Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Хатирәләр яңарттык

Вәрәшбаш авылының мәгариф ветераннары хезмәттәшләренә рәхмәтле.

Укытучы өчен үзеннән соң килгән буынның, үзе белем һәм тәрбия биргән укучыларының тәрбияле, акыллы булуы – зур бәхет. Без, Вәрәшбаш авылының ветеран укытучылары, шушы бәхеткә күмелеп яшибез. Чөнки безгә хөрмәт зур, без моны һәр көн диярлек тоеп яшибез. Мәктәптә узган һәр чарада без – абруйлы кунаклар. 
Эштән туктаганыбызга шактый еллар узса да, мәктәпкә сукмакны суытмыйбыз. Мәктәбебез башлангыч мәктәпкә калганга – дүрт ел! Шулай булуга карамастан, мәктәптә һәр бәйрәм зурлап оештырыла. 
Әле пенсиягә чыккан гына елларда Өлкәннәр көне белән котласалар, күңелне ниндидер ризасызлык хисе били иде. “Мин бит әле карт тугел”, – дип әйтәсе килә иде. Ә хәзер, әлхәмдүлиллаһ, Өлкәннәр көнен көтеп алабыз. Быел бигрәк тә үзенчәлекле булды ул. Бәйрәм алды кичендә газеталар белән бергә конвертта хат та килеп төшкәч, куркып калдым: “Тагын нинди сәлам хаты килгән?! Акча сорыйлармы икән?” Конверт тышына язылган хат жибәрүченең адресын укыгач, күңелгә жылы йөгерде – оныгым Тимурдан икән бит! Хатын бабасы белән бергә укыдык. Мөслим гимназиясенең 3 сыйныфында укучы оныгыбыз безне бәйрәм белән котлаган. Матур теләкләрен бик пөхтә итеп язган. Күңелдә туган рәхәтлек хисенә онык белән горурлану hәм укытучысы Ләйсән Әхмәтгаяновнага булган рәхмәт хисләре дә өстәлде. 
Быелгы уку елында Вәрәшбаш башлангыч мәктәбенә өч тапкыр җыелдык. Укытучылар көне белән Өлкәннәр көнен берләштереп уздырылган бәйрәм бигрәк тә үзенчәлекле булды. Без, ветеран укытучылар, балачагыбызга кайткан кебек булдык. Мәктәпнең 4 укучысы – Илназ, Асылъяр, Азалина, Адилә безгә “стажлы” укытучылар дәрәҗәсендә математика, татар теле, сынлы сәнгать (безнеңчә, рәсем) һәм технология (безнеңчә, хезмәт) дәресләрен укыттылар. Сүз дә юк, замана башка, укыту методлары да, технологияләре дә тамырдан үзгәргән. Ләкин безнең өчен үткәрелгән дәресләр бик үзенчәлекле булды. “Укытучылар”ның гади итеп аңлата белүе, төзек сөйләм, дөрес итеп сорау куя белүләре, дәрес материалын яхшы белүләре, безгә “5”ле билгеләре куюлары зур шатлык китерде. Бу укучыларны шул дәрәҗәдә әзерләү өчен укытучылары Миләүшә ничә төн йокламагандыр, күпме борчылгандыр, күпме уйлангандыр – ул үзе генә белә! Балалар үзләре җырлый, үзләре мәзәк сөйли, безгә дә ярдәм итәргә өлгерәләр. Кыскасы, балаларның бар яктан да сәләтле булуларына укытучылары Ләйсән Равилевна һәм Миләүшә Кәшбетдиновнаның күп көче кергән, дип уйлыйм. 
Бәйрәмебез чәй табыны артында дәвам итте. Анда исә, бер-беребезне уздыра-уздыра, хезмәт елларыбызны, балачак хатирәләрен яңарттык. Безне укыткан укытучыларыбызның эш-гамәлләрен, үзебез укыткан укучыларның кызыклы вакыйгаларын искә төшереп утырдык. Кыскасы, бу чара безгә яшәргә – дәрт, күңелләргә бәрәкәт өстәде. 
Укытучылар – Аллаһ Тәгалә куйган законнарны, кануннарны өйрәтүчеләр, гыйлем бирүче илаһи затлар. Алардагы сабырлык, алардагы көч бизмәннәргә салып кына үлчәп бетерерлек түгел. Бүгенге көндә, бар дөньябыз җитеш булса да, кешеләр белән эшләү бик авыр, чөнки тормыштан канәгатьсезләр шактый. 
Әйтәсе килгән фикеребез шул: hәр чорның үз матурлыгы! Безне сөендергән укытучыларга зур рәхмәт! Алар – үз эшләренең чын осталары, фидакарь жанлы, фантазиягә бай, hәр баланың күңеленә ачкыч таба белүче мөгаллимнәр. Хөрмәтлеләребез, Сезнең барыгызга да бәрәкәтле матур гомер насыйп булсын!

Вәрәшбаш авылының ветеран укытучылары Гөлсинә Сәхбетдинова, Фәния Гайсина, 
Нәҗибә Җәләлова, Гөлфинә Хәбибуллина, Тәзкирә Низамиева.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев