Хатлар укыганда. Яшьләр – авыл киләчәге
Усаклык 90 ел элек 250 гектар җире белән Мари Бүләр авылыннан бүленеп чыга. Башта – 5 йорт, аннан 55кә җитә.
Усаклык 90 ел элек 250 гектар җире белән Мари Бүләр авылыннан бүленеп чыга. Башта – 5 йорт, аннан 55кә җитә. Бар көчләрен куеп, күмәк хуҗалык төзиләр, сарыкчылык, дуңгызчылык белән шөгыльләнәләр, атлар үрчетәләр. Малларны кайберләре үзләре теләп колхозга бирә, теләмәгән кешеләрдән мәҗбүри тартып алалар. Колхоз оештыру җиңелләрдән булмаса да, күмәк хуҗалык тыныч кына эшләп китә. Авылда кирпеч заводы төзелә. Башта гел кул көче, атлар белән эшлиләр, соңыннан завод механикалаштырыла. Завод керемле була, тирә-якны кирпеч белән тәэмин итеп тора. Кирпеч сатудан кергән акча колхозга да ярап куя.
Тырышып-тырмашып, авыл халкы үз көйләре белән эшләп йөргәндә Бөек Ватан сугышы башлана. Авылдагы ир-егетләр (кайбер йорттан икешәр) сугышка китәләр.
Колхозны алып бару хатын-кызлар һәм бала-чагалар өстенә калды. Мәктәп яшенә җитмәгән сабыйлар да әниләре белән бергә кырда эшли. Авыл халкына яшәве көннән-көн авырлаша, ашарга үләннән башка берни юк. 13-14 яшьлек кыз балалар үгез җигеп (атларны фронтка алып китәләр) җир сөрәләр, иген игәләр. Сугыш кырыннан “похоронка”лар килеп кенә тора. Авыл халкы кайгы-хәсрәтләрен бергә күтәрә. Җиңүдән соң авыл халкына колхозны алып бару җиңеләя башлый.
Авылга 16 яшьлек Гөлҗимеш Сәлимова трактор белән кайтты. Әкренләп башка төрле урып-җыю техникалары да эшли башлады. Ач-ялангач, авыр тормышлар артта калды.
Әфган сугышы да читләтеп үтмәде авылны. Әти-әнисенә бер бала булган Владимир Солтанов әфган сугышына китә. Аңа авылын, ата-анасын яңадан күрергә насыйп булмый, тимер табут белән кайтаралар. Бала хәсрәтеннән ата-анасының сәламәтлегенә зыян килсә дә, авыл халкы аларны ташламады. Мәңгелек йортка күчкәнче бергәләп тәрбияләделәр.
Усаклык авылына үзгәреш җиле дә тәэсир итми калмады. “Перспективасыз” дип, кече авылларны туздыра башладылар. Күрше Кырынтау, Сталин авыллары бетте. Усаклык авылының ферма малларын ташыдылар, кирпеч заводын ташладылар. Авылга керүче юлны сөрделәр, электр утын өзделәр. Яшәргә мөмкинлек калмагач, халык төрле якка таралышты. Усаклык авылында туып үскән Валериан Петряевны “Пеледыш” колхозы рәисе итеп билгеләгәч, иң беренче эш итеп, авылга кергән юлны күтәртте, электр утын куштырды, читкә күчми калган 15 йорт та җанланды.
Авыр тормышлар, үзгәрешләр кичергән Усаклык тыныч кына гомер кичерә. Авылда яшь гаиләләр дә яши. Димәк, авылның киләчәге өметле.
Сания Әхмәтханова.
Минзәлә районы.
Мөнирә Арсланова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев