Реклама
Яңалыклар
Кеше кадере
Дөньяда сүз көче бар. Без бу турыда еш кына онытабыз. Бер генә мисал. Язучы Фатих Әмирхан татар зыялылары янында: – Әгәр Алла булса, бүген мине аяксыз итсен! – ди. Шул ук кичне мәңгелеккә ике аягы да йөрмәс була аның.
Тартар теленнән табар дигәндәй, мин дә март башында бер-ике танышыма “инде 12 ел Мөслим сырхауханәсендә ятканым юк” дип сөйләндем. Нәкъ 8 март көнне урындыктан егылып, туп-туры хирургия бүлегенә барып та кердем. Чыннан да, моннан 12 ел элек мәрхүмә әнинең аягын кискәндә, төгәл 4 ай ятып, аны караган идем шул.
Әлбәттә, капиталь ремонттан соң сырхауханә кардиналь үзгәрешләр кичергән. Хирург та яңа кеше – Дамир Рәфкать улы Хамматов. Бәйрәмдә туган ягы Оренбургка кайтып китсә дә, 8 мартта бер авыруның хәлен белергә килгән. Төнгә, бригадасын җыеп, операциягә алып кереп тә китте. Ә бит эш көне аның иртәгә генә иде...
Мөслим район үзәк сырхауханә системасында тагын бер яңа кеше, Сарманнан безгә килгән, әмма Петербургта эшләп тәҗрибә алган хирург Йосыф Мөхәммәт улы Абдулазизов та бар әле бездә. Аның белән алданрак танышу насыйп итте. Безнең поликлиника мөдире ул. Шикәр авыруларына ел азагында дарулар белән кыенлыклар тугач, махсус кеше – Илнар Шәмсетдиновны бу юнәлешкә җаваплы итеп беркетте. Шунысын да әйтергә кирәк, Абдулазизовның әтисе Мөхәммәт – Дагыстанда билгеле журналист. Ике хирург та туган җирләрендә югары белем алган – Дагыстан һәм Оренбург медицина университетларында укыганнар. Район халкы, килгән кеше китә инде, дип сөйләргә ярата. Ә без кеше кадерен беләбезме соң?
Тагын бер алтын куллы хирург Рамил Хәйретдиновны ялына-ялына кире кайтармадыкмы?! Читтән килгән белгечләрне Мөслимгә “Кояшлы Ык” ял зонасы белән генә бәйләп куеп булмый бит. Аларның да гаиләләре, яшь балалары бар. Ә бездән исә үзебезнекеләр итеп кабул итү сорала. Шул ук Дамир Хамматов ФГДС, колоноскопия аппаратларында да эшли, ял көнендә килеп, хирургия бүлегендә яралар да бәйли. Минем кебек челтәр элгәндә урындыктан мәтәлүчеләр дә җитәрлек иде. Ә бәйрәм чорында инсульт кичерүчеләр күп булу сәбәпле, өч “скорый” машинасы да төрле шәһәрләргә авыру алып киткәннәр. Үз җаем белән барып җитмәсәм, хәлем мөшкел буласы иде. Кыскасы, мегаполисларда ординатура үтеп, эшкә остарган динле егетләр Мөслимгә эшкә килгәннәр икән – кадерләрен белик.
Хирургиядә инде дистә еллар бик акыллы, исемнәре чәчкә кебек кызлар эшли: Эльвира, Гөлназ, Гөлнара, Рәйлә, Фәнисә, Рәмилә, Ләйсән, Инзилә. Күпләребез аларның шифалы куллары аша узган. Шунысы игътибарга лаек, коллективтагы кызлар алышынмыйлар. Моннан 12 ел элек тә алар иде. Бүген дә тыныч кына көн саен батырлык кылалар. Кеше гомере – бик нечкә кыл бит ул.
Хирургия бүлеге турында күзәтүләремне язмый кала алмыйм. Терапиядән аермалы буларак, монда микродулкынлы мич бар. Гәрчә, ике бүлек авыруларына да бик кирәк нәрсә ул. Ашханәдә төнлә дә чәй агызып эчеп була. Башка бүлекләрдә төнгә бикләп куялар. Палаталарда чүп савыты юк. Авырулар чүпне көн дәвамында пакетка җыеп, коридорның аргы башына ташырга тиеш. Мондый әкияти хәлне күптән күргән юк. Ваннаны еш кына бикләп куялар. Авыру кулланырлык булмагач, ник ясаттыгыз? Ашату исә – аерым тема. Элегрәк ризык Лениногрскидан китерелә һәм ул суынырга өлгерә иде. Моны мин ай саен сырхауханәдә ятучы әти сүзләреннән беләм. Хәзер исә, тендер отып, “Гүзәл” кафесы әзерли икән. Гадәти авырулар өчен ярыйсы гына. Ипиләре дә бик тәмле. Әмма шикәр хасталары өчен түгел. Көнлек ризык калориясе 800дән артмый дияр идем. Ә ул 1200 булырга тиеш. Еш кына бер көн дәвамында карабодай боткасы, ашы, шул ук ярмадан второй китерәләр. Монда бер генә фикер – диетолог юк та юк! Аллага шөкер, хәзер ачлык заманы түгел. Шулай да Исәнсефтән үк килеп ятучы авырулар янына көн дә килә алмыйлар. Ашау, этеп- төртеп, дүртле санына тарттыра диям. Мәктәптә дә еш кына билгене шулай куялар.
Инде савыгып чыгып киткәч, кабат хирургиягә әйләнеп кайттым мин. Бик мәкерле урындыкка эләктем, ахры. Кабат “скорый” аша хирург Хамматов кулына эләктем. Эш сәгате беткән, кичке сәгать алты, шимбә көн булса да, килде ул. Югыйсә дежур табибка да салынырга була. Ә ул мине үз авыруы итеп күңеленә беркеткән бит инде. Тирән рәхмәт.
Кайчандыр Горький якларыннан безгә Лидия Васильевна Крымова килгән иде. Хәзер ул Мөслим белән бербөтен. Ул – безнеке! Хирург егетләргә дә шуны телим.
Гөлназ Шәмси. Иске Карамалы.
Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев