Хастаханәдә – клоуннар!
Яңалыклар

Хастаханәдә – клоуннар!

Волонтерлар балаларның күңелен күрә.

Бүген, 15 август көнне "Мизгел" яшьләр үзәгендә эшләп килүче “Игелек уят” отряды волонтерлары хастаханәдә булдылар. Юк-юк, чирләп түгел, хастаханәдә ятучы балаларның күңелен күреп йөри алар. Волонтерлар "Хастаханә клоунадасы" проекты кысаларында нәни пациентлар белән уеннар, бәйгеләр оештырдылар. 


мөслим без мөслимлеләр мизгел игелек уят без бергә

Нет комментариев