Халыкны борчыган проблемалар юк
Су белән тәэмин итү мәсьәләсе дә икенче җәйгә чишелеш табар дип ышандыра җирлек башлыгы.
Мәлләтамак авыл җирлеге Нарат Асты һәм Мәлләтамак авылларын берләштерә. Җирлектә барлыгы 609 кеше яши.
Узган ел биредә үзара салымны һәр кешедән 700 сум күләмендә җыйганнар. Авыл халкы быел да шушы ук күләмдә җыярга теләк белдергән.
– Узган ел без үзара салым средстволарын 100 процент күләмендә җыя алдык. Барлыгы 300 мең сум күләмендә акча тупланды. Бу акчага Мәлләтамак авылының Кооператив урамыннан алып Тукай урамына кадәр 1200 метр арада – елга аркылы яңа торбалар салып, су чыгардык. Җәйлектә су халыкның үзәгенә үткән проблемага әйләнгән иде. Шул рәвешле без мәсьәләне хәл итә алдык. Мәлләтамак авылындагы күпфатирлы ике катлы йортның да су системасы эшләнде. Су басымын тоткарлап торган иске су торбалары яңага алыштырылды. Ике ташландык ихата профнастил койма белән әйләндереп алынды, – ди Мәлләтамак авыл җирлеге башлыгы Хәмзә Хөсәенов.
Җирлектә халыкка башлангыч мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты, кибет, почта бүлекчәсе, фельдшер-акушерлык пункты хезмәт күрсәтә. Башка авыл җирлекләреннән аермалы буларак, Мәлләтамак авыл җирлегендә мәктәпкәчә яшьтәге сабыйлар саны шактый. Бүген бакчага 18 нәни йөри, мәктәптә 9 бала белем ала.
– Авылда фельдшер булмавы иң борчыган мәсьәләләрнең берсе иде. Көзен авылның фельдшер-акушерлык пунктына фельдшер билгеләнде. Без бу хәбәрне бик сөенеп кабул иттек. Фельдшерыбыз Рәмзия Виноградова – тәҗрибәле белгеч, аның хезмәтеннән без бик канәгать. Рәмзиябез Нарат Асты авылы медпунктында да эшли, – ди Рәмзия Бакиева.
Кечкенә генә Мәлләтамак авыл җирлегендә биш (!) зират бар. Бу җәйдә башкорт зиратын койма белән әйләндереп алганнар. Алдагы елда үзара салым акчасы хисабыннан Нарат Асты авылындагы зиратны да тәртипкә китерергә планлаштыралар. Зиратны әйләндереп алу өчен сетка, баганалыклар хәстәрләп куелган инде. Авыл халкы зиратны, урманга әйләнгән иде, дип искә ала. Үзара салым акчасының 60 мең сумы зираттагы карт агачларны кисүгә, территориясен чүп- чардан арындыруга тотылган.
– Безнең җирлектә эш сөючән халык яши. Яшьләр һәр башлангычны күтәреп ала. Үзешчәннәр концертында, район буенча үткәрелгән бәйгеләрдә дә сынатмыйбыз. Җирлегебездә яшәүчеләр яңа максатлар, уй-хыяллар белән яна. Икенче елга авыл халкы Мәлләтамак авылының Колхоз урамына су кертүне көтә. Су проблемасы шуның белән төгәлләнер дигән өмет бар, – ди Әнвәр Садриев.
М ә л л ә тамак авыл җирлегендә 5264 гектарда авыл хуҗалыгы җирләре исәпләнә. Шуның 3216 гектары – пай җирләре. 2003 елдан бирле эшләүче “Туган як” агрофирмасы 334 пайчыны берләштерә. Бүгенге көндә агрофирмада җирлектән 15 кеше хезмәт куя. “Гыйздәтов” крестьян-фермер хуҗалыгы 115 гектар җирдә бөртекле культуралар һәм печән үстерә. Нарат Асты авылында Илһам Шакировның крестьян-фермер хуҗалыгы кошчылык юнәлешендә эшли. Бүген ул йомырка тавыклары һәм казлар үстерә.
– Авылдашыбыз Раил Сираев калай эше белән ш ө г ы л ь л ә н ә. Ру ш а д Рөстәмовның төзелеш оешмасы районыбызда күп кенә биналарны яңартуда, яңа объектлар төзүдә актив эшли. Мәлләтамакта стоматология кабинеты да эшли. Авылдашыбыз Гаяз Әхмәтҗанов үз йортында стоматология бүлмәсендә авыруларны кабул итә, – ди Хәмзә Хөсәенов.
Авылларда юлларга теш-тел тидеререлек түгел. Җирлектә юлларны даими карап торалар. Барлык урамнарга да гравий түшәлгән. Халыкны борчыган су мәсьәләсе дә икенче җәйгә чишелеш табар дип ышандыра җирлек башлыгы.
Лилия Шәймиева.
Фото – Мәлләтамак авыл җирлеге архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев