Хәлләр шәптән түгел...
Җирлегебездә үпкә ялкынсынуы белән авыручылар саны арта. Җиде көн эчендә 53 кешегә “үпкә ялкынсынуы” диагнозы куелган, бер райондашыбызда коронавирус авыруы ачыкланган.
Ел башыннан районда 67 кешегә “Ковид-19” диагнозы куелган, шуларның 14е якты дөнья белән хушлашкан. “Якты дөньядан китүчеләрнең күбесе – пенсионерлар”, – ди табиблар. Яр Чаллы шәһәренең йогышлы авырулар хастаханәсендә җиде райондашыбыз ята. Район хастаханәсенең терапия бүлегендә 31 кеше дәвалана.
– Авыручыларның күбесе вакцинация ясатмаган. Прививка коронавирустан саклану өчен кирәк, шуны онытмагыз! – ди поликлиниканың йогышлы авырулар кабинеты шәфкать туташы Гөлнар Кәримова.
Моңа кадәр яңа төр авыру, беренче чиратта, өлкән яшьтәгеләрне һәм шикәр авырулы кешеләрне аяктан ега, ә яшь-җилкәнчек авыруны җиңел үткәрә, дип ышандык. Коронавирус балаларга йокмый, дигән фикерне дә күп ишетергә туры килде. Әмма бүген балалар арасында да авыручылар күп.
– Коронавирус таралган мәлдә балалар авыруны, өлкәннәр белән чагыштырганда, җиңелрәк кичерделәр. Галимнәр моны, балалар борынындагы лайлалы системаның җитәрлек дәрәҗәдә үсеш алмавы сәбәпле, вирусның берегә алмавына бәйләде. Балаларда “Ковид-19” ашказаны- эчәк тракты эшчәнлеге бозылуга охшаш симптомнар рәвешендә күренә. Шулай ук бизгәк тоту, ютәл һәм мускулларда авырту күзәтелергә мөмкин. Аерым риск төркеменә хроник авырулары булган һәм инвалид балалар керә, – ди районның баш табибы Данияр Якупов.
Табиблар 1 яшькә кадәрге балаларны да куркыныч янаган категориягә кертә, чөнки нәниләрнең иммун системасы аз үсеш алган.
– Районда вируслы пневмония белән авыручылар күп. Шуны күздә тотып, район хастаханәсендә йогышлы авырулар өчен 25 урын булдырылды. Август уртасыннан бүгенге көнгә кадәр 29 авыру дәваланды. Аларның күбесе кислород терапиясенә мохтаҗ. Көн саен 15ләп кешегә “үпкә ялкынсынуы” диагнозы куела. 2019 елга кадәр елына якынча 150- 200 кешедә үпкә ялкынсынуы ачыклана иде. Узган ел бу күрсәткеч 1 меңнән артып китте. Быел шушы вакытка кадәр 750 кешегә “пневмония” диагнозы куелды. “Ковид-19” авыруы барлыкка килгәнче, үпкә ялкынсынуы белән авыручы бер-ике кешегә генә кислород кирәк була иде. Бүген хастаханәнең терапия бүлегендә ятучы 31 авыруның 13е кислородка тоташтырылган, – ди поликлиниканың участок табибы Рамил Морзаханов.
Табиблар: “Авырудан котылу юлы бер – вакцинация”, – дигән фикердә. 27 сентябрьгә кадәр район хастаханәсендә коронавируска каршы 8100 доза вакцина ясалган. 17 сентябрь көнне (бер көн эчендә!) 61 райондашыбыз коронавируска каршы прививка ясаткан.
4 сентябрьдән район поликлиникасында гриппка каршы вакцина да ясала башлады. План буенча гриппка каршы вакцина 11250 кешегә ясалырга тиеш. 2900 дозада кайткан вакцинаның 2710сы ясалган. Шушы көннәрдә поликлиникага тагын 1500 данә “Ультрикс Квадри” вакцинасы кайтыр, дип көтелә. Коронавируска һәм гриппка каршы вакцина ясаткан очракта, ике вакцинация арасында төгәл бер ай вакыт үтәргә тиеш.
– Хастаханәнең балалар бүлегендә үпкә ялкынсынуы белән төрле яшьтәге биш бала ята. Чир беркемне дә аямый. Сәламәтлегегезгә битараф булмагыз! Поликлиникада коронавируска каршы ике төрле вакцина ясала. Өлкәннәр, нигәдер, “КовиВак” вакцинасын сорый. Тик бүген әлеге препаратны чыгаручы заводта модернизация бара. Алга таба бу төр вакцина да кайтыр, дип ышанабыз, – ди Данияр Якупов. – 60 яшьтән өлкән 5331 кешегә вакцина ясалырга тиеш. Бүгенгә өлкән яшьтәге 1908 райондашыбыз прививка ясаткан.
Лилия Шәймиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев