Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Халыкара театр көненә багышланган чара

Тамашачы яраткан артистларының чыгышын җылы кабул итте, алкышларга күмде.

Иске Карамалы авылында Россиядә театр елы һәм халыкара театр көне уңаеннан күңелле чара үтте. Иң элек районның Иҗтимагый совет рәисе Рушат Солтанов районның 2019-2023 елларга рухи һәм әхлакый үсеш программасы белән таныштырды. Җирлек халкын әлеге программаны тормышка ашыруга актив кушылырга чакырды. Аннары авыл мәдәният йорты каршында эшләүче “Замандаш” халык театрының тарихы, үзешчән театр коллективы үсешенә лаеклы өлеш керткән артистлар барланды. Заманында шушы театр коллективында онытылмас образлар иҗат иткән Рушат Солтановның да чарада катнашуы нур өстенә нур булды. Үзешчәннәр тамашачыга башкорт драматургы Наил Гаетбаевның “Аты барның – дәрте бар” спектаклен тәкъдим итте. Тамашачы яраткан артистларының чыгышын җылы кабул итте, алкышларга күмде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев