Кеше башыннан – 4800 сум!
Әлмәт авылы халкы үзара салым хисабына су проблемасын хәл итәргә җыена.
Район үзәгеннән читтә урнашкан Әмәкәй авыл җирлегендә бүгенге көндә 408 кеше гомер кичерә. Халык тормыш-көнкүрешеннән бик канәгать. Биредә һәр ихатада диярлек күпләп мал- туар асрыйлар, кош-корт тоталар. Төп йортта әти- әниләре белән яшәүчеләр күп. Чын татар авылларына хас булганча, оныклар әби- бабай тәрбиясе алып үсә. Күпбалалы гаиләләр саны да аз түгел.
– Мөслимнән 38 чакрым ераклыкта яшибез. Җирлек халкы уңганлыгы, юмартлыгы белән дан тота. Шөкер, яшәү өчен бөтен шартлар да тудырылган. Авыл халкы өчен иң мөһиме – юллар торышының яхшы булуы, урамнар яктыртылу, чиста су белән тәэмин ителү бит инде ул! Бу өлкәдә проблемалар юк, Аллага шөкер! – ди Әмәкәй авылында гомер итүче Бәрия Муллагалиева.
Үзара салым җыюга халык зур җаваплылык белән карый. Узган ел Әмәкәй авыл җирлегенә керүче ике авылда да һәр кешедән 700 сум үзара салым җыйганнар. Дәүләт халыктан җыелган акчаны дүрт тапкырга арттырып кайтарган. Бер миллион 236 мең сум акчага Әмәкәй авылының иске чүплегенә күптән көтелгән рекультивация ясалган. Сабантуй мәйданында 300 метр арада баганалар утыртылып, электр линиясе сузылган.
– Төзелеш материалларына бәя көн саен арта. Средстволарны максатчан файдалану нияте белән, Әмәкәй зиратын әйләндереп алу өчен 300 метр арага тимер штакетникларны алдан алып куйдык. Су башнясын әйләндереп алу өчен профильләр, баганалыклар да кайтардык. Материалларның әзер булуы мөһим. Эшләрне җәй көне төгәлләрбез, дип уйлыйм,– ди Әмәкәй авыл җирлеге башлыгы Илнар Шакирянова.
Үзара салым хисабына Әмәкәй һәм Әлмәт авылларына янгын гидрантлары, краннар, кирәге чыкса дип, ике су насосы да алып куйганнар.
– Өйдәге чүпне тышка чыгармыйлар – берәр проблема туса, уртага салып хәл итәбез, чишү юлларын бергәләшеп эзлибез. Быелгы җыенда Әлмәт авылында һәр кешедән 4800 сум акча җыярга булдык. Сәбәбе дә бар – авылда су мәсьәләсен тизрәк хәл итәсе иде. Шушы авылда гомер кичергәч, проблеманың никадәр үзәккә үткәнен беләм, – ди Хәкимҗан Гарифуллин.
Әлмәт авылында су проблемасы, күпләр уйлаганча, сусызлыкка бәйле түгел. Коры җәйдә дә халык суга интекмәгән. Тик су тәмсез, эчәрлек түгел! Тикшерүләрдән күренгәнчә, суның составында тимер дүрт мәртәбә артык. Әлмәт авылында бүген 43 кеше гомер кичерә. 43 кеше дә 4800 сум тапшырган очракта 206 мең 500 сум акча җыелырга тиеш. Бу акча су проблемасын хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк. Әлеге сумманың 161 мең сумын җыярга да өлгергәннәр!
– Үзара салым акчасына Әмәкәйдә алты урынга өстәмә 10 яктырткыч куйдык, өч урында янып чыкканнарын алыштырдык. Урамнар якты. Юлларның торышы бик әйбәт! Авыл эчендәге тугыз урамның берсенә дә ремонт таләп ителми. Җәйге чорда су трассасында алты ноктада ремонт эшләре башкарылды, – ди Илнара Шакирянова.
Җирлектәге төп гомуми белем бирү мәктәбендә 26 укучы белем ала, “Кояшкай” балалар бакчасына дүрт сабый йөри. Авыл халкына бер түбә астына урнашкан почта бүлекчәсе, мәдәният йорты, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты хезмәт күрсәтә. Әмәкәй авылында яшәүче Илиза Ибраһимова быел кибет ачкан. Шулай итеп, җирлектә кибетләр саны икегә җиткән. Халыкка сайлап алу мөмкинлеге күбәйгән, дигән сүз.
– Әмәкәй авылында үзара салым акчасын бер мең сумнан җыярга дип сөйләштек. Барлык средстволар да халыкның яшәү шартларын яхшырту максатында кулланыла. Авылларның йөзен үзгәртүдә, уңайлыклар тудыруда үзара салым программасының зур ярдәмен тоябыз. Мөмкинлекләрне файдалана белергә генә кирәк,– ди Гөлләрия Вәлиева.
Җирлек халкы алдагы көнне уйлап яши. Халкы, хезмәттән тәм табып, булганына шөкер итеп яшәгән җирлектә җәйге чорда көтүгә 160 баш мал чыккан! Әле бит аның ишегалдында “качып” калганнары да бар. Җирлектә фермерлар Илнур Муллагалиев, Илназ Бәширов үз эшчәнлекләрен җәелдергән. Гаилә фермаларының да саны арта. Талипов, Хөснуллин, Миңнеразыев гаилә фермалары сигез дистәгә якын мөгезле эре терлек асрый. Җәйге-кышкы чорда юлларны карап тотуда үзмәшгуль булып теркәлгән Рамил Бәдретдиновның да намуслы хезмәт куюын билгеләп үтә җирлек башлыгы.
Әмәкәйлеләр, берәрсе килеп ярдәм итәр дип, көтеп ятмый. Проблемаларны уртага салып чишә белүләре, бердәм булып эшләүләре, яшәүләре белән үрнәк алар!
Лилия Шәймиева.
Фото – Әмәкәй авыл җирлеге архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев