Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Яңалыклар

Хезмәттә үткән гомер

Аларның буыны – балачактан эшкә җигелеп, гомер буе колхозда тырыш хезмәт куйган буын.

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм авыл хуҗалыгы үсешенә керткән өлеше өчен Исәнсеф авылын­да яшәүче Габдрәшит Хөсәенов Татарстан Ре­спубликасы Министрлар кабинетының Рәхмәтенә лаек булды.

Хезмәт ветеранына хөкүмәт бүләген район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов тапшырды. Ул шулай ук юбилярга түбәтәй бүләк итте һәм күчтәнәчле пакет та бирде.

– Шундый зур бүләккә лаек булуыгыз белән кот­лыйм сезне. Бу – сезнең фидакарь хезмәтегезгә лаеклы бәя, – диде рай­он башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов, ветеран­ны котлап.

Шушы кө н н ә рдә Габдрәшит ага 85 яшь­лек юбилеен билгеләп үткән. Хезмәт юлын ту­ган авылы, туган колхо­зы белән бәйләгән эшсөяр кешеләрнең берсе ул.

– Бригадир бәрәңге күмәргә кушты. Бик әйбәтләп башкарып чык­тым бу эшне. Атлар да кара­дым. Хуҗалыкта атлар бик күп иде ул чорда. Бу эшне дә яратып эшләдем. Аннан соң дуңгызчылык ферма­сына килдем. Анда терлек­че булып 41 ел эшләдем. Бөтен эшне алып барасың, дип мактый иде хуҗалык рәисе Мирхаҗиан Сәлахов. Коллективыбыз тату бул­ды, бик рәхәт эшләдек. Әле пенсиягә чыккач та байтак еллар ташламадым яраткан эшемне, – дип искә алды юбиляр хезмәт чорын. – Хезмәтемне күргәннәре, бәяләгәннәре өчен рәхмәт.

– Ул чорлард а терлекчелектә күпчелек эш кул көче белән башка­рылды. Терлекчегә бөтен гаиләсе ярдәм иткән ча­клар да булды. Вәсимә апа да Габдрәшит абыйга авыр хезмәтендә булышырга вакыт тапты. Хөсәеновлар – нык тырыш гаилә, – ди Исәнсеф авыл җирлеге башлыгы Иршат Салихов.

Вәсимә апа тормыштан да, тормыш юлдашыннан да бик канәгать.

– Әйбәт яшәдек. Каена­нам да әйбәт булды. Бер ул, бер кыз үстердек, хәзер аларның тәрбиясен тоеп гомер итәбез, – ди ул.

– Әтиебез ятимлек ачы­сын да тойган – аңа си­гез яшь булганда әтисе үлгән. Әтиебез 13 яшеннән колхозда эшли башла­ган. Әти-әниебез туга­ным Алис белән мине дә үз үрнәкләрендә тәрбияләделәр, безнең б а л а л а р н ы яр а ­тып үс т е рештеләр, инде оныкчыклары­на куанып яшиләр, – ди Хөсәеновларның кызлары Ләйсән.

Габдрәшит аганы туган көне һәм зур бүләк алуы белән район ветераннар со­веты рәисе Илгиз Низамов һәм юбилярның чордашы, дусты – җирлек ветеранна­ры җитәкчесе Мөҗәһидан Мортазин да тәбрикләде.

– Дус-тату яшәдек һәм эшләдек. Хәзер дә бер- беребезнең хәлен белешеп торабыз. Алга таба да исән- имин булырга язсын, – ди Мөҗәһидан ага.

Вәсимә апа белән Габдрәшит ага Хөсәеновлар 59 ел бергә гомер итәләр. Аларга әле бик күп еллар балалары, онык-оныкчы­клары кадер-хөрмәтендә яшәргә язсын.

Мөнирә Арсланова.

Динар Минһаҗев фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама