Хикәя. Ләлилә
Расиха табиблар белән сөйләшкәч, кызны аерым палатага күчерделәр. Бу палатада ул бер төн ялгыз кунды
(Дәвамы. Башы 8, 15, 22 сентябрь
саннарында).
– Ни булды, апаем? – диде Зина апа, баланың күз яшьләренә чыланган йөзен күреп.
Барысы да Рәмиләне юатырга тотындылар: “Юләрләр күп инде дөньяда, игътибар итмә!” – диделәр. Һәрберсе үзе белән булган вакыйганы сөйләде. Күрше палатада кыз байтак вакыт утырды. Кинәт аның күңелен сызып, әнисенә тәрәзәдән кул болгарга онытканы исенә төште! Атылып бүлмәдән чыгып, тәрәзәгә капланды! Ә әнкәсе...Шул ук урында, тәрәзәгә карап басып тора. Рәмиләнең тамак төбенә ачы төер тыгылды, күзләрен кайнар яшь пәрдәсе каплады. Байтак вакыт үтсә дә, әнисе аны көткән, кайтып китмәгән! Кыз әнкәсенә кул изәде. Ана кире хастаханәгә керде.
– Ни булды, кызым?
– Әни, Таня янына көн дә егетләр җыела, миннән көләләр! Минем монда каласым килми! – дип еларга тотынды Рәмилә.
– Чыгып китәрләр алар, кызым! Сиңа терелеп бетәргә кирәк бит. Түз инде. Мине апайларың көтә, елап беткәннәрдер, кайтырга кирәк. Иртәгә килеп җитәрмен, яме, кызым. Расиханың күзләре яшьләнгән иде. Рәмилә аны бер кулы белән кочып алды:
– Әни, елама, ярар, түзәрмен, яме! Син елама гына!
Расиха табиблар белән сөйләшкәч, кызны аерым палатага күчерделәр. Бу палатада ул бер төн ялгыз кунды.
Бәйләм сумка
Күрше палатага кулы сынган бер кызны салдылар. Әниләре Рәмиләгә кабак төшләре, канны куертыр өчен шоколадлар, банка белән компотлар, әстерхан чикләвеге алып килә. Өйдә пешкән ризыктан өзмиләр. Сабый үзе кебек балаларга тартыла. Рәмилә дә ялгыз палатадагы кыз белән дуслашты. Аны үзенә алып килгән күчтәнәчләр белән сыйлый. Ул кыз янына әнисе бик сирәк килә. Килгәндә кибет ризыклары: коржик, кекс алып килә. Алар күпбалалы, авыр гаиләдән. Света белән вакыт тизрәк уза, өен, гаиләсен, бигрәк тә әбекәйне өзелеп сагынуын Рәмилә онытып тора. Ул Света белән генә түгел, палатада ятучы башкалар белән дә аралаша. Коридорның теге башында урнашкан 21нче палатада ятучы Римма исемле кыз янына да кереп йөри. Света да аңа ияреп әлеге палатага керә башлады. Тора-бара аны, кызганып, үз яннарына алдылар, ә Рәмиләне авыр җәрәхәтләр белән ятучылар янына күчерделәр. Авыруларга еш кына ярдәм күрсәтергә туры килә кызга, сораган әйберләрен алып бирә, илтеп куя. Палатадашлары төксерәк булып чыктылар, сөйләшергә яратмыйлар. Рәмилә вакытны күбрәк 21нче палатада уздыра башлады.
Палатада 4 кеше: ике Римма (берсе – минем дус кыз, икенчесе – олы апа), Римманың әнисе һәм Света. Римма апа бик матур итеп, ыргаклы энә белән сумка бәйли. Рәмилә, сокланып, аның бәйләгәнен күзәтә: “Эх, менә шулай бәйли белсәң иде ул! Әбиемә, әнкәемә шушындый матур сумкалар бәйләп бирер идем!” – дип, татлы уйларга бата.
Беркөнне Света, сумкасын сузып: “Менә миңа Римма апа нинди сумка бүләк итте!” – дип, бәйләм сумка белән мактанды. Рәмилә, дусты өчен шатланып: “Куанып тот, матур булган!” – диде.
Кич белән, җыелышып, кызыл почмакка чыгып утырдылар. Монда зур- зур гөлләр чәчәк атып утыра. Гөлләр авыруларның күңеленә бераз ямь өсти. Кызыл почмакта урнашкан диваннарда кемнәрдер китап укый, кемнәрдер бәйләм бәйли. 21нче палатаның китаплары бик күп. Ә Рәмиләгә китап булса, берни кирәкми, шул серле дөньяга кереп чума. Аларның өендә дә китаплар бик күп! Римма белән Света палатага кереп- чыгып йөрделәр. Алар Рәмиләне үзләре белән чакырдылар. Ләкин кызның укый башлаган китабыннан аерыласы килмәде.
Бермәлне палатаның ачык ишегеннән чәрелдәп кычкырган тавыш ишетелде: “Мою сумку украли! Мою сумку украли!” Бу Светаның тавышы иде.
Барысы да бүлмәгә йөгереп керделәр. Светаның сумкасы югалган булып чыкты. Барысы да аптырашта калдылар. Апаларның берсе Рәмиләгә мөрәҗәгать итеп:
–.Син күрмәдеңме соң, Рәмилә? – диде.
Кыз сумканы соңгы тапкыр кайда күргәнен искә төшерергә тырышып:
– Менә шушы тумбочка тоткасында эленеп тора иде ул... – диде.
Сумка табылмады. Рәмилә әкрен генә бер читкә барып утырды. Шулвакыт бөтен күзәнәкләре белән монда ятучыларның үзеннән шикләнгәннәрен тойды. Чөнки чит кешеләрдән бары ул гына бу палатага кереп йөри. Бәйләм сумкага соклануын белдерүче ул! Рәмиләгә палатадан чыгып китү дә читен тоелды, бөтен тәне белән куырылып утыра бирде. “Эх, тизрәк табылсын иде сумка! Башка беркайчан да бу палатага аяк басмас идем!” – дип уйлады ул. Тамак төбенә төер тыгылды, елыйсы килде...
Кинәт җыештыручы апа килеп керде. Ул апаның улы, фаҗигагә очрап, авыр тән җәрәхәтләре белән ята икән. Улы янында булыр өчен Кәримә апа хастаханәгә җыештыручы булып урнашкан. Кәримә апа җыештырырга керешкәнче, Рәмиләгә күз төшереп:
–.Нишләп бик боегып утырасың, бәбекәем? Ни булды? – диде.
Рәмилә Кәримә апага хәлне сөйләде. Башкалар да кушылды: “Аптырарсың, сумка энә түгел! Ничек югалырга мөмкин?!” –диештеләр. Апаларның кызга кырын күз белән караганнарын Кәримә апа да сизде:
– Туктагыз әле! Сизеп торам, күңелегез бу балага йөгерә! Кеше әйберсенә кагыла торган бала түгел ул! – диде.
Аның сүзләреннән Рәмиләгә рәхәт булып китте. “Каян белә микән бу апа минем турында?” – дип гаҗәпләнде.
– Сез ялгышмагыз, мин озак еллар интернатта балалар белән эшләдем. Кайсы баланың нинди икәнен бик яхшы беләм! – диде Кәримә апа.
Шуннан соң йомшак тавыш белән Светага эндәште:
– Әйдә әле, синең әйберләрең арасына кереп китмәде микән ялгыш? Карыйк әле яхшылап! – диде.
Светаның йөзенә канәгатьсезлек билгеләре чыкты. Ул теләр-теләмәс кенә тумбочкасыннан әйберләрен чыгарды. Шунда яшел төстәге бәйләм ыштан аяк кебек сузылды да куйды. Гамаж эченнән бөтереп тыгылган бәйләм сумка килеп чыкмасынмы!
– Менә бит, тыгып куйгансың да, тагын бәйләп бирүләрен телисең, – дип, ипләп кенә дәвам итте Кәримә апа. – Шуның аркасында бер гаепсез кешегә яла ягарга мөмкиннәр! Башка алай кыланма! – дип өстәде.
Светага бу тормыш дәресе сабак биргәнме, юкмы, әмма Рәмилә бу вакыйганы еш искә төшерә. Кешегә яла ягарга ярамаганын, кирәк вакытта үз-үзеңне яклый белергә кирәклеген дә бик яхшы аңлады ул.
Туганнары кебек күреп, якын иткән кешеләрнең үзе турында начар уйлауларын кичерә алмады Рәмилә. Күпме генә чакырсалар да, ул палатага яңадан аяк басмады...
Кайту
Авылдашы Зина апаның гипсын салдырдылар. Икенче гипсны аягын ял иттергәч салырга тиешләр. Шулвакыт Зина апа, уфтанып: “Их, аягымны юарга иде”, – диде. Бәби көткәнлектән аның корсагы бик зур, иелә алмый. Рәмиләнең дә, кулына куйган “көянтәне” алып, гипска катырганнар иде. “Әйдә, Зина апа! Икебездән бер кеше чыгар, аякларыңны юыйк!” – диде кыз. Зина апаны санитар бүлмәгә алып кереп, сыңар кулы белән алюмин табакка су алып, аякларын юды.
“Рәхмәт, Рәмилә апаем! Аякларым рәхәтләнеп китте!” – диде Зина апасы. Аңа карап кыз да шатланды. Икенче көнне аңа гипс салдылар.
Күп тә үтми Зина апаны чыгардылар. Бераздан Рәмиләгә дә җыенырга куштылар. Кызның шатлыгы эченә сыймады. Өен, саф һаваны шулкадәр сагынган иде ул! Тәрәзәдән күбәләк-күбәләк кар яуганын күзәтте. “Катлы-катлы ташлар арасында ничек яши микән бу шәһәр кешеләре?!” – дип уйлады. Туган авылы Мөслимнең җанга якын урамнарын, ишегалдын бизәгән агачларын күз алдына китерде.
Нурия Ләлилә апасын танымады. Ябыгып, агарып киткән, яңаклары эчкә баткан апасының хәрәкәтләре дә салмакланган. Күзләре дә шаян ялтырамый, әллә ничек моңсу, олысымак карый. Сеңлесе белән уйнамый да ул хәзер. Күбрәк бәйләм бәйләп утыра.
Мәктәптә дәресләрдән бик артта калды Рәмилә. Сыйныфташларын куып тота алыр микән? Кыз немец телен “су урынына эчә”, геометрияне бик ярата иде. Иптәшләре дә үзгәреп, үсеп киткән кебек. Алар аның тегелгән колагыннан, кәкерәеп төзәлгән кулыннан көлмәсләр микән?
Рәмилә икенче рәттә утырган Рөстәмнең үзенә еш караганын сизеп алды. Зәңгәр күзле, чибәр малай Рәмиләнең һәлакәттән калган кимчелекләрен күзәтәме әллә? Рәмилә аңа усал итеп карады. Карашлары очрашты. Рөстәм көлеп яки гаҗәпләнеп түгел, әллә ничек җылы, ягымлы итеп карый иде. Рәмиләгә бу караштан рәхәт булып китте.
Тәнәфестә Рөстәм Рәмилә янына килде. Рәмиләнең укып утырган китабын алды да читкә йөгерде. Рәмилә линейкасын эләктерде дә аның артыннан чапты:
– Бир! Бир, дип әйтәм! Бирмәсәң, эләгә!
– Куып тот башта!
Шулвакыт сыйныф ишегеннән Нурия сеңлесе башын тыкты.
– Ләлилә апа! Шакмаклы дәфтәрең артык түгелме? – дип кычкырды.
Малайлар аннан дәррәү көлделәр. Рәмилә кып-кызыл булды. Өйгә кайткач, Рәмилә Нуриягә йомшак кына итеп:
– Апаем, син миңа бүтән Ләлилә дип дәшмә инде. Ярыймы? Алайса малайлар миннән көлә, – диде.
Нурияга апасына “Рәмилә апа” дип дәшүе кыенрак булды. Ләкин аның Ләлилә апасы хастаханәдән, үзгәреп, Рәмилә апага әйләнеп кайтты шул...
Йолдыз Зәкиева.
Мөслим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев