("Татар-информ", Фәрит Салихов). Ханты-Мансиның "Югра"сы КХЛның бу сезонында плей-оффта катнашу хокукын югалткан беренче команда булды.
Хәзер даими чемпионатта калган 10 уенны җиңү белән төгәлләсә дә, "Югра" Көнчыгыш конференциядә 8 нче урынга күтәрелә алмаячак.
"Югра" КХЛда уйнау тарихында ике мәртәбә генә плей-оффка уза алды.
Шунысы да игътибарга лаек: декабрь аенда "Югра" белән "Ак Барс" хоккейчылары капкачылар белән алышынды - Казаннан Тимур Билалов китте, Ханты-Мансидан Александр Шарыченков килде.
Нет комментариев