Хаҗи исеменә лаек булып яшәү кирәк
Районыбызның имам-мөхтәсибе Расыйх хәзрәт Каюмов күптән түгел генә хаҗ сәфәрендә булып кайтты. Ул хаҗдан алган тәэсирләрен безнең белән дә уртаклашты.
– Расыйх хәзрәт, мөселман тормышындагы иң олы гыйбадәткә ничегрәк әзерләндегез?
– Һәр нәрсә нияттән башлана. Моннан ике ел элек “Аллаһы Раббым миңа хаҗ сәфәренә барырга насыйп итсә иде”, дип ниятләгән идем. Намазларымда да сорадым. Эшеңне Аллаһы Тәгаләдән сорап башласаң, Ул ярдәменнән калдырмый, җаен-мөмкинлеген бирә. Минем дә юлыма сәбәпчесен чыгарды. Көннәрдән бер көнне әнкәй ягыннан ике туган энекәш: “Хаҗга барасың килмиме?” – дип мөрәҗәгать итте. Һәм, сәфәрнең иң уңайлы маршрутын сайларга кушып, финанс чыгымнарын күтәрде. Шунысы хикмәт: бу вакытта әле хаҗга бару минем хыялда гына иде. Документлар да үз җае белән эшләнде. Хаҗга әзерлек буенча, Казанга барып, дәресләр дә алдык.
– Сәфәр бик авыр булмадымы?
– Хаҗ кылуны җиңел сәфәр дип булмый. Чит илгә ял итәргә яки экскурсиягә бару гына түгел, беренче чиратта гамәл-гыйбадәтләреңне дөрес итеп кылу шарт. Хаҗга физик яктан да, рухи яктан да әзер булып барырга кирәк. Безнең төркемдә 49 мөселман иде. Җитәкчебез – Балтач мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Бикбаев, күп мәртәбәләр барган кеше буларак, зур тәҗрибә туплаган. Хаҗ кылуның фарызларын һәм вәҗебләрен аңлатты, кайда гына барсак та юл күрсәтүчебез, саклаучыбыз булды. Ни дисәң дә 5 миллионнан артык хаҗи арасында адашмыйча йөрергә, гамәлләреңне дөрес итеп башкарырга да кирәк бит әле.
Ә, гомумән, хаҗ сәфәренә баручыларга бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган, уңайлыклар булдырылган. Мәчетләр зурайтыла, бөтен җирдә – кунакханәдә, мәчетләрдә, палаткаларда, автобусларда – кондиционерлар эшли. Хәтта мәчет ишегалдындагы кондиционерлар, су бөркеп, һаваны дымландырып тора. Шунысы бар: алар астында озаграк торсаң, салкын тиеп чирләтә дә. Сусауны басам дип, сап-салкын зәм-зәм суы эчеп тамакларын шештерүчеләр дә булды. Югыйсә, анда зәм-зәм суының җылымсасы да җитәрлек бирелә. Урамда 40-50 градус кайнарлык булса да, эсселектән интекмисең. Юл газабы да кичермәдек: барганда Казаннан – туры Мәккәгә, кайтканда Мәдинәдән Казанга очтык. Үз юллары белән килүчеләргә, билгеле, җиңел булмагандыр. “Газель”дә, җиңел машиналарда килүчеләр дә бар иде хәтта. Күрше Удмуртиядән машина белән килүчеләрне дә күрдек. Бездә хаҗ кылырга ниятләгән кеше чират көтеп еллар үткәрмәвен дә әйтергә кирәк. Ә менә Эфиопия, Тунис кебек Африка илләрендә 10ар ел чират көтәләр икән.
– Хәзрәт, хаҗга баручылар, гадәттә, хикмәтләр белән дә очраша, диләр. Сез дә андый хәлләргә юлыктыгызмы?
– Хаҗ гамәленең иң югары ноктасы – өйлә намазыннан соң ахшамга кадәр Гарәфә тавында дога һәм гыйбадәт кылу. Анда хаҗиларның исәбе-хисабы юк. Бар да гыйбадәттә. Ул 5-6 сәгатькә сузыла. Шунда агач күләгәсендә тәсбих намазына бастым. Кинәт кенә яшенләп яңгыр ява башламасынмы! Чылансам да, намазлыгым юешләнсә дә, укуымны дәвам иттем. Баксаң, анда яңгыр елга бер мәртәбә генә ява икән. Аның Гарәфә көнендә – Корбан бәйрәме алдыннан изге, мөбарәк сәгатьләрдә явуы барыбыз өчен дә хикмәт булды. Чөнки яңгыр яуганда, күк күкрәп яшен яшьнәгәндә догалар кабул булуы турында хәдис-шәрифтә дә әйтелә. Аллаһы Тәгалә без – хаҗиларның догалары кабул булсын дип яңгыр җибәргән, дип уйладык.
Монда шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелекнең иң олы үрнәген күрдек. Миллионлаган кеше бер тарафка барганда ташкын арасында төрлесе була: ялгыш кемнеңдер аягына да басыла, кысрыклау кадәресе дә бар. Әмма ник берсе ачулансын, караңгы йөз күрсәтсен?! Барысының да йөзендә елмаю, аркаңнан сөеп китәләр. Җәяү барганда арып китүеңне, хәлсезләнүеңне күрсәләр, яшьләр әллә каян гына коляска алып киләләр дә утыртып алып баралар. Хаҗ гамәлеңне үтәтеп, яшәгән урыныңа алып кайтып куялар. Хәтта тел белмәгән чит ил вәкилләре дә.
– Сер булмаса, дога кылганда нинди теләкләр теләдегез?
– Җитәкчебез дә, хаҗга барыр алдыннан алган дәресләрдә дә бу гамәлгә алдан ук әзерләнергә кушканнар иде. Аллаһы Тәгаләне мактау, олылаудан соң, пәйгамбәрәбез Мөхәммәт (с.г.в.)гә салават әйтелә. Беренче чиратта ил-көннәргә – иминлек, дөньяларыбызга тынычлык сорадым. Үземә, гаиләмә сәламәтлек һәм бәрәкәт теләдем. Сәфәргә киткәндә “Иремә, улыма тәүфыйкъ-һидәят сорап дога кылырсың әле” дип үтенүчеләр дә булды. Аларның да гозерен үтәдем. Миңа шушы олы гыйбадәтне кылу мөмкинлеге тудырган туганымны да онытмадым. Аллаһы Раббыбыз каршына басып дога кылганда, күңелләр нечкәрә, йомшара, күздән яшьләр килә. Гыйбадәттән соң рухың пакьләнеп, Аллаһы Тәгаләгә ныграк якынаясың. Аның каршында барың да бер дәрәҗәдә каласың: дөньяның барлык почмакларыннан килгән төрле милләт кешеләре дә, зур җитәкче дә, гади эшче дә.
– Хәзрәт, изге сәфәрдән кайтуыгызга шактый вакыт үтте. Бүген нинди халәт кичерәсез?
– Изге җирләрдә йөргәндә онытылып торган дөнья мәшәкатьләренә күмелсәң дә, аннан алган шатлык хисләре сүрелми әле. Күңелдән сагыну хисе дә китеп бетми. Исламның бишенче баганасы булган олы гыйбадәтне кылып, хаҗи булуыңа сөенәсең. Ләкин алда олы сынау – шушы исемгә лаек булып, хаҗи икәнеңне истән чыгармыйча гамәл, гыйбадәт кылып яшәргә кирәк.
Әңгәмәдәш – Әлфинур НОГМАНОВА.
Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев