгының “башына җитә” сеңлем. Әти аңа чаңгы сатып алып туеп бетә. Аптырагач, имән тактадан сунарчылар кия торган киң кыска чаңгы ясап бирде. Вәт рәхәтләнде сеңлем! Икенче бер “күңелсезлек” көтеп торган икән үзен. Бер көнне йокы аралаш кына әнкәйнең тавышын ишеттем:
– Сәгыйдулла, Гөлфирәбез тояк-итеген тишкән бит әле...
– Ярар, олтан салырбыз инде, чөй генә ясыйм да, – ди әти.
Әти көнен чөй юнып үткәрде. Аны каксаң, олтан теккән җеп озаккарак чыдый, янәсе. Төн утырып олтан салды әти. Гөлфирә икенче көнне “герой” булып йөрде. Кар да явып киткән. Яңа яуган кар өстенә баса, анда чалт итеп чөйләрдән эз төшә. Ул эзләрнең матурлыгы! Әти, бөтен осталыгын, күңел җылысын биреп, нык булсын дип тырышкан. Шул матурлыкны бетерергә кызганып, көне буе башкалар шуганны гына күзәтеп торды сеңлем. Икенче көнгә түземлеге бетте моның. Көн азагына итек чаңгыдан шәбрәк шуа иде инде. Кызарып пешеп өйгә кайтып кердек. Сеңлем, гадәттәгечә, бозланып каткан пәлтә итәген әнкәйгә күрсәтмәскә тырышып, туры аралыкка юл алмакчы иде дә, кулын ишек тоткасыннан ычкындыруы булды, бозга әйләнгән олтанлы итек аны, күз ачып йомганчы, түр тәрәзә янына ук “илтеп куйды”. Бер атнага да түзмәде олтан. Җепләре өзелеп “чәчәк атты”, кичкә берсе төшеп тә калды. Эләкте дә соң әтидән!
– Мин бу итек белән Мәскәүгә жәяү барып житә идем!
– Юк, Сәгыйдулла, син дә барып җитми идең Мәскәүгә. Ярар инде, ачуланма, уйнап калсын. Кыз бала бит, әле алда нинди язмыш көтә үзен?!
– Ярар, иртәнгә йон үлчәп кертеп куярсың, яңа итек басмый булмас...
Шулай итеп сеңлемә бер кышка ике пар яңа итек тия иде. Нинди генә хәлләрдә дә ачуланмады безне әнкәй.
– Кыз бала кунак кына ул, – ди иде.
...Интернет та юк, смс та язышмыйбыз. Тиз генә бер- беребезнең хәлен белеп кайтабыз, алдагы “эшләрне” дә шунда ук планлаштырабыз. Бер көн эчендә ничә төрле уен уйнарга өлгерәбез! Окоп казып, катып беткәнче шунда ятабыз. Анысы – “сугыш”лы уены. Кайбер хәрәмләшүчеләр сине эзләп тә тормый өйләренә кайтып китә. Ә син, тапканнарын көтеп, катып беткәнче ятасың окоп эчендә. Андыйларны яңадан уенга алу юк иде.
Без үскәндә мал абзарлары тәбәнәк, түбәсе саламнан иде. Кышын анда ярты метрлап кар ята, аста – бер метр ераклыкта гына – кар көрте. Вәт сикереп тә куябыз түбәдән! Иң өскә менеп, арт белән шуып төшәбез. Сөйләп, язып бетерерлек түгел андагы рәхәтлек. Рәхәт белән янәшә михнәте дә йөри бит әле аның. Бер-ике көн дигәндә лапас түбәсенең саламы бер якка күчеп, маллар безгә карап тора башлый. Бу – әтидән хәйран гына шелтә сүзе эләгүгә бер сәбәп. Ачуланса да, безнең рәхәт уеннарга киртә куймый иде әти. Түбә тишеген, юлда төшеп калган саламнарны җыйнаштырып булса да, ямаштыра иде. Күпме “этлекләр” эшләсәк тә, әтиләр, әнкәйләр түзде, яратып туя алмадылар үзебезне. “Аллага шөкер, исән-сау бит әле балалар, бала-чага уйнамый үсми инде ул” дигән фикер белән яшәделәр. Катып-өшеп йөрсәк тә, чирләмәдек.
Ул чорны бүгенге белән чагыштырам да хәйран калам. Балалар хәзер кайсы ел фасылының рәхәтен татый икән?! Язын-көзен – аяк асты пычрак дип, җәен – кояш сугудан куркып, сабыйларны өйдән дә чыгармыйлар. Кышны әйтәсе дә юк. 4-5 градус салкын да куркыта әти- әниләрне. Балалар бакчасына баручы сабыйларны карап торам: космонавтлар кебек киендергәннәр мескеннәрне. Калын-калын куртка-чалбар кигән сабыйлар көч-хәл белән хәрәкәтләнәләр. Синтепон тутырылган ул кием һава үткәрми, бала-чага тик торганда да тирләп чыга. Киеме юеш булгач, яфрак җиленнән дә чирләргә генә торалар. Их, бар иде заманалар!
Сәйдә Нәбиуллина.
Флүн Вилданов фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев