Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Халык контроле” эшли

Республикада яшәүчеләр үзләренең шикаятьләрен “Ха­лык контроле” системасы аша онлайн режимда җибәрә ала.

Алкогольне законсыз төстә җитештерү яисә сату турында хәбәр итүчегә матди бүләкләү ка­ралган. Хокук бозу расланган оч­ракта, хокук бозу төренә һәм кул­ланыштан алынган продукциянең күләменә карап, бу хакта хәбәр итүчегә 1 мең сумнан 3 мең сум­га кадәр акча түләнәчәк. Түләүне Татарстан Республикасы дәүләт алкоголь инспекциясе башкара.

Агымдагы елда Мөслим рай­оны буенча “Халык контроле”нә биш заявка кергән.

– Административ тикшерү барышында Түбән Кама терри­ториаль органы хезмәткәрләре Мөслим районында 380 литрдан артык алкоголь продукциясен за­консыз әйләнештән алды, аның гомуми бәясе 45 мең сумнан ар­тыграк, – ди ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Түбән Кама террито­риаль бүлеге өлкән белгече Алена Виноградова.

Мөнирә Арсланова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев