Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хезмәт күрсәтү төрләре арта

“Өлкән буын” региональ проектын тормышка ашыру кысаларында реализацияләнүче “Демография” милли проектын гамәлгә ашыру максатында районның социаль яклау органнары тарафыннан инвалидларга һәм өлкән буынга дәвамлы ярдәм күрсәтү системасын булдыру буенча төрле чаралар үткәрелә. Болар хакында тулырак – халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры вазыйфаларын башкаручы Гөлзирә Сәлахова белән әңгәмәдә.

– Гөлзирә Азатовна, бүгенге көндә үзәк эшчәнлегендә өстенлек нидә? 
– Бүген тәрбиягә һәм карауга мохтаҗ гражданнарны үзләре күнеккән мохиттә сыйфатлы һәм озаграк яшәтүгә мөмкинлек бирүче социаль хезмәт төрләрен арттыруга өстенлек бирелә. Комплекслы үзәктә әлеге категория гражданнарга консультатив, юридик һәм психологик ярдәм дә күрсәтелә. Бу өлкәдә эшләүче белгечләребез авыр тормыш ситуациясендә калучыларны тыңларга, аларга ярдәм күрсәтергә һәрвакыт әзер. Хәрәкәт мөмкинлеге чикләнгәннәр һәм үзәккә килергә авырыксынучылар, белгечләрне өйләренә чакыртып, мобиль бригада хезмәтеннән файдалана ала. Мобиль бригада составында психолог, юристконсульт һәм социаль хезмәт буенча белгеч бар.
– Районда   социаль   хезмәткәрләрдән ярдәм алучылар күпме?
– Өйләргә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә барлыгы 227 өлкән кеше һәм инвалид исәптә тора. Аларның 76 сы – инвалид, 53е – тыл ветераны. Бу тармакта барлыгы 46 социаль хезмәткәр эшли. Хезмәткәрләребез аларга, өй шартларында көндәлек социаль-көнкүреш хезмәтләр күрсәтүдән тыш, көзге уңышны җыеп урнаштыруда, бакчадагы башка эшләрдә булыштылар, йорт-фатирларын кышкы чорга әзерләделәр. 
– “Демография” милли проекты кысаларында нинди чараларны тормышка ашыру планлаштырыла?
– Аерым алганда, белгечләрне өлкәннәргә хезмәт күрсәтүгә өйрәтү, җиһаз-җайланмалар сатып алу, социаль хезмәттән файдаланучыларга тернәкләндерү мохите тудыру кебек чаралар эшләнә. “Тәрбия мәктәбе”, “Тәрбиягә алган гаилә”, “Караучы” (“Сиделка”) кебек яңа технологияләрне кулланышка кертү дә бара. 
– Гөлзирә Азатовна, өлкәннәрне гаиләләргә тәрбиягә бирүгә аерым тукталсагыз иде.
– Ялгыз яшәүче өлкән кешене гаиләгә тәрбиягә алу – социаль хезмәт күрсәтүнең аерым төре. Ул ялгыз өлкән кешегә яңа гаилә шартларында психологик тернәкләндерү үткәрү, социаль-көнкүреш хезмәте күрсәтүне тормышка ашыруга юнәлдерелгән. Шуңа игътибар итәргә кирәк: ялгыз өлкәннәргә ярдәм түләүле нигездә күрсәтелә. Кагыйдә буларак, өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә җирле дәүләт органнарыннан даими бирелүче махсус социаль түләүләр ала. Безнең районда андый гаилә 2017нче елның 15 маенда төзелгән иде. Ай саен уздырылучы контроль тикшерүләр әлеге гаиләдәге апаның тәрбиядә булуын, яшәү шартларының яхшы икәнен күрсәтә.
– Яңа технологияләр арасында авыру кешене караучы хезмәте дип аталган юнәлеш – “Караучы” дигәнен дә исемләгән идегез. Алар нинди нигездә хезмәт күрсәтә?
– Беркемгә дә сер түгел: урын өстендә ятучыларга, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгәннәргә тиешле тәрбия, карау кирәк. Аларның үзләре яшәгән мохиттән аерыласы килми. Кызганычка каршы, туганнары, балалары мондый шартларны тудыра алмаска мөмкин. Бер туганы яки якыны булмаган ялгыз яшәүчеләр дә бар бит әле. Озак вакытлар урын өстендә ятучы хаста яки авыр чир белән интегүчеләр яшәгән гаиләдәге социаль киеренкелекне киметүдә дә социаль караучы хезмәтенең роле зур, дияр идем. Социаль караучы хезмәтенә бүгенге җәмгыятьтә ихтыяҗ аеруча зур. Ул өстәмә хезмәтләр исемлегенә кертелгән, димәк, социаль караучы хезмәте – түләүле. Ул урын өстендә ятучы туганнарын теге яки бу сәбәп аркасында карый алмаучы гаиләләрнең финанс хәленә тулысынча туры килә алырлык.
Әңгәмәдәш – Әлфинур Ногманова.

Фото – “Мөслим-информ” архивыннан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев