Хезмәтебез киңкырлы
"Техник инвентарьлаштыру бюросы” дәүләт унитар предприятиесенә, халык телендәгечә әйтсәк, БТИга йомышы төшмәгән кеше юктыр бүген. Әлеге оешма халыкка нинди хезмәтләр күрсәтә, хезмәткәрләр эш процессында нинди проблемалар белән очраша? Әлеге һәм башка сорауларга “Техник инвентаризация бюросы” дәүләт унитар предприятиесенең Мөслим бүлекчәсе җитәкчесе Илһам Садриев җавап бирә.
– Илһам Фирдәвесович, иң элек оешмагыз һәм хезмәткәрләрегез белән таныштырсагыз иде.
– Бүгенге көндә республиканың техник инвентарьлаштыру бюросы составына Әлмәт, Нурлат, Яр Чаллы шәһәрләрендәге өч районара филиал һәм районнарда урнашкан 42 бүлекчә керә. Безнең Мөслим бүлекчәсе Әлмәт филиалына карый. Бүлекчәдә дүрт кеше хезмәт куя. Эшчәнлегебенең төрләрен арттыру, хезмәтләрне үзвакытында һәм сыйфатлы башкару максатында агымдагы елның июль аенда бер кеше эшкә алынды.
– Бүлекчә эшчәнлеге нидән гыйбарәт?
– Әйтергә кирәк, эшчәнлегебез киңкырлы. Күчемсез милек объектларына техник инвентарьлаштыру үткәрәбез һәм техник паспорт, планнар эшлибез. Моннан тыш җир биләмәләрен ызанлыйбыз, җир документларына, фатирга үзгәреш кертү, эскиз проекты, мирас рәсмиләштерү өчен һәм башка максатларда күчемсез милек объектларына базардагы бәяләр турында отчетлар әзерлибез. Газ хезмәте һәм җылылык челтәрләре предприятиеләре өчен объектларның мәйданнары турында техпаспорт, торак шартларын яхшырту буенча чиратка басу өчен торакның тузганлыгы турында белешмә бирү дә безнең вазыйфага керә. Шул ук вакытта шәхси объектларны теркәү буенча ярдәм күрсәтү, төрле алыш-бирешләр өчен проект килешүләре төзү, архивтан белешмәләр бирү буенча да хезмәт күрсәтәбез. Суд приставлары, арбитраж идарә, хокук саклау органнары һәм суд, салым органнары мөрәҗәгатьләрен үтәргә дә вакыт табабыз. Кыскасы, безнең оешмага йомышы төшкәннәргә берьюлы күп кенә хезмәтләрдән файдалану мөмкинлеге бар.
– Архив белешмәләре дигәннән сезнең үз архивыгыз бар дип аңларга кирәктер.
– Әйе, техник инвентарьлаштыру бюросы Мөслим бүлекчәсенең үз архив базасы бар. Бүгенге көндә бүлекчәдә 11 мең 222 күчемсез милек турындагы архив белешмәсе саклана. Объектларның мондый беренчел документлары суд эзләнүләрендә, мирас эшләрендә нигез булып тора. Мәгълүматларны дәүләт власте һәм җирле үзидарә органнары үз эшендә иркен куллана. Милекчеләр мөрәҗәгате буенча да архивтан белешмәләр бирәбез.
– Илһам Фирдәвесович, бүлекчә хезмәтенең масштабын күрсәтүче кайбер саннарга да тукталсагыз иде.
– Узган ел, мәсәлән, физик һәм юридик затлар белән 1181 килешү төзелде. 154 техник паспорт, 139 техник план, 236 ызанлау планы, 18 эскиз проекты, 92 белешмә, 38 риэлтор хезмәте һәм 504 башка төрлек хезмәт күрстәтелде. Болардан тыш дәүләт контракты нигезендә 25 километрдан артык суүткәргеч һәм газ белән тәэмин итү линияләренә инвентарьлаштыру һәм кадастр теркәве үткәрелде, капиталь төзекләндерүдән соң күпфатирлы 6 йортка инвентарьлаштыру уздырылды. Шул рәвешле Мөслим бүлекчәсенен кереме 3 млн 139 мең сум тәшкил итте.
Районда торак йортлар төзелеше актив дәвам итә. Узган ел 8 мең квадрат метрдан артык мәйданда йорт файдалануга тапшырылды. Безнең бүлекчә аларны инвентарьлаштырып, кадастр теркәве үткәрде. Район Башкарма комитеты, авыл җирлеге белән берлектә, төзелеш объектларын исәпкә алып, төзелеп бетеп тә рәсмиләштерелмәгән йортларны ачыкладык. Узган ел гына да шул рәвешле 18 йорт кадастр учетына куелды. Бигрәк тә авыл җирлекләрендә яшәүчеләр йортларына өстәп салынган янкормаларын рәсмиләштерергә ашыкмый.
Соңгы елларда районда күпфатирлы йортлар ишегалларын төзекләндерү бара. Проект-смета документларын эшләү өчен аларга да инвентарьлаштыру үткәрү сорала. Бүгенге көндә 12 ишегалдының техник паспортлары эшләнде.
– Сезгә мөрәҗәгать итү өчен заманча технологияләрдән файдалану мөмкинлеге дә бар дип беләбез.
– Әйе, БТИ күрсәткән хезмәтләргә электрон почта буенча гариза бирү – иң отышлы алым. Йомышны интернет аша да үтәргә була. Болай эшләгәндә, документларны алганда гына БТИга үзеңә килергә кирәк. Үзең Мөслимдә яшәп, милкең башка шәһәрдә булганда, анда бармыйча оешма аша гына да эш итәргә була. Гомумән, хезмәтләр турындагы мәгълүматны БТИ сайтыннан алырга мөмкин.
Әңгәмәдәш – Әлфинур Ногманова.
Фото-Pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев