Әхлакый кыйммәтләр кечкенәдән салынсын
Үсеп килүче яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирү мәсьәләсе ата- аналарны, балалар бакчасы тәрбиячеләрен һәм мәктәп укытучыларын гына түгел, җитәкчеләрне һәм ил башлыкларын да уйландыра.
Бу атнада Мөслимдә “Тел. Милләт. Әхлак” темасы астында үткән чаралар да моңа ишарә. Башкаладан килгән татар зыялылары һәм дин әһелләре, ике көн дәвамында җирлегебездә булып, телебезне, милләтебезне саклау, иманлы яшь буын тәрбияләү өлкәсендәге проблемаларны чишү юлларын барлады, эшлекле фикерләре белән уртаклашты.
Балтач районы делегациясен дә ерак юлга шул ук миссия кузгаткан булып чыкты. Алар чәршәмбе көнне “Мәгариф учреждениеләрендә балаларга рухи-әхлакый тәрбия бирү буенча нәтиҗәле практикалар: тәҗрибә һәм инновацияләр” дигән семинар-киңәшмәдә катнаштылар. Чарага район мәктәпләре директорларының тәрбия эшләре буенча урынбасарлары да чакырылган иде.
Бала беренче чиратта әхлак тәрбиясен гаиләдә ала. Әти- әнисенең, әби-бабасының шәхси үрнәгендә, үгет- нәсыйхәтендә тәрбияләнүче балалар белән алга таба эшләү авыр түгелдер. Ләкин бүгенге ашыгыч заманда күп гаиләләрдә тәрбия мәcьәләсе арткы планга күчә кебек. Бигрәк тә яшь әти-әниләр баланың өс-башын бөтәйтү, тамагын тук итү ягын гына кайгырта. “Тәрбияне мәктәп бирергә тиеш” принцибы белән яши андыйлар. Ни кызганыч, арабызда тәртипсез тормыш рәвеше алып баручы уңышсыз гаиләләр дә юк түгел. Аларда бала кайгысы юк – үзләрен тәрбияләргә кирәк. Шулай итеп, әхлак тәрбиясе үзеннән- үзе мәгариф учреждениеләре, укытучылар җилкәсенә күчә. Соңгы елларда җирлегебездә рухи-әхлакый тәрбия бирү район мәгариф системасының игътибар үзәгенә куелды. Берничә ел дәвамында баручы “Тормыш дәресләре”нә “Әхлак дәресләре”нең кушылып китүе шуны дәлилли.
Әхлак дәресләре укыту программасына кертелсен
Семинар кунаклары Мөслим гимназиясендә районның иҗтимагый совет рәисе Рушат Солтанов алып барган “Рушат дәресләре”н карады, Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендә гендерлы укыту системасы белән танышты, әхлак дәресләрен тыңлады.
– Рушат Җәүдәтовичның ата-ана хакы темасына үткәргән ачык дәресе аеруча уңай фикер уятты. Балалар белән җанлы әңгәмә оештыруы, хәдисләр, Коръәннән аятьләр куллануы аеруча тәэсирле булды, – диде Балтач районы имам-мөхтәсибе ярдәмчесе Рамил хәзрәт Бикбаев.
Рамил хәзрәт мәктәпләрдә өстәмә белем бирү форматында барган әхлак дәресләрен укыту программасына кертү, аларны төп фәннәр белән бер дәрәҗәгә күтәрү ягында. Аның фикеренчә, бала мәктәпне тәмамлаганда үзенең хокукларын, үзенә ниләр тиешлеген, дәүләт тарафыннан аңа нинди гарантияләр бирелүен бик яхшы аңлап чыгып китә. Баланың җәмгыятькә нәрсә тиешлеген, бурычларын аңлавы һәм аларны гамәлдә куллануы да мөһим.
Бу уңайдан рим философы Луций Анней Сенеканың фикерен китерү урынлы булыр. “Гыйлемлелектә алга китеп тә, әхлак ягыннан артта калган кеше алга китүдән дә бигрәк артта калып яши”. Бу гыйбарәдән әхлак тәрбиясенең кеше һәм ахыр чиктә җәмгыять өчен ни дәрәҗәдә мөһимлеген аңларга була. Бала мәктәпне алтын медальгә тәмамлап та, әхлак ягы түбән икән, аның җәмгыятькә файдалы шәхес булып формалашуына шик туарга мөмкин. Бу вакытта инде “поезд узган” булуы ихтимал. Чөнки бала күңеленә игелек, тәрбиялелек, милли үзаң, якыннарыңа хөрмәт белән карау, туган илгә мәхәббәт кебек әхлакый орлыклар кечкенәдән салынганда җимеше татлы була.
Динсез тәрбия – тәрбиясезлек
Балтачта әхлак дәресләре укыту буенча өч ел дәвамында эксперимент алып барган Разия ханым Әхмәтҗанова (ул Балтач районының әхлак дәресләре укытучылары район берләшмәсен дә җитәкли) бала тәрбияләүдә дингә таянуларын билгеләп үтте.
– Гаилә, мәктәп, мәчет бергә эшләгәндә генә яхшы нәтиҗә булуына үз тәҗрибәбездә инандык. Балаларны гарәп графикасына, намаз укырга да өйрәтәбез. Моннан курыкмаска кирәк. Татар мәдәнияте нигезендә ислам дине, Коръән ятуын онытмыйк. Татар зыялылары исламлы, Коръәнле, намазлы булган. Күренекле галим Ризаэтдин Фәхретдиннең “Динсез тәрбия – тәрбиясезлек” дигән сүзләрен онытмыйк, – диде ул.
Балтач төбәгендә әхлак дәресләренә совет чорында да игътибар зур булган. Бүген әлеге дәресләр мәктәптән тыш эшләр үзәге тәкъдим иткән түләүле түгәрәкләр кысаларында атнага 4 сәгатьлек программа нигезендә өч еллык программа буенча укытыла икән. Әхлак дәресләрен нигездә лаеклы ялдагы укытучылар алып бара, алар иң элек дин гыйлеменә өйрәнгәннәр. Районда балалар арасында Коръән, намаз уку буенча бәйгеләр даими оештырыла. Аларда 360ар (!) бала катнаша икән.
Әйе, яшь буынны иманлы, тәүфыйклы итеп тәрбияләүдә ислам диненең роле – бәхәссез. Чөнки дин бервакытта да начарлыкка өйрәтми. Ислам әхлагы иманны ныгыта гына. Ә иманлы кешенең рухы да, сәламәтлеге дә ныклы була.
Семинарда эшлекле тәкъдимнәр дә җиткерелде. Әйтик, әхлак дәресләрен видеога төшереп, башкаларга да кулланма итү, ата-аналарга күрсәтү; әхлак дәресләрен мәктәпләрдә укыту программаларына кертү; тәрбия өлкәсендә укытучылар һәм дин әһелләренең кулга-кул тотынып эшләвенә ирешү һ.б.
– Соңгы елларда районның йөзен үзгәртү юнәлешендә күп эшләнде, заманча биналар калкып чыкты. Безгә бүген ул биналарның эчтәлеген, эшчәнлеген үзгәртү кирәк. Максатыбыз бер – бала күңеленә тәүфыйк, һидәят, иман нуры салу, рухи дөньясын үзгәртү. Рухыбыз, әхлагыбыз зәгыйфь икән, нинди генә бина, алтын манаралар күтәреп куйсаң да, файдасы булмаячак, – диде район башлыгы Рамил Муллин.
Әлфинур Ногманова.
Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев