Хат ташучы гына димәгез
Июльнең икенче якшәмбесендә Россия почтасы көне билгеләп үтелә.
Почта турында мең ел элек язылган тарихи һәйкәлләрдә телгә алына. Әмма даими дәүләт почта элемтәсе Россиядә Бөек Петр реформасыннан соң башлана.
Бәхетемне сынап карыйм дип, почтага лотерея алырга кергән идем. Кешеләрнең күплегенә шаккаттым. Берсе коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр башкарырга кергән, икенчесе Кытайдан кайтарткан посылкасын алырга тора. Сату киштәләреннән тәм-том сайлаучылар да, заказ җибәрүчеләр дә, бандероль алучылар да шактый. Бу аңлашыла да! Почта халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсендә мөһим урын били.
Элеккеге чорларда почта хезмәте газета-журналлар, пенсия-телеграммалар тарату белән шөгыльләнсә, бүген почта хезмәткәренә көнкүреш товарлары һәм продукция белән сәүдә итү вазыйфасы да йөкләнде.
Бүген район почта элемтәсе бүлегендә һәм авыллардагы филиалларда барлыгы 87 кеше хезмәт куя. Шуларның 17се почта бүлекчәләрен җитәкли, 52се – хат ташучы. Вәрәшбаш, Олы Чакмак һәм Шуганка авылларында бер үк хезмәткәр почта бүлекчәсен дә җитәкли, хат ташучы вазыйфасын да башкара. Мөслим почта бүлегендә дүрт оператор эшли. Почта машиналары (шоферлар – икәү) дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә өч юнәлештә урыннарга почта илтә.
Соңгы елларда, башка өлкәләрдәге кебек, почтага да эшче куллар җитми. Бүген Тойгелде авыл җирлеге проблемалы участок булып тора. Җирлектә 1 айдан бирле хат ташучы юк. Газета-журналларны Тойгелдедә район почта бүлеге җитәкчесе Лилия Хәйретдинова һәм операторлар барып тарата. Бүгенге көндә Яңа Усы, Тат.Бүләр, авылларында эшләргә кеше булмагач, почта бүлекчәләре ябылды. Эшлим дигән кеше булса, бүлекчәләр янәдән үз эшчәнлеген дәвам итәчәк.
Хат ташучыларның эше күп булса да, хезмәт хаклары бик түбән. Дөрес, быел почта хезмәткәрләренең хезмәт хакы бераз артты. Тик хезмәт хакы түбән булгач, биредә эшләргә теләүчеләр дә күп түгел.
– Районда 20 почта бүлекчәсе бар. Безнең төп эшебез элеккечә – гади, заказлы хатлар, бандерольләр, посылкалар кабул итү һәм җибәрү. Вакытлы матбугатка яздыру һәм тарату да – безнең карамакта. Хат ташучылар оешмага килгән төрле түләү квитанцияләрен адресатларына вакытында тапшыру өчен тынгысыз хезмәт куя. Коммуналь хезмәтләр, телефон, интернет челтәре, кәрәзле телефон, балалар бакчасы, җир һәм милек салымы өчен түләүләр кабул итәбез. Төрле оешмалар белән дә эш алып барабыз. Көненә 30-40 посылка, 500 данә хат, 3000 газета-журналлар, 300дән артык Кытайдан кайткан заказлы посылкалар да безнең аша үтә,– ди район почта элемтәсе җитәкчесе Лилия Хәйретдинова.
Вакытлы матбугаттан мөслимлеләр күбрәк район газетасына өстенлек бирә. Узган ел райондашларыбыз 8927 данә газета-журналга язылган. Халык “Авыл утлары”, “Ватаным Татарстан”, “Безнең гәҗит”, “Сираҗи сүзе”, “Акчарлак”, “Ирек мәйданы”, “Татарстан яшьләре” басмаларын яратып укый.
Пенсия, төрле пособиеләр һәм субсидияләр алучылар да почта хезмәткәрләрен көтеп кенә тора. Почта бүлекчәсе төрле хезмәтләр күрсәтүдән тыш халыкның күрешү урыны да бит әле!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев