Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Яңалыклар

Кешене игелек бизи

1 декабрьдән республика буенча инвалидлар декадасы старт ала. Ункөнлек кысаларында җирлегебездә үткәреләсе чаралар планы белән таныштыру максатыннан район хакимиятенең кече актлар залында узган киңәшмәдә сүз игелек, миһербанлылык турында барды.

– Язмыш тарафыннан кыерсытылган, тумыштан гарип яисә һәлакәткә дучар булып, гомергә инвалид коляскасына береккән, урынга калган авырулар, сәламәтлекләре чикләнгәннәргә берәү дә битараф кала алмыйдыр. Декада барышында шундый райондашларыбызга булдыра алганча ярдәм күрсәтү – безнең бурыч, – диде район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова.

Бүгенге көндә җирлегебездә 1797 сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кеше яши. Аларның 186сы – беренче, 608е – икенче, 876сы өченче төркем инвалидлар. Инвалид балалар саны да әз түгел. Зур булмаган Мөслим районында бүген 127 инвалид бала исәпләнә. Узган ел “Без – бергә!” исеме астында узган хәйрия марафонында гомуми тартмага 110 мең сумнан артык акча җыелган иде. Сәламәтлекләре чикле райондашларыбызга 700 мең сумга якын адреслы ярдәм күрсәтелде, “Агромастер” җитештерү компаниясе җитәкчесе Илгиз Исламовның 16 кешегә бер миллион сумнан артык адреслы ярдәме тапшырылды.

– Быел да декаданы зур оешканлык белән үткәрү мөһим. Оешма-предприятие, бүлек җитәкчеләре, җаваплы структуралар мохтаҗларның исемлеген җомгага кадәр барлап бетерсеннәр иде. Бигрәк тә бу ярдәмгә сәламәтлекләре чикле балалар мохтаҗ. Кемгәдер күзенә операция ясату, башка төр дәвалану алу, ниндидер җиһаз алу кирәк. Кичектерелми торган операцияләр дә була. Нәкъ шундыйлар игътибардан читтә калмасын иде! Булдыра алганча ярдәм күрсәтик, – диде Марина Бәдретдинова.

“Без – бергә!” исеме астында узучы хәйрия марафонын быел 3 декабрьдә үткәрергә планлаштыралар. Ункөнлек кысаларында сәламәтлекләре чикле райондашларыбызны бушлай мунча кертү, кинотеатр, чәчтарашларга  йөртү дә күздә тотыла. Сәламәтлекләре чикле райондашларыбызга музейга экскурсияләр, музей дәресләре оештыру мөмкинлеге дә бар.

...Сез үзегезне бәхетле саныйсызмы? Күпләр уйланыр. Берәүләр өчен бәхет акча күләме, машина маркасы, байлык дәрәҗәсе белән үлчәнә. Бары тик якты дөньяны бер мәртәбә булса да күрергә хыялланган яисә җир җылысын тоярга өметләнеп ятакка бәйләнгәннәр, сәламәтлеккә туймаганнар гына “Бәхет бит ул – сәламәтлек!” дияр.

Декада барышында район мәктәпләренең барысында да диярлек хәйрия ярминкәләре үткәрелә. Укучыларны кечкенәдән үк кешелеклелек, шәфкатьлелек төшенчәләре белән таныштыру максатыннан оештырылучы чараларның файдалы булуын да билгеләп үтә Мөслим гимназиясе директоры Азат Мирзаянов.

– Татар халкында элек-электән язмыш тарафыннан кимсетелгәннәргә ярдәм итү кебек матур гадәт яши. Без дә декада барышында мәктәптә ярминкә оештырабыз. Укучыларыбыз пешереп алып килгән тәм-томнардан, кул эшләреннән кергән акча үзебездә белем алучы сәламәтлек мөмкинлекләре чикле укучыларга адреслы ярдәм итеп тапшырыла, – ди ул.

Яшәгән дәверебез җиңелләрдән түгел. Бүгенге авыр заманда шәфкатьле булу аеруча зарур. Миһербанлы бала матур гадәтләргә ия була, диләр. Кешелеклелек сыйфатлары орлыгын балалар күңеленә нәни чактан ук салыйк.

Өлкәннәр ункөнлегендә генә түгел, гадәти тормыш агымында да мохтаҗларга ярдәм итеп, күңел җылыбызны бүлешеп яшик әле!

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама