Реклама
Яңалыклар
Хәрби исәп өстәленә – 15 ел
8 апрельдә Хәрби комиссариат хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә.
Мөслим районы хәрби исәп өстәле төзелүгә быел 15 ел тулды. Мөслим авыл җирлеге башкарма комитеты каршында эшләүче оешмада Чулпан Шәймөхәмәтова һәм Гөлнара Хафизова хезмәт куя.
– Барлык оешмалар да хәрби бурычлылар исәбен алып барырга тиеш. Айга ике тапкыр эш бирүче безгә хәрби бурычлы хезмәткәрләре турында мәгълүмат тапшыра. Хезмәткәр өйләнсә, баласы туса, эш яисә яшәү урынын алыштырса, мәгълүматлар яңартыла, – ди Чулпан Шәймөхәмәтова.
Хәрби-исәп өстәле белгечләре гражданнарны хәрби исәпкә куюны гамәлгә ашырудан тыш, гражданнарның хәрби исәпкә алу документлары һәм хәрби комиссариатның хәрби исәпкә кую турындагы тамгалары булуын да тикшерә, беренчел исәпкә алу карточкаларын тутыра. Быел ел башыннан Мөслим авыл җирлегендәге 2005 елгы 47 егет беренчел исәпкә алынган. Язгы һәм көзге чакырылыш чорында яшүсмерләрне хәрби исәпкә беренчел кую эше аеруча актуальләшә. Хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле гражданнарны хәрби исәпкә алуның тулылыгын һәм вакытында үтәлешен тәэмин итү мөһим. Җирлегебездә хәрби бурычлы булган запастагы 2112 гражданин исәпләнә.
– Читтән безнең эш бик җайлы кебек тоелса да, үз авырлыгы да бар. Бигрәк тә повестка таратканда. Повестканы алырга теләмичә качып йөрүчеләр, ишекләрен ачмаучылар бар. Мөслим авыл җирлегендә яшәп тә, хәрби исәптә тормаган яки хәрби билеты булмаган гражданнар бар. Аларны ачыклау – шулай ук безнең өстә. Район хәрби комиссариаты таләбе белән без хәрби хезмәткә чакырылу турында хәбәр итәбез. Повестка тапшыргач, егетләрнең билгеләнгән вакытка хәрби комиссариатка килүләрен дә тәэмин итәргә тиешбез, – ди Гөлнара Хафизова.
Хәрби билет ул – хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле гражданның таныклыгы. Хәрби исәп өстәле кызлары хәрби хезмәттән качып йөрүчеләргә аңлату эшләрен дә алып бара.
Хәрби исәп өстәле район территориясендә урнашкан предприятие, учреждениеләрнең исәбен алып бара, беренчел исәп карточкаларының исәп мәгълүматларын хуҗалык китаплары, предприятие һәм учреждениеләрнең кадрлар бүлеге белгечләре белән чагыштыра. 1995нче елның 12 гыйнварында чыккан “Ветераннар турында”гы федераль закон нигезендә хәрби комиссариат сугышта һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларга, анда һәлак булганнарның гаиләләренә социаль ярдәм күрсәтү эшен дә алып бара.
Хәрби бурычлы ир-егетнең гамәлдәге законнар нигезендә армиядә хезмәт итәргә, кирәк икән, үз дәүләтен һәм халкын якларга тиешлеге турында еш ишетәбез. Җирлегебездә ил чиген сакларга теләүчеләр саны аз түгел. Бүгенге көндә Үзәк хәрби округында, Петербург, Мәскәү, Самара, Свердловск өлкәләрендә 42 егетебез хәрби хезмәт үтә.
– Язгы чакырылышта тагын 15 егет армия сафларына алыныр, дип көтәбез. Бүген егетләр медицина күзәтүе үтә. Быел язгы чакырылышта 80 егет медицина күзәтүе үтәргә тиеш. Контракт буенча хезмәт итү белән кызыксынучылар да байтак. Контракт буенча хәрби хезмәт үтү турында аңлату эшләре алып барыла. Яшьләргә патриотик тәрбия бирүдә хәрби исәп өстәле зур көч куя, кызлар тематик мәдәни-массакүләм чараларда да актив катнаша, – ди районның хәрби хезмәткә чакыру буенча резервтагы хәрби комиссиясе рәисе Илшат Яббаров.
Лилия Шәймиева.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев