Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Яңалыклар

Хикәя. Ләлилә

Аңа иярсәң, бик тиз генә бара торган җиреңә барып җитә алмавың көн кебек ачык! Урамда очраган һәр кеше аңа – таныш!

Авызы ерылган, битләрен сөйкемле чокырайтып, һәркемгә дәшә:

– Саумы, Шамил абый! Хәлләрең әйбәт кенәме?

– Аллаһка шөкер, Рәмилә апаем! Үзеңнеке?

Шамил абый дигәне сәпитеннән төшеп, байтак вакыт Рәмилә апа белән сөйләшеп тора. Очраган берсе Рәмилә апа яныннан елмайган килеш юлларын дәвам итәләр.

Мин бу юлның озынлыгыннан авыр сулап:

– Бөтен кешегә дә эндәшми генә бара аласыңмы син, Рәмилә апа? – дим.

– Юк инде, апаем! Ничек таныш кешегә эндәшми генә узып китәсең ди? – ди Рәмилә апа, кет-кет көлеп. Үзенең төймә кебек түгәрәк, кара- коңгырт күзләрендә шулхәтле күп танышлары булуга чиксез горурлану хисләре ярылып ята.

– Бөтен кешенең дә хәлен белә башласаң, бер гомер җитмәс! – дип, мин ризасызлыгымны белдереп куям.

Юк, мин аңлап бетерә алмыйм Рәмилә апаның холкын! Менә кичә үзенә нахак бәла яккан Гөлчәчәккә бер дистә йомырка биреп чыгарган. Бушка! “Балаларын жәлләдем!” – ди. Үзенә начарлык эшләгәннәрен бик тиз оныта ул шулай. Оныта гынамы, берни булмагандай, кояштай балкып елмая! Хәлләрен сораша, кирәк булса, ярдәм кулы да суза әле!

– Ничек шуңа елмаеп эндәшә аласың? Оныттың әллә үзеңә нинди әшәкелек кылганын? – дидем Рәмилә апага.

– Ә-ә, аны әйтәсең икән! – дип кеткелди апам тагын. – Кыска гына гомердә кемнәргәдер үпкә саклап яшәсәң! Ә гомер ул – кыл өстендә генә, апаем...

Фаҗига

Иртән Рәмилә ашыга-ашыга мәктәпкә әзерләнде. Кып-кызыл пионер галстугын тиз генә юешләп, үтүкләргә тотынды. Шул вакыт абыйсы Рамилнең дә бөгәрләнгән галстугына күзе төште. Ул аны шул килеш тагып маташа!

– Кая, бир әле! Үтүкләп бирәм. Мине хурлыкка калдырып йөрмәле!

– Ни булган инде? Бер дигән галстук! – дип, абыйсы сеңлесе белән тарткалашып алды.

– Менә линейкада чыгарып бастырсалар, “шапшак” дип исем кушсалар, белерсең әле!

Рамил сеңлесенең сүзләренә каршы тора алмады, ахырда биреште.

– Мә! Пысих! – дип, галстугын ыргытты.

Үтүк “чыжж” итеп юеш галстук өстеннән “йөзә”. Үтүк үткән җир кибеп, ачыграк төскә керә. Кыз, күтәрелеп, аркасына букча асып азапланган сеңлесе Нуриягә күз салды:

– Китап-дәфтәрләреңне әйбәтләп тутырдыңмы?

– Әйе, Ләлилә апа!

Нурия “р” авазын әйтергә күптән өйрәнсә дә, кечкенә чагындагы гадәтеннән аерыла алмыйча, апасын “Ләлилә апа” дип йөртә. “Ләлилә апа” аның өчен кайбер кешеләрнең “Алма апа”, “Чибәр апа” дип, кечкенә вакытта апаларына, туганнарына кушкан исемнәргә бәрабәр. Аның шулай дип дәшүе Рәмиләнең күңелендә үтә якынлык, ярату хисләре уята.

– Кызым, бүлнискә барасым бар. Башым әйләнә, бүлнискә хәтлек кенә озата бар әле, – диде шулвакыт якын әбисе, Рәмилә янына килеп.

Кыз, стенадагы сәгатькә күз салып:

– И-и әбекәй... Ничек бүлнискә хәтле озатыйм?! Безгә бит соңга калырга ярамый! Соңга калган кешене язып баралар бит! Аннан линейкада кеше алдына чыгарып сүгәләр! – диде, ни эшләргә дә белмичә.

– Ярар алайса, кызым... Үзем ничек тә барып җитәрмен. Әйе, соңга калу яхшы булмас...

Урамда Рәмиләне иптәш кызы Вәсилә көтеп тора иде. Алар бергәләп мәктәпкә чаптылар.

Рәмилә юлны чыкканда ажгырып килгән автобусны да күрмәде, Вәсиләнең аңа ачыргаланып кычкырганын да ишетмәде. Дөньяның асты-өскә әйләнде, кыз караңгылыкка чумды... Ул үзенең гәүдәсен, кул-аякларын тоймый башлады. Куркыныч саташуларыннан аерылып, чынбарлыкка әйләнеп кайткач, хастаханәнең ак стеналарын, әнисенең борчылган, кызарган күзләрен күрде...Әнисенең тагын шул аклыкта эреп юкка чыгуын теләмичә, телен көчкә әйләндереп авырлык белән дәште:

– Әни! Мин үләчәкменме? Мин Румия апа кебек үләчәкменме?

Менә тагын Румия апасының ак урын-җир өстендә сулыш ала алмый интегеп ятуы күз алдына килеп басты... Аннан аны зиратта күмделәр... Рәмилә сулыгып-сулыгып елый башлады... Әнисенең сеңлесенә бары ундүрт яшь кенә иде бит! Нигә үлде ул?! Шуннан соң... Рәмиләгә дә кабер казый башладылар... Саташып күпме яткандыр, үзен үлә дип саклаганнарын, өзелгән колагын юып, теккәннәрен, сынган кулына гипс салганнарын – берсен дә белмәде кыз.

(Ахыры бар).

Йолдыз Зәкиева.

Мөслим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама