Хезмәт тәме
Мәктәп – укучыларның сәләтен, аларның мөмкинлекләрен ачу урыны. Укытучы, дәрестән тыш чараларга тартып, балаларның мөмкинлекләрен ачарга ярдәм итә. Укучының фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашуы, шигырьләр иҗат итүе, яттан шигырь сөйләве, мәктәптә үткәрелгән бәйрәмдә активлыгы – һәммәсе дә сәләтне ачуга ярдәм итүче чаралар булып тора.
Театр түгәрәге – сәләтле балаларны барлау, аларның иҗади фикер йөртүен үстерү буенча дәрестән тыш эшләрнең иң нәтиҗәле формаларыннан берсе. Туган телебез искиткеч бай, матур, аһәңле. Аның бөтенлеген, сәнгатьле сурәтләү чараларының үзенчәлекләрен драма әсәрләрен өйрәнеп, уйнап караганда танып була. Мәктәбебездә сәнгатьне сөюче балалар бик күп. Театр түгәрәге дә күп еллар алып барыла. Театр сөюче балаларны сайлап алып, аларның теләк-хыялларын истә тотып эшләү уңышлы башкарыла. Түгәрәктә сәхнә серләренә төшенү, тамашачылар алдында үзеңне тотарга өйрәнү бурычлары куела. Соңгы елларда укучылар белән Нурихан Фәттахның “Энҗеле үрдәк” әкият-тамашасын сәхнәләштердек. Укучылар Нияз Нургалиев, Динар Шәймөхәммәтов, Зәйнәп Сабитова, Гүзәл Замалова, Нәфис Шәймәрданов рольгә кереп, бик үзенчәлекле итеп уйнадылар. Балаларның ханнар яшәгән вакытны ача алулары кызыклы булды. Әлеге спектакль белән Туфан Миңнуллин исемендәге VI республикакүләм фәнни- гамәли конференциядә призёр булдык.
Укучыларыбыз Азалия Вәлиева, Адилә Галимова, Зөлфия Хафизова, Ландыш Сабирова, Илназ Морзаханов, Анжелла Кинарская, Рәзилә Нуретдинова, Камилә Минһаҗева Фоат Садриевның “Ягез әле, кызлар” әсәреннән өзек сәхнәләштерде. Нәтиҗәдә “Театр театр инде” дип аталган VII республикакүләм конкурсында призёр булдылар. Укучыларыбыз мөмкинлекләрен тулысынча күрсәтә белә димәк. Хезмәтнең нәтиҗәсе бар!
Миргазиян Юнысның “Шәмдәлләрдә генә утлар яна” әсәреннән өзек сайлап, балалар белән шуны өйрәндек. Бу өзекне сәхнәләштерүдә Азалия Хафизова, Зәйнәп Юлдашева да катнашты. Азалия мөнәҗәтләрне бик матур җырлавы белән таң калдырды. Азалия башкаруында мөнәҗәтне “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә функциональ грамоталылык формалаштыру һәм универсаль уку гамәлләрен бәяләү” дип аталган методик семинарда да күрсәттек. Телчеләр яшь артистларга югары бәя бирде.
Театр түгәрәгенә йөрүчеләр белән шөгыльләнгәндә укучыларны балалар шагыйрьләре, аларның әсәрләре белән тирәнрәк таныштыру, китапка мәхәббәт уяту максатын да алга куябыз. Укучылар шигырьләр, чәчмә әсәрләр, мәсәлләр укырга өйрәнеп, аны сәхнәдә күрә, тыңлый, ишетә белү күнекмәләрен үстерәләр. Түгәрәккә йөрүче укучылар югарыда күрсәтелгән белем һәм күнекмәләрне камилләштерә, татар теле, әдәбияты, рәсем, җыр сәнгате, уеннар һәм сәхнә әсәрләре бәйләнештә бирелә. Дәресләр халкыбызның гореф-гадәтләрен, әдәбиятын, мәдәниятен өйрәнүгә нигезләнә. Сәнгатьле сөйләм формалаштырганда балаларга белемне эшкәртү һәм үз карашларын билгеләү мөмкинлеге дә бирелә. Моның өчен театрлаштырган шөгыльләр әйбәт чара булып тора. Алар әхлак тәрбиясе бирергә, коммуникатив шәхес формалаштырырга, күзалларга, фантазия, инициатива күрсәтергә, фикер йөртергә ярдәм итә. Театрлаштырган шөгыльләр аша балалар әйләнә-тирә белән таныша, яңа хисләр, белем- күнекмәләр, зәвык һәм әхлак тәрбиясе ала.
Яшь буынны халкыбыз традицияләре үрнәгендә тәрбияләү – мөһим бурычларның берсе. Үз теленә, милләтенә, мәдәниятенә хөрмәт белән караучы бала башка милләт вәкилләрен, аларның гореф-гадәтләрен дә ихтирам итәчәк.
Гөлчәчәк Даутова,Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе укытучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев