Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хатын-кыз эчкечелеге

Соңгы ун елда Россиядә хатын-кызлар арасында эчкечелеккә сабышучылар саны арта. Андыйларның уртача яше 20-25 яшь тәшкил итә. 

Еш кына ялгыз (тол, аерылган), якыннарын (балаларын) югалткан хатын-кызлар эчүгә сабыша. Гаиләсе хакына эше, карьерасы турында онытып, балалары үсеп, ире эштән кайтып кермәгән хуҗабикәләр дә бу чирне тиз эләктерә. Хисчәнрәк булу сәбәпле, хатын-кыз кайгыга тиз бирешә, алар яклауга һәм хәлгә керүгә аеруча мохтаҗ. Ярдәмгә килүче булмаса, таянычны алкогольдә табалар. 
Сәер булса да, үз-үзенә ышанган бизнес-вуменнар да эчкечелектән интегергә мөмкин. Һөнәри эшчәнлекләре гаилә корудан аерган хатын-кызлар еш кына ялгызлыкка дучар. Моннан тыш, депрессия дә бу авыруның сәбәбе булырга мөмкин. Барысы да бар, әмма комфорт юк. Начар уйлар яшәргә комачаулый. Мондый сюжет еш кына климакс фонында үсеш ала. 
Иң аянычлысы шул: эчүчелекнең үсеше азалкогольле эчемлек – сыраны актив рекламалау фонында бара. Чөнки сыра – һәркем, хәтта укучылар һәм студентлар да алырлык бәядә. 14-18 яшьлек кызлар көн дәвамында берничә шешә сыра эчәргә мөмкин. Ә бит бер шешә сыра да (5 процент алкогольле) организмга 60 мл аракы кебек тәэсир итә. Баллы, барлыкка килүе билгесез булган һәм су кушылган алкогольле газлы эчемлекләр даими кулланганда шулай ук бәйлелеккә китерергә мөмкин. 
Эчүчелек белән эчкечелек 
нәрсәсе белән аерыла соң? 
Эчүчелек – тотрыклы рәвештә спиртлы эчемлекләр белән мавыгу. Эчүче кеше берәр эш белән мәшгуль булганда, ул алкогольсез дә яши ала. Эчкечелек – хроник авыру. Авыру кешенең даими рәвештә спиртлы эчемлекләр эчәсе килә. Авыруның организмы психологик һәм башка үзгәрешләр кичерә. Алкоголикны бару тик эчү генә кызыксындыра. Ул эшләү, уку сәләтен югалта, әхлакый яктан үз-үзен контрольдә тота алмый. 
Үзләрен контрольдә тота алмаучы эчүчеләр эчкечегә әйләнә. Ир-атларда бу процесс дистә елларга сузылырга мөмкин. Хатын-кызның алкоголь белән мавыгуы бик тиз арада эчкечелеккә әверелүе белән куркыныч. 
Билгеләре 
Эчүче хатын-кыз үз яшенә караганда шактый өлкән күренә (йөзе шешенгән, күз төпләре салынып төшкән). Ул тупас, кискен тавыш белән сөйләшә, җыйнаксыз. Эчкечелек белән авыручы ялганларга һәвәс, тупас, бик тиз кызып китүчән, үз-үзен генә кайгырта, гаиләсе турында уйламый. 
Дәвалау 
Эчкечелекне бик озак, җитди һәм наркологлар ярдәме белән дәваларга кирәк. Иң төп кыенлык шунда – хатын-кыз үзе, белгечтән ярдәм сорап, бик сирәк мөрәҗәгать итә. Чөнки ахырга кадәр әйләнә-тирәдәгеләрдән үзенең эчүчелеккә һәвәслеген яшерергә омтыла. Ә ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр, алкоголь бәйлелегеннән котылып кына калмыйча, тормыштан тәм табып яши башлыйлар. Теләк булганда проблеманы хәл итеп була. 
Киңәшләр 
Борчуларыгызны белгечләр белән уртаклашыгыз. Нәселегездә эчүчеләр булса (аеруча ир-атлар) алкоголь белән сак булырга, үз-үзеңне контрольдә тотарга тырышырга кирәк. 
Дәвалауга комплекслы килү шарт. Хатын-кыз эчкечелеген дәвалау соматоневрологик бозылуларны (бавыр, бөерләр, йөрәкнең алкогольдән зыян күрүен) дәвалауга һәм эчкечелеккә һәвәслек белән көрәшүгә юнәлтелгән. Бу максатта фармакотерапия һәм психотерапия файдаланыла. Дәвалау-тернәкләндерү чоры шактый дәвамлы икәнен истә тотарга кирәк. 
Медицина профилактикасы 
республика үзәге. 
Русчадан Мөнирә Арсланова тәрҗемәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев